Мандоки Иштван Конгур

Мандоки Иштван Конгур[3] (маҗар. Mándoky Kongur István; 1944 елның 10 февралендә Венгриядә Карцагта туган — 1992 елның 22 августында Дагстанда, Махачкалада вафат була, Алматыда, Казакъстанда җирләнгән) — венгр галиме, төркиятче, филология фәннәре докторы, профессор.

Мандоки Иштван Конгур
Туган телдә исем маҗар. Mándoky Kongur István
Туган 10 февраль 1944(1944-02-10)[1]
Карцаг[d], Яс-Надькун-Сольнок[d], Маҗарстан
Үлгән 22 август 1992(1992-08-22) (48 яшь)
Махачкала, Россия
Күмү урыны Киңсай зираты[d]
Ватандашлыгы  Маҗарстан[2]
Әлма-матер Будапешт университеты[d]
Һөнәре телбелгеч
Гыйльми дәрәҗә: филология фәннәре докторы[d]
Гыйльми исем: профессор

 Мандоки Иштван Конгур Викиҗыентыкта

Биографиясе үзгәртү

Туган вакыттагы исеме һәм фамилиясе — Мандоки Иштван, олыгайган яшендә үз гаиләсенең тәүге— Конгур фамилиясен кабул итә, кайбер мәгълүматлар буенча, вафатына кадәр, исемен Атлан дип алмаштыра[4]. Мандоки - борынгы венгр (кун) аристократлары.

Бала чакта совет казакъ солдатларыннан казакъ телендә сөйләшергә өйрәнә[4]. Карцаг авыл хуҗалыгы техникумын (башка мәгълүматлар буенча, авыл хуҗалыгы һөнәри урта мәктәбен), ә 1968 елда— Будапешт университеты, филология факультетын[5] (башка мәгълүматлар буенча, тарих-филология факультеты) тәмамлый, профессор Дьюла Неметта шөгыльләнә. Университетны тәмамлагач, шунда ук төркият кафедрасында ассистент булып эшли. 1970 елда ул «Добруджа татарларының тел гыйлеме буенча тикшеренүләре» темасы буенча диссертация яклый. 1974 елда Монголия буйлап сәяхәт итә, төрле фольклор һәм этнографик мәглүматларны язып ала. 1976 елда Алматыга, 1980 елда — Башкортстан һәм Татарстанга килә. 1981 елда «Венгрия командары теленә карата документаль чыганаклар»[6] темасы буенча докторлык диссертациясе яклый

Аурупаның төрки телле этник төркемнәрен өйрәнә. Анатолия, Казакъстан, Урта Азия, Монголия буйлап экспедицияләрдә катнаша.

1992 елның 22 августында Махачкала шәһәрендә вафат була, 1992 елның 3 сентябрендә Алматыда Кенсай зыяратында җирләнгән.

Гаиләсе үзгәртү

Атасы — Мандоки Колан Шандор, әнисе — Караси Кочкар Ержебет, чыгышы буенча икесе дә кун (Венгриянең ассимиляцияләнгән кыпчаклары).

Хатыны — Мандоки Онгайшә Максум кызы — казакъ ыруы адай кызы, улы — Атлан Мандоки.

Фәнни эшчәнлеге үзгәртү

Аурупа кыпчак гыйлеменә нигез сала. Төп фәнни кызыксынулары — кыпчак-төрки филология, мадьярларның борынгы тарихы, куннарның (Венгрия кыпчакларның) этнографиясе һәм этник тарихы, казакъ-кун-башкорт телләре һәм этнографиясе параллельләре. Венгр, немец, француз, казакъ һ. б. телләрдә кырыктан артык мәкалә бастырган. Төп фәнни хезмәте «Остатки конского (кипчакского) языка в (в мадьярской лексике, письменных памятниках, топонимах) Венгрии» (A kun nyelv magyarországi emlékei, 1975).

Полиглот. Утыздан артык телне белгән, аурупа телләреннән, туган венгр теленнән тыш, немец, француз, инглиз, румын телләрен белгән, төрки телләрнең барысында да диярлек сөйләшкән. Казакъ телен бала чактан үзләштерә. Төрки телле халыкларның фольклоры һәм әдәбияты әсәрләрен венгр теленә тәрҗемә иткән. Тәрҗемәләр китабы . Б Момыш улының «Ушкан уя» («Безнең гаилә» яки Очкан оя) китабын тәрҗемә итә.

Венгриядә аны Башкорт иле һәм Идел тарихын өйрәнүче дип атыйлар. Галим башкорт - мадьяр ырулары исемнәрен дә чагыштырып өйрәнә (Foglalkozott a baskír-magyar törzsnevek kérdésével is). Ике халыкның туганлыгы турында башкорт легендаларында да сөйләнелә икәнен венгрларның исенә төшереп тора. Фәнни тикшеренүләрен Монголиядә яшәгән аз санлы халыклар арасында да алып бара. Шулай ук ул тыва телен дә өйрәнә. Үз хезмәтләрен һәм җыентыкларын ул еш кына Андраш Бектур псевдонимы белән Яшкунсагта нәшер итә. М.Иштван Конгурның «Венгриядә кун теле эзләре» докторлык диссертациясе 1981 елда бастырыла. Анда галимнең шул вакытка туплаган материаллары урын алган, тик бу хезмәт венгр куннары теле турында тулы мәгълүмат бирми (1981-ben készült el "A kun nyelv magyarországi emlékei" című kandidátusi tudományos értekezése, amely addigi kutatásainak fontosabb eredményeit tartalmazza, de még nem teljes összefoglalója a hazai kun nyelvemlékeknek) .

Танылуы һәм бүләкләре үзгәртү

  • Төрки халыклар мәдәнияте буенча тикшеренү эше өчен Венгрия Фәннәр Академиясенең «Постумус» премиясенә лаек булды (1993)[5].
  • Галимгә багышланган документаль фильм «Иштван Коныр Мандоки» (реж. Миргалим Сырков, сценарий авторы Масал Ернар), Казакъстан, 2015)[7], «Кыпчакның тәүге юл яручысы» (реж. Шомфай Кара Давид, Венгрия, 2017)[8]
  • [9][10] Алматы шәһәренең 154-нче мәктәбе һәм бер урамы (Алатау һәм Медеусок районы) Мандоки исемен йөртә[11].
  • Кыргыз Гыйльми академиясе Мандоки үлгәннән соң филология фәннәре докторы дигән мактаулы исем бирде.
  • Будапешт шәһәрендә галим яшәгән Бела Барток урамындагы 52-нче йортка мемориаль тактаташ куелды.
  • 2014 елның азагында Астанада галимнең истәлегенә багышланган Халыкара форум үткәрелде[12].
  • Галим тормышы турында «Тіспен туған Қоңыр бақсы — Одинокое дерево» дигән китап дөнья күрде (автор Ернар Мәсәлим) .
  • Иштван Коныр исемен Алматы каласындагы урам йөртә.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых даных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq məlumat platforması, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы, öppen dataplattform, платформаи додаҳои боз, ачык кӧргӱзӱлердиҥ платформазы, гом бæрæггæнæнты платформæ — 2011.
  2. Bibliothèque nationale de France Record #16675683v // BnF catalogue généralParis: BnF.
  3. Мандоки — фамилия, Иштван — исем
  4. 4,0 4,1 Торма Йожеф (30.06.2009). Кровное братство Мандоки Конгур Иштвана. Проект Кумыкский мир. әлеге чыганактан 2019-01-06 архивланды. 2019-01-05 тикшерелгән.
  5. 5,0 5,1 КОНЫРУ ИСПОЛНИЛОСЬ БЫ 73 ГОДА.... Проект e-history.kz. әлеге чыганактан 2019-01-06 архивланды. 2019-01-05 тикшерелгән.
  6. Конгур Иштван Мандоки. Проект Кумыкский мир. әлеге чыганактан 2019-01-06 архивланды. 2019-01-05 тикшерелгән.
  7. Иштван Коныр Мандоки. ПроектArtdoc Media. әлеге чыганактан 2019-01-06 архивланды. 2019-01-05 тикшерелгән.
  8. Дух родства. Интернет-издание Деловой Казахстан. әлеге чыганактан 2019-01-06 архивланды. 2019-01-05 тикшерелгән.
  9. Венгры и казахи – корни общие. ТОО "Агентство Kazakhstan Today". 2019-01-05 тикшерелгән.
  10. Коныр Мандоки – золотой мост между казахами и венграми. «РГ «Егемен Қазақстан». әлеге чыганактан 2019-01-06 архивланды. 2019-01-05 тикшерелгән.
  11. ЗОВ СТЕПНЫХ ПРЕДКОВ. ЛАСЛО КУН И ИШТВАН МАНДОКИ. әлеге чыганактан 2019-01-06 архивланды. 2019-01-05 тикшерелгән.
  12. Зов степных предков. Еженедельная газета «Ак Жайык». 2019-01-05 тикшерелгән.

Әдәбият үзгәртү

    • «Ұлы Даланың біртуар ұлы». Алматы. 2008
    • Ернар Масалим. «Тіспен туған Қоңыр бақсы — Одинокое дерево». ExpressPro, Алматы 2008.
    • Ақас Тәжуітов. «Қоңыр Иштван — ұлттық идея айшығы». «Алтын орда. 09.03.2001ж.
    • Тұрсынбек Кәкішұлы „Қыпшақ Қоңырдың екі хаты“..
    • Бабақұмар Қинаят, „Тегі қыпшақ тамыры Ұлы Дала“ // Қазақстан әйелдері, 2003
    • Біләл Қуаныш, „Тегін тереңнен іздеген Коныр“ // Ана Тілі, 2009, 22 февраль
    • Саламат Өтемісұлы, Қайран Қоңыр».. «Мәдениет» журналы. № 2, 15-31.01.93, 1-14 бет.
    • Жолдасбеков М. «Иштван Қоңыр Мандоки». . «Егеменді Қазақстан» 1992ж, 29 тамыз
    • Ахас Тажутов. «Коныр Иштван как символ национальной идеи». . «Мегаполис». № 8 (16) 28 февраль 2001.
    • Ернар Мәсәлім. «Қоңыр қазаққа қажет». Ернар Мәсәлім. «Қазақ әдебиеті» № 11 18.03.2005ж.
    • Ернар Масалим. «Одинокое дерево не обойду». «Қазақ және әлем әдебиеті». № 2,3. 2006ж.
    • Масалим Ернар. «О западных» казахах и «восточных» венграх. «Страна и мир». № 26. 01.06.2005ж. 6стр.
    • Ернар Мәсәлім. «О, аруақ! Меңзей көр Балатонға барар жолды!». «Қазақ және әлем әдебиеті». № 6, 2006ж.
    • Ернар Мәсәлім. «Аруах, укажи мне дорогу на Балатон…». «Қазақ және әлем әдебиеті». № 3, 2005ж.
    • Ернар Мәсәлім. «Іштуан Қоңыр қозым — ай, Бәйгеден озған бозым — ай». «Алматы Ақшамы» № 68 07.06.2006ж
    • Ернар Мәсәлім. «Қазақта Иштванды кім білмейді?!»."Президент және халық". № 6 10.01.2006ж.
    • Ернар Масалим. «Осы жұрт Мандокиді біле ме екен?». «Дала мен қала». № 19 13.05.2005ж.
    • Ернар Мәсәлім. «Балатонға барар жол». Ернар Мәсәлім. «Президент және халық». № 16 21.04.2006ж.
    • Ернар Мәсәлім.. «Осы жұрт Мандокиді біле ме екен?». «Дала мен қала» № 19. 13.05.2005ж.







Сылтамалар үзгәртү

Бу мәкаләдә «Казакъстан. Милли энциклопедия» (1998—2007) материаллары кулланылды, барлык материалны «Казакъ энциклопедиясе» редакциясе Creative Commons BY-SA 3.0 Unported лицензиясе буенча тәкъдим итте.