Малмыж татар укытучылар семинариясе
Малмыж татар укытучылар семинариясе (рус. Малмыжская татарская учительская семинария) ― 1918-1923 елларда Нократ губернасы Малмыж шәһәрендә татар телендә эшләп килгән милли педагогика уку йорты. 1923 елдан Малмыж вотяк-мари педагогия техникумы итеп үзгәртелгән. Татар, удмурт, мари мәктәпләре өчен йөздән артык укытучы әзерләгән. [1]
Малмыж татар укытучылар семинариясе | |
---|---|
Нигезләү елы | 1918 |
Ябылу елы | 1923 |
Урын | РСФСР, Нократ губернасы, Малмыж өязе, Малмыж |
Тарих
үзгәртү1918 елның 13 апрелендә Малмыж өяз халык мәгарифе бүлеге каршындагы татар секциясе Малмыж өязе үзәге Малмыж шәһәрендә Татар укытучылар семинариясен ачарга карар итә. Әлеге уку йортын оештыруның сәбәбе ― татар мәктәпләре челтәре үсеше белән бәйле укытучыларга ихтыяҗ арту. 1921 елда шул ук сәбәп белән Малмыж рус педагогика техникумы ачылган (1936 елдан педагогика училищесы итеп үзгәртелгән). [2]
1918 елның 1 сентябреннән семинария үз эшен 28 укучы, 2 сыйныф бүлмәсе белән башлый. Барлык фәннәр буенча штатта бер укытучы, ул шулай ук уку йортының мөдире дә булган.[3]
1919 елда әлеге уку йорты татар укучылар составы белән озак вакытлы Укытучылар курсларына әверелә. Штатлар арттырыла, рус теле укытучысы һәм табиб штатлары бирелә. [3]
Икенче уку елында 2 төркем ачыла, укырга 42 укучы кабул ителә. Укытучылар составы артуын дәвам итә, 3 урынына 6 укытучы укыта башлый. Курсларны бетергән укытучыларның беренче чыгарылышы 4 елдан соң була.[3]
Хронология
үзгәртү1923 елда Укытучылар курслары Нократ губернасы Нолин округы Малмыж вотяк-мари педагогика техникумы итеп үзгәртелә. Техникум аңа нигез салучылар – татарлар өчен генә түгел, губернаның барлык кече милләтләре (марилар, удмуртлар) өчен дә эшли башлый. Губерния буенча: 59444 мари, 38124 удмурт, 17940 татар, 13800 пермяк исәпләнгән. 1902 елда Нократ губернасында дөньяви мәктәптә укучы рус булмаган милләтләр балаларының гомуми саны түбәндәгечә булган: удмурт балалары ― 24624, татарлар һәм башкортлар ― 2206 (мәктәп-мәдрәсәләрдә укучы балаларны исәпкә алмыйча), марилар ― 7163 кеше (ш.и., 784 кеше ― миссионер мәктәпләрендә), башка халыклар вәкилләре ― 2013 кеше. [4]
Социаль чыгышы буенча укучылар составы: укучыларның күпчелеге ― ярлы игенче һәм урта сыйныф балалары, хезмәткәрләр һәм эшчеләр гаиләләреннән берничә бала. Техникум турында губернаның төрле өязләрендә билгеле була. Анда укырга теләүчеләр саны да арта бара. [3]
1927-1928 уку елына 200 кеше кабул ителгән, шул исәптән егетләр — 150, кызлар – 50. Студентлар катлаулы шартларда белем ала: пособиеләр җитми, кабинетлар җиһазландырылмаган, стипендияләр (5, 10 сум) даими түләнми. Аларны 4ле һәм 5легә укучылар гына алган. Ата-аналардан ярдәм булмаган диярлек, шуңа күрә студентлар техникум бакчасында үстерелгән ризыклар, яшелчә белән туклана. Укытучыларның хезмәт хакы 50, 70 сумнан артмаган, техникум директорының хезмәт хакы — 95 сум.[3]
1929 елның язында РСФСР Халык Комиссарлары Советының 1929 елның 8 июлендәге карары белән «Нацмен» педагогика техникумы Мари педагогика техникумы итеп үзгәртелә. Уку йорты укытучылары, студентлары, уку һәм хуҗалык мөлкәте белән Котельнич округы Яранск шәһәренә күчерелә.
1938 елда Мари педагогика техникумы Яранск педагогика училищесы итеп үзгәртелгән. Яранскида эшләүнең беренче сигез елында (1929-1930 уку елыннан 1936-1937 уку елына кадәр) әлеге уку йорты күбесенчә мари милләтеннән булган укучылар белән эшли. 1941-1942 уку елыннан мари укучыларын училищега керү өчен әзерли торган әзерлек класслары ябыла бара — уку йортында руслар составы өстенлек итә башлый. Уку вакыты 3 ел булган.[3]
1931-1932 уку елыннан 1936-1937 уку елына кадәр Яранск педагогика училищесында мәктәп бүлегенә өстәмә рәвештә мәктәпкәчә һәм сәяси-агарту бүлекләре эшли, соңгысы мари мәдәни-агарту учреждениеләре өчен белгечләр әзерләп чыгарган. Яранск педагогия училищесында барлыгы 20 чыгарылыш (соңгысы 1950 елда) булган. 1180 башлангыч сыйныф укытучысы, 57 балалар бакчасы хезмәткәре әзерләнгән.[3]
1950-елларда өлкәдә педагогика училищелары саны кими һәм Уржум, Нолин шәһәрләрендә ябылган педагогика училищелары белән бергә, Яранск педагогика училищесы да укучылары һәм укытучылары белән Киров өлкәсе Советск шәһәрендәге педагогика училищесына (2007 елдан Индустриаль-педагогика көллияте) күчерелә.[5]
Уку йортын тәмамлаучылар
үзгәртү- Николай Тишин (1927 елда)
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Малмыж. Вики-Поляны
- ↑ 100 лет назад. «Малмыжский краеведческий музей» ВКонтакте, 24.08.2021(рус.)
- ↑ 3,0 3,1 3,2 3,3 3,4 3,5 3,6 Яранский марийский педагогический техникум. Архивный путеводитель(рус.)
- ↑ В. Б. Помелов. ПРОСВЕЩЕНИЕ НЕРУССКИХ НАРОДОВ ВЯТСКОГО КРАЯ (XIX – НАЧАЛО ХХ ВВ.)(үле сылтама) Киров: Научное издательство Вятского государственного университета, 2019. Стр.219. ISBN 978-5-98228-177-7
- ↑ История колледжа. Индустриально-педагогический колледж г. Советска(рус.)
Сылтамалар
үзгәртү- Учебные заведения города Яранска 2023 елның 9 гыйнвар көнендә архивланган.(рус.)
- С. М. Карачева. Яранский марийский педагогический техникум. Архивный путеводитель, 09.02.1998(рус.)
- Архивный фонд № 176. Яранский марийский педагогический техникум. МБУ «Яранский районный архив»(рус.)