Рыльский Максим Фадеевич (укр. Максим Тадейович Рильський; 19 март 1895 ел24 июль 1964 ел), — украин совет шагыйре, галим. СССР Фәннәр Академиясе академигы (1958). Украин ССР ы Язучылар берлеге идарәсе рәисе (1943-46), тәрҗемәче, телче, җәмәгать эшмәкәре, публицист.

укр. Максим Тадейович Рильський
Сурәт
Имза
Җенес ир-ат[1][2]
Ватандашлык  Россия империясе
 Украин Халык Республикасы[d]
 Украин дәүләте[d]
 СССР
Туу датасы 7 (19) март 1895[2] яки 19 март 1895(1895-03-19)
Туу урыны Киев, Киев гөбернәсе, Россия империясе[3]
Үлем датасы 24 июль 1964(1964-07-24)[3][2][4][…] (69 яшь)
Үлем урыны Киев, Украина Совет Социалистик Республикасы, СССР[3]
Җирләнгән урыны Байкове зираты[d]
Ата Фадей Розеславович Рыльский[d]
Ыруг Q63531897?
Язма әсәрләр теле украин теле
Һөнәр төре тәрҗемәче, язучы, шагыйрь, сәясәтче
Башкарган вазыйфа СССР Югары Советы депутаты[d]
Әлма-матер историко-филологический факультет Киевского университета[d]
Активлык чорнының башы 1907
Сәяси фирка әгъзасы Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Катнашучы КПССның XXII съезды[d]
Сугыш Алман-совет сугышы
Әгъзалык СССР язучылар берлеге, Украина милли фәннәр академиясе[d], Рәсәй фәннәр әкәдимиясе һәм ССҖБ Фәннәр академиясе[d]
Бүләкләр
Сталин мөкәфәте Ленин ордены Хезмәт Кызыл Байрак ордены Кызыл Йолдыз ордены «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакәр хезмәте өчен» медале Ленин мөкәфәте «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Алманияне җиңгән өчен» мидәле
 Максим Рыльский Викиҗыентыкта

Биографиясе үзгәртү

Максим Фадеевич Рыльский Киевта 1895 елның 19 мартында туган. Ул атаклы зат токымы. Әтисе — Фадей Розеславович Рыльский бай поляк дворяны Розеслав Рыльскийның һәм кенәз кызы Трубецкаяның улы[5].

1902 елда Максимның әтисе вафат була, гаилә Киевтан Романовкага күченә. Максим башта өйдә генә укый, 1908 елдан Киевтагы шәхси гимназиядә белем ала.

1915-1918 елларда Киев университетының медицина факультетында, аннары Халык университетының тарих-филология факультетында укый. Әммә революция аркасында берсен дә тәмамлый алмый.

19191929 елларда төрле урыннарда укытучы булып эшли.

 
Максим Фадеевич Рыльский Украинаның почта маркасында,
1995 ел

Рыльский бик иртә яза башлый, тәүге шигыре 1907 елда басыла, беренче җыентыгы 1910 елда чыга.

1920-се елларда «Украина неоклассиклары» берекмәсенә керә. Башка неоклассиклар белән беррәттән, Рыльский башта сәяси хәлләргә битараф була, әдәбияттәге сәяси күренешләрне тәнкыйтли. Шуңа күрә 1931 елда кулга алына. Моннан соң ул совет властен кабул итүен белдереп күп яза, шул аркада репрессиялардан котылып кала. Күп каләмдәшләре лагерларда һәлак була.

Рыльскийның иҗаты ике үзаллы юнәлешкә бүленә — рәсми тематика һәм лирика. Соңгылары әле дә украин әдәбиятендә классика дип санала.

1943 елда ССР Фәннәр Академиясе академигы, 1958 елда ССРБ Фәннәр Академиясе академигы (1958) итеп сайлана. 19441964 елларда Украина Фәннәр Академиясенең Сәнгать гыйлеме, фольклор һәм этнография институты директоры була .

1943 елдан ВКП (б) әгъзасы.1946 елдан ССРБ Югары Советы депутаты.


1964 елның 24 июлендә Киевта вафат була һәм шунда җирләнә[6].

Башкортстанда эвакуациядә үзгәртү

Бөек Ватан сугышы елларында эвакуациядә Өфедә яши һәм эшли (1941-43). «Кайгы һәм бәхет турында сүз» («Слово о скорби и счастье»; 1962) поэмасы һәм күп шигырьләрен Башкортостанга, Өфегә, халыклар дуслыгына арнаган. М. Рыльскийның шигырьләрен Хәким Гыйләжев, Сәйфи Кудаш, Мәксүд Сөндекле, Гайнан Әмири һәм башкалар башкорт теленә тәрҗемә иткән.

Бүләкләре һәм премияләре үзгәртү

Хәтер үзгәртү

 
Максим Рыльский теплоходы
  • 1965 елда Киевтагы бер урамга Максим Рыльский исеме бирелә.
  • Голосей паркына 1964 елда Максим Рыльский исеме бирелә.
  • 2003 елда паркка кергән урында шагыйргә һәйкәл куелган.
  • Рыльский яшәгән йортта 1968 елдан әдәби-мемориаль музей эшләп килә. Йорт каршында шагыйрның бронза бюсты куелган.
  • Өфедә 1985 елның 2 октябрендә Сипайлово бистәсендәге бер урамга Максим Рыльский исеме бирелә.
  • 1998-2009 елларда теплоход Рыльский исемен йөртә.
  • Украина Фәннәр Академиясенең Сәнгать гыйлеме, фольклор һәм этнография институты аның исемен йөртә.
  • Киевтагы кайчандыр Тимер юл мәктәбе дип аталган, М. Рыльский эшләп киткән хәзерге 7 нче мәктәп аның исемен йөртә. Мәктәптә шагыйрьнең музее бар.

Әсәрләре үзгәртү

  • Максим Рыльский. Лирика. Уфа, 1962.
  • Рыльский М. Сочинения в 4-х томах М., 1962-1963.
  • Рыльский М. Избранные произведения в 2-х томах. М., 1957.
  • Рыльский М. Избранное. М. 1940.

Әдәбият үзгәртү

  • Гурштейн А. О сборнике стихов Максима Рыльского // Избранные статьи (рус.). — М.: Советский писатель, 1959. — С. 202—206.
  • Крыжановский С. А. Максим Рыльский : Критико-биогр. очерк — М.: Сов. писатель, 1956. — 176, [1] б.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Record #7622003 // VIAF[Dublin, Ohio]: OCLC, 2003.
  2. 2,0 2,1 2,2 Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых даных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq məlumat platforması, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы, öppen dataplattform, платформаи додаҳои боз, ачык кӧргӱзӱлердиҥ платформазы, гом бæрæггæнæнты платформæ — 2011.
  3. 3,0 3,1 3,2 Рыльский Максим Фадеевич // Большая советская энциклопедия: [в 30 т.] / мөхәррир А. М. Прохоров — 3-е изд. — Москва: Советская энциклопедия, 1969.
  4. Брокгауз энциклопедиясе
  5. «Гармоническое сочетание идеалов и поступков» Тадея Рыльского
  6. Могила М. Ф. Рыльского на Байковом кладбище в Киеве

Сылтамалар үзгәртү