Майолика (итал. Maiolica) — төсле балчыкны изеп эшләгән һәм өстенә калын ялтыравык йөгертелгән керамик әйберләр (төзелеш плитәләре һ. б.).

Яңарыш чорындагы итальян майоликасы

Көнчыгыш архитектурасында бизәк төшерүнең үзенә генә хас мәдәни ысулы бар: анда үсемлек һәм геометрик сурәтләр чиратлашып бара, шуңа күрә аны аурупалылар арабескалар дип атаганнар.

Алтын Урда керамикасында күбрәк зәңгәр һәм яшел төсләрнең төрле төсмерләре кулланылган; бизәкләр белән аралаштырып һәм гарәп хәрефләре белән искиткеч матур итеп язган язуларны үтә күренмәле глазурь белән каплагач, һәркем сокланырлык чын сәнгать әсәре килеп чыккан.

Татар телендә мозаик һәм майолик плитәләрне гади генә итеп чынаяк кирпеч дип атаганнар, ягъни матур, ялтыравыклы кирпеч дигән сүз.

Сылтамалар үзгәртү