Мадагаскарда ислам

Мадагаскарда дин

Мадагаскарда ислам (малаг. Finoana silamo eto Madagasikara, фр. Islam à Madagascar, гарәп. الإسلام في مدغشقر‎) ― азчылык дине, ил халкының (28,5 млн кеше, 2021 елга) 7―15 % ы ― мөселманнар [1].

Илнең башкаласы Антананариву(ингл.) мәчете
Илнең өченче зур шәһәре Анцирабе(ингл.) мәчете
Фианаранцуа(ингл.) шәһәре мәчете манарасы (ярымай өстендә Фатыйма кулы белән, кызыл төстә)

Тарих үзгәртү

Мадагаскарда мөселманнар беренче тапкыр 632 елда барлыкка килгән. Алар арасында Мөхәммәд пәйгамбәр үлгәннән соң башланган ватандашлар сугышы аркасында Гарәбстан ярымутравыннан качкан мөһаҗирләр булган. X―XI гасырларда Мадагаскарның көнбатыш яр буена фил сөяге белән сәүдә итүче гарәп, Сомали һәм Занзибар(ингл.) сәүдәгәрләре килеп урнашкан. Шулай ук, мөселман кулъязмаларында Йәмәннән күчеп утырган берничә дулкын мөһаҗирләр турында мәгълүмат сакланган [1]. Гарәп һәм сомалилы сәүдәгәрләр йогынтысы малагасийлыларның ел фасыллары, айлар һәм көннәр, көмеш акча атамаларында, сәлам бирү формасында, ир балаларны сөннәткә утырту йоласында һ. б. сакланып калган. Малагасий халкы 1823 елда кертелгән латин алфавитын кулланса да, әлеге халыкның субэтник төркемнәреннән берсе ― Антемуру(ингл.) гарәп язуыннан бүгенге көнгә кадәр файдалануын дәвам итә.

 
Гарәп язулы малагасий кулъязмасы

1960 елда Франциядән бәйсезлек алгач, Мадагаскар даими рәвештә секуляр (дөньяви) Советлар Союзы белән тыгыз элемтәләрне үстерә башлый. Бу Мадагаскардагы барлык диннәрнең, шул исәптән исламның үсешен тоткарлаган. Тик 1980-елларда Мадагаскар Советлар Союзы йогынтысыннан китеп, Франция белән элемтәләргә әйләнеп кайта.

Хәзерге заман үзгәртү

АКШ Дәүләт департаменты мәгълүматлары буенча, 2011 елда мөселманнар Мадагаскар халкының якынча 7 % ын тәшкил итә [2] (чагышыру өчен: АКШ Дәүләт департаменты 2009 елда мөселманнарны 10-15 % дип бәяләгән [3])). Пью тикшеренү үзәге мәгълүматлары буенча, 2010 елда мөселманнар Мадагаскар халкының 9 % ын тәшкил иткән .

Мөселманнарның зур күпчелеге Шәфигый мәзһәбе сөнниләре, калганнар ― шигыйлар. 1980-елларда илдә аз санлы әхмәдия җәмгыяте барлыка килгән.

Мадагаскар мөселманнарының күпчелеге илнең яр буе һәм төньяк-көнбатыш районнарында яши. Мөселман җәмгыятенә чыгышлары белән һиндстанлы, пакистанлы, коморлы, индонезияле булган мөселманнар һәм төп малагасийлылар(ингл.) керә [4].

Үзгәреш үзгәртү

Мадагаскарда ислам динен кабул иткән малагасийлыларның саны арта бара [5]. Бәяләүләр буенча, һәр елны йөзәр мең малагасийлы ислам динен кабул итә [6], 2013 елда 160 меңгә якын малагасийлы ислам динен кабул иткән [7].

2017 елда мөселманнар ил халкының 15 % ын тәшкил иткән [8].

2017 елның апрелендә рәсми мәктәп программасына кермәгән 16 Коръән мәктәбе (мәдрәсә) ябылган, бу исә илдә күпчелекне тәшкил итүче христиан һәм азчылык мөселман җәмгыятьләре арасында киеренкелек тудырган [9].

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 History And Genetics In Madagascar. Informed Comment. 2017-02-03 тикшерелгән.
  2. Bureau of African Affairs (3 May 2011). Background Note: Madagascar. U.S. Department of State.
  3. Madagascar. US Department of State (2009).
  4. Féron, Élise (2019-07-03). «Religion, Churches, and Madagascar’s Recurring Conflict». Peace Review 31 (3): 365–371. DOI:10.1080/10402659.2019.1735173. ISSN 1040-2659.
  5. Madagascar (en-US).
  6. L’islamisation à Madagascar (fr).
  7. Madagascar: Radical Islam Gaining Ground (en) (2017-05-08).
  8. Mohamed Hedi Abidellaoui, La religion musulmane, une force tranquille à Madagascar, aa.com.tr, Turquie, 24 mai 2017
  9. Xavier Besson, A Madagascar, «un climat de tensions entre les communautés chrétiennes et musulmanes», rfi.fr, France, 7 mai 2017