Лушников урамы (Казан)

Казаннның Мәскәү һәм Киров районнарында урнашкан урам

Лушников урамы (рус. улица Лушникова) — Казанның Мәскәү районындагы урам. Декабристлар урамы белән киселештән башлана. Дружина урамы белән киселештә тәмамлана. 2нче Көньяк-Көнбатыш урамы белән кисешә. Почта индексы 420034. Казан органик синтез заводы директоры (1952-1982) Социалистик Хезмәт Каһарманы (1971) Владимир Лушников (ru) (1914-1985) исемен йөртә.

Лушников урамы
Карта
Төбәк Татарстан
Шәһәр Казан
Район Киров районы һәм Мәскәү районы

Тарих үзгәртү

Элекке исемнәре — Краматор урамы (рус. улица Краматорная), Берьяклы вакытлы торак бистә урамы (рус. Односторонка временного жилого посселка)[1]. 2005 елда Казан администрациясе башлыгы карары [2] белән әлеге урамның исеме 1952-1982 елларда Казан органик синтез заводы директоры булып эшләгән Социалистик Хезмәт Каһарманы (1971) Владимир Петр улы Лушников (1914-1985) истәлегенә Лушников урамы итеп үзгәртелгән.

Игътибарга лаек объектлар үзгәртү

  • 11а йорты — 313нче «Гөлчәчәк» балалар бакчасы

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү