Лиана Әмирханова

татар шагыйрәсе

Лиана Рәсим кызы Әмирхановататар шагыйрәсе, Башкортстанның Фатих Кәрим исемендәге әдәби бүләк иясе (1995), Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (1999 елдан).

Лиана Әмирханова
Тугач бирелгән исеме: Лиана Рәсим кызы Әмирханова
Туу датасы: 11 март 1980(1980-03-11) (43 яшь)
Туу урыны: Казан, Татарстан
Ватандашлык: Россия байрагы Россия Федерациясе
Эшчәнлек төре: шагыйрә, журналист
Иҗат итү еллары: 1988 — хәзерге вакыт
Иҗат итү теле: татар теле
Бүләкләр: Башкортстанның Фатих Кәрим исемендәге әдәби бүләк

Тормыш юлы үзгәртү

Лиана Рәсим кызы Әмирханова 1980 елның 11 мартында Казан шәһәрендә туа. Казанның 72 нче номерлы алман телле мәктәбендә белем ала, аны тәмамлагач, 1997 елда Казан дәүләт педагогия университетының чит телләр факультетына укырга керә. 2001-2002 елларда укуын стажировка рәвешендә Алманиядә дәвам итә. Аннан соң Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Яшьләр һәм спорт эшләре министрлыгында әйдәп баручы белгеч булып эшли.

Әдәби сәләте бала чагыннан ук ачыла башлый, сигез-тугыз яшьләрендә инде аның исеме балалар матбугаты битләрендә күренә башлый, туксанынчы елларда «Салават күпере» журналы һәм «Сабантуй» газетасы һәм башка матбугат басмалары оештырган иҗади конкурсларда катнашып, беренче урыннарны яулый. Аның шигырьләре «Ялкын», «Салават күпере», «Сабыйга», «Сөембикә» журналларында, «Сабантуй», «Мәгърифәт», «Татарстан яшьләре» газеталарында еш басыла, төрле нәшриятлар тарафыннан нәшер ителгән «Сабантуй» (1993), «Күгәрченем, син дә гөрлә» (1994), «Тургай» (1994-2002), «Сине сөйдем, гүзәлем» (2002), «Балалар бакчалары өчен җырлар» (2003), «Зонтик» (Төмән, 2006) кебек күмәк шигырь һәм җыр китапларына кертелә. 1998 елда «Мәгариф» нәшрияты инглиз телендә чыгарган («Татар әдәбияты бүген») җыентыгына да яшь каләмнең шигъри иҗатыннан үрнәкләр урнаштырыла.

Лиана Әмирханованың өч дистәдән артык шигыре үзешчән һәм профессиональ композиторлар тарафыннан көйгә салына. Аның «Чулпы җыры», «Изге сүз» (И. Сафин музыкасы), «Үсәсем килә» (М. Имашев музыкасы), «Бабамның медальләре» (Т. Вәлиев музыкасы), «Изге җирем, бөек Болгарым» (Г. Сабирова музыкасы) кебек җырлары балалар башкаруында Татарстан радиосы фондында саклана.

Туксанынчы елларда Лиана Әмирханова Татарстан радиосы белән тыгыз хезмәттәшлектә балалар өчен радиодан тапшырулар алып бара, яшүсмерләргә багышланган күп кенә радиотапшыру программаларын төзүче буларак та үзенең оештыру сәләтен күрсәтә.

Ул ике китап авторы. Иҗат өчен аңа киң мәйдан ачылган, татар шигърияте аңардан әле зур әдәби казанышлар өмет итә.

Сылтамалар үзгәртү