Леонид Аркадьевич Якубович (1945 елның 31 июле, Мәскәү, ССРБ) — совет һәм Россия телетапшырулар алып баручысы, актёр, сценарист, телепродюсер, прозаик. Россия Федерациясенең халык артисты (2002)[2]. Россия яһүд конгрессы иҗтимагый советы әгъзасы[3].

Леонид Якубович
Туган телдә исем рус. Леонид Аркадьевич Якубович
Туган 31 июль 1945(1945-07-31)[1] (78 яшь)
Мәскәү, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Мәскәү дәүләт төзелеш университеты
Һөнәре актёр, телеалыпбаручы, алыпбаручы, җитештерүче, сценаричы, телевизион актёр, игрок КВН, кинопродюсер, прозачы
Эш бирүче Первый канал
Сәяси фирка Бердәм Русия
Кардәшләр Якубович, Павел Изотович[d]
Хәрби дәрәҗә подполковник[d]

 Леонид Якубович Викиҗыентыкта

«Могҗизалар кыры» телепрограммасының алып баручысы һәм сәнгать җитәкчесе буларак билгеле.

Тормыш юлы үзгәртү

Леонид Якубович 1945 елның 31 июлендә Мәскәүдә туган. Әтисе — Аркадий Соломонович Якубович (1913—1983) — инженер, конструкторлык бюросы башлыгы, Бөек Ватан сугышында катнашучы, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры[4]. Әнисе — Римма Семёновна Якубович (Шенкер, 1919—2005) — табиб-гинеколог, инфаркттан үлгән.

8 сыйныфта Леонидны мәктәптән куалар. Авиация заводында токарь һәм электромеханик булып эшләгән. Урта белемне ГПТУда ала[5].

Россия дәүләт социаль университетына социологка укырга керә. Соңрак В. В. Куйбышев исемендәге Мәскәү инженер-төзелеш институтына укырга керә. Уку вакытында КВН институт командасында уйнаган. Актив комсомолчы була[6].

1976 елдан 1977 елга кадәр Лихачев исемендәге заводта токарь булып эшли, 1977 елдан башлап ЗИЛның җибәрү-көйләү идарәсендә[7].

1979 елдан әдәби эшчәнлек белән шөгыльләнә — «А ну-ка, парни!» һәм «А ну-ка, девушки!» тапшырулары өчен текстлар һәм сценарийлар яза. 1980 елдан — Мәскәү драматурглары берлеге комитеты әгъзасы.

1988 елда беренче Мәскәү матурлык конкурсының сценарие авторы һәм алып баручысы була. 7 ел дәвамында — 1984 елдан 1991 елга кадәр аукциончы булып эшли[8].

1991 елда «Могҗизалар кыры» тапшыруына яңа алып баручыга сынауга килә һәм аларны уңышлы уза ала. 1991 елның ноябреннән телеуенның алып баручысы, шулай ук аның җитәкчесе булып тора.

1997 елда Юрий Сенкевич, Тур Һейердал, Стас Намин, Марк Гарбер, Андрей Макаревич һәм Леонид Ярмольник белән бергә Пасха утравы аша җир шары тирәли сәяхәт кыла. Сәяхәт вакытында 3 фильм төшерәләр: Ю. Сенкевич «Сәяхәтчеләр клубы» өчен фильм төшерә, А. Макаревич үзенең тапшыруы өчен, С. Намин «National Geographic» өчен[9].

«Россия бильярд спорты федерациясе» вице-президенты булган[10].

2001 елның 9 августында, үзенең «Hyundai Accent» автомобиле рулендә булганда, Волоколам шоссесында Кыргызстаннан акча эшләргә килгән 30 яшьлек Сергей Никитенконы бәрдереп үтерә. Юл-транспорт һәлакәтендә гаепле дип җәяүле табыла[11].

Никита Михалков һәм Сергей Степашин белән берлектә 2015 елда тарихи, мәдәни һәм рухи мирасны саклау буенча «„Николаевский“ аукцион йорты» хәйрия фонды оештыра[12].

Хоккейны ярата, ЦСКА өчен җан ата[13], тау чаңгысы белән мавыга[14][15]. 2005 елда Спартак Кубогында уйнаган.

2020 елда М. Горький исемендәге МХАТта Эдуард Бояковның Евгений Водолазкин романы буенча куелган «Лавр» спектакле премьерасы була, анда Леонид Якубович старц Никандр ролен башкарган[16].

 
Россия армиясенең Үзәк академия театрында ПВО гаскәрләре көненә багышланган концертта, 2016 елның 9 апреле

Сәяси эшчәнлек үзгәртү

1995 елда КЕДР исемлеге буенча Дәүләт Думасы депутатларына кандидатурасын чыгара, әмма партия киртәләрнең 5% ын уза алмый[17]. 1999 елгы сайлауларда КЕДР исемлегендә булган.

2001 елның июненнән сентябрь аена кадәр «Московия» телеканалының генераль директоры[18][19]. 2005—2007 елларда — «ВИD» компанияләр төркеменең махсус проектлар продюсеры һәм директоры, ә моңа кадәр ул «ВИD» телекомпаниясенең сәнгать җитәкчесе булган.

2004 елдан «Бердәм Россия» партиясе әгъзасы[20].

2012 елның февралендә өченче срокка чыгарылган РФ президентына кандидат Владимир Путинның ышанычлы затлары исемлегенә керә.

2018 елның гыйнварында 2018 елның 18 мартында президент сайлауларында Владимир Путинның ышанычлы заты була[21].

Гаилә үзгәртү

  • Беренче хатыны — Рәисә[22];
  • Икенче хатыны — Галина (Антонова)[23], ВДНХ экскурсоводы, «Горожанка» ансамбленең элеккеге солисткасы[24];
    • улы — Артом Леонидович Антонов (1973 елның 5 апреле), Куйбышев исемендәге Мәскәү инженер-төзелеш институтын һәм Тышкы сәүдә академиясен тәмамлаган, «Первый канал»да мәгълүмати программалар дирекциясендә эшли[25] .
      • оныгы — Софья Артёмовна Антонова (2000 елның 4 октябре)[25];
  • Өченче хатыны — Марина (Видова) «ВИD» телекомпаниясендә эшли[24][25];
    • кызы — Варвара Леонидовна Видо (1998 елның 28 марты)[25]. Хәзерге вакытта MGIMO, «Халыкара журналистика» юнәлешендә укый [26].

Телевидение үзгәртү

 
Россия хәрби авиациясенең 100 еллыгына багышланган «Могҗизалар кыры» капитал-шоу чыгарылышы, 2012 елның 6 июне

Алып баручы үзгәртү

  • 1991 — хәзерге вакыт — Могҗизалар кыры («Первая программа ЦТ», «1-й канал Останкино», «ОРТ/Первый канал»)
  • 1996 — Атналык анализлары («РТР»)[27]
  • 1996—1999 — Тарих тәгәрмәче («РТР», «ОРТ»)
  • 2002 — Диканька («Первый национальный»)[28]
  • 2004—2006 — Миллионлык юу («Первый канал»)[29]
  • 2005—2009 — Соңгы 24 сәгать («Первый канал»)[30]
  • 2010—2011 — Миллионлык чисталык (в рамках «Поля чудес») («Первый канал»)
  • 2014 — Кырым утравы (Первый канал)[31]
  • 2016—2018 — Йолдыз Йолдызда («Звезда»)
  • 2017—2018 — Мин булдырам! («Первый канал»)

Бүләкләр үзгәртү

  • Дуслык ордены (2005 елның 17 октябре) — мәдәният һәм сәнгать, матбугат, телерадиотапшырулар өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлеге өчен[34].
  • Почёт ордены[35].
  • «Хәрби бердәмлекне ныгыткан өчен» медале (Россия Оборона министрлыгы).
  • «Сугышчан бердәмлек өчен» медале (Россия Эчке эшләр министрлыгы).
  • «Сүриядәге хәрби операциядә катнашучы» медале (Россия Оборона министрлыгы, 2017)[36].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Deutsche Nationalbibliothek Record #13135826X // Gemeinsame Normdatei — 2012—2016.
  2. Почётное звание присвоено указом президента № 678 от 01 июля 2002 года. әлеге чыганактан 2013-05-05 архивланды. 2009-07-23 тикшерелгән.
  3. Общественный совет. Российский еврейский конгресс. әлеге чыганактан 2017-05-15 архивланды. 2015-12-05 тикшерелгән.
  4. Память народа :: Документ о награде :: Якубович Аркадий Соломонович, Орден Красной Звезды. pamyat-naroda.ru. 2017-09-26 тикшерелгән.
  5. Леонид Якубович: «Когда появилась дочь, я размяк». Антенна-Телесемь (2018-12-21). әлеге чыганактан 2019-10-07 архивланды. 2021-11-09 тикшерелгән.
  6. Ванденко А. Якубовича — в студию! // Итоги : журнал. — № 31 (477).
  7. Леонид Якубович: Близкие привыкли, что папа у них сумасшедший. Комсомольская правда (2015-05-13).
  8. Леонид ЯКУБОВИЧ: "Остановите барабан!". Аргументы и факты (2003-05-06).
  9. STAS NAMIN (Anastas Mikoyan) / СТАС НАМИН (Анастас Микоян). әлеге чыганактан 2018-11-26 архивланды. 2018-11-26 тикшерелгән.
  10. Руководство Федерации бильярдного спорта России. әлеге чыганактан 2012-01-11 архивланды. 2011-10-04 тикшерелгән.
  11. Новости NEWSru.com :: Якубовича оправдали
  12. Леонид Якубович и Никита Михалков создают аукционный дом
  13. YouTube сайтында Поле чудес (2002) 06.09.2002
  14. YouTube сайтында Поле чудес 1995 (24.03.1995)
  15. Пилот, токарь, аукционист и другие профессии Леонида Якубовича
  16. Информация о спектакле «Лавр».
  17. KM.RU ДосьеЯкубович Леонид Аркадьевич
  18. Якубович чудес не обещает. Газета.Ru (2001-06-09). әлеге чыганактан 2015-09-24 архивланды. 2021-11-09 тикшерелгән.
  19. Арбитражный суд Москвы признал недействительным назначение Леонида Якубовича генеральным директором телерадиовещательной компании «Московия». Радио «Свобода» (2001-09-13).
  20. А. Лошак. Все едино. «Esquire» № 54. әлеге чыганактан 2010-04-04 архивланды. 2010-04-03 тикшерелгән.
  21. Доверенными лицами Путина стали знаменитости из списка-2012 2018 елның 12 гыйнвар көнендә архивланган. Полит.ру, 12.01.2018
  22. StarHit.ru (2020-11-17). Леонид Якубович: «Свои отношения с женщинами строю только на официальной основе» | StarHit.ru. 2020-11-17 тикшерелгән.
  23. Арт Мозаика | Всеукраинский еженедельник. әлеге чыганактан 2011-09-13 архивланды. 2011-07-11 тикшерелгән.
  24. 24,0 24,1 Биография Леонида Аркадьевича Якубовича на c-cafe.ru
  25. 25,0 25,1 25,2 25,3 Якубович Леонид Аркадьевич на сайте Актёры советского и российского кино
  26. Дети Леонида Якубовича: сын и дочь. 2020-07-24 тикшерелгән.
  27. Леонид Якубович: «Я не популярный, а узнаваемый». Вокруг ТВ (2010-07-28).
  28. Если Якубович выучит украинский язык, ему подарят… сельскую хату. Факты и комментарии (2002-03-01).
  29. Якубович опять раздаёт миллионы. Труд (2006-04-20).
  30. Жаль, визга на «ТЭФИ» больше нет. Собеседник (2006-09-27).
  31. БИТВА ЗА УКРАИНУ. The New Times (2014-04-12). әлеге чыганактан 2017-08-12 архивланды. 2021-11-09 тикшерелгән.
  32. Почётное звание присвоено Указом Президента Российской Федерации № 34 от 22 января 1997 года. әлеге чыганактан 2012-01-05 архивланды. 2010-01-21 тикшерелгән.
  33. Звание присвоено Указом Президента Российской Федерации от 1 июля 2002 года
  34. Награждён Указом Президента Российской Федерации от 17 октября 2005 года. әлеге чыганактан 2012-07-08 архивланды. 2021-11-09 тикшерелгән.
  35. YouTube сайтында жизнь. Выпуск от 30.06.2019, на 1:58:57 мин. Видео
  36. Торжественная церемония вручения медали Министерства обороны Российской Федерации «Участнику военной операции в Сирии»

Сылтамалар үзгәртү