Леонид Маяксем (тулы исеме Леонид Александрович Степанов; 1938 елның 2 гыйнвары, Сикасси авылы, Канаш районы, Чуаш АССР - 11 гыйнвар 2014, Чебоксар) - чуаш язучысы, прозаик. 1974 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы.

Леонид Маяксем
Туган 2 гыйнвар 1938(1938-01-02)
Канаш районы, Чуаш Автономияле Совет Социалистик Республикасы, РСФСР, СССР
Үлгән 11 гыйнвар 2014(2014-01-11) (76 яшь)
Чабаксар, Россия
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер А. М. Горький ис. Әдәбият институты
Һөнәре язучы

Биография үзгәртү

Леонид Маяксем 1938 елның 2 гыйнварында Чуаш АССР Канаш районы Сикасси авылында туа.

Авыл мәктәбендә 7 сыйныф тәмамлый, аннары Сарытауда киномеханик белгечлеген ала, Яльчик районы авылларында күчмә киноузелкада кинофильмнар күрсәтә. Армиядә хезмәт итеп, Чабаксар электромеханика заводында токарь булып эшли. Чуашрадиода эшли. Читтән торып М. Горький исемендәге әдәбият институтын тәмамлый. 1974-1980 елларда Чуашстан язучылар берлегенең сәнгать әдәбиятын пропаганда бюросында, әдәби фронтның Чуаш бүлеге җитәкчесе булып эшли.

2014 елның 11 гыйнварында Чуашстан башкаласы Чабаксар шәһәрендә вафат була.

Беренче очеркны 1961 елда «Ялав» журналында бастыра. 1981 елдан әдәбият белән профессиональ дәрәҗәдә шөгыльләнә башлый.

Күренекле китаплары: «Килет шурăмуç çуталса» (Таң ата, 1970), «Тупатăпах сана, Сильва» (Табырмын сине, Сильва, 1972) «Асамлă каскăч» (Тылсымлы төрән, 1976), «Аманнă турат» (Сынык ботак, 1980), «Вĕлтрен милĕкĕ» (Кычыткан себеркесе, 1980), «Я найду тебя, Сильва» (Табырмын сине, Сильва, 1984), «Вторая встреча», (Икенче очрашу, 1988), «Хунавсăр йывăç» (Үрентесез агач),

Чыганаклар үзгәртү

  • Гордеев Д. В., Силэм Ю. А. Антология чувашской литературы. — Чебоксары, 2003. — Т. 1 : проза.

Әдәбият үзгәртү

  • Маяксем, Л. А. Леонид Маяксем: Писатель пултӑм, укҫана кӗреҫепе хыраймарӑм / Л. Маясксем ; Л. Чугунова [калаҫнӑ] // Самант. – 2007. – № 12. – С. 12-13.
  • Маяксем, Л. Тавах, анне / Л. Маяксем // Хыпар. – 2001. – 21 пуш.
  • Осипов, Н. Н. Ҫыравҫӑ хайлавӗ – пурнӑҫ тӗкӗрӗ / Н. Н. Осипов // Тӑван Атӑл. – 2010. – № 3. – С. 65-70.
  • Прокопьев, В. Тĕплĕн, васкамасăр // Прокопьев, В. Канаш тăрăхĕн ятлă-сумлă çыннисем / В. Прокопьев. – Шупашкар, 2005. – С. 200-202.