Кремль урамы (Казан)
Татарстан башкаласы Казандагы урам
(Ленин урамы (Казан) битеннән юнәлтелде)
Кремль урамы — Казанның Вахитов районында урнашкан үзәк урам. 1 нче Май мəйданыннан башланып КФУның Университет бакчасына кадәр дәвам итә.
Озынлык | 1050 ± 1 метр |
---|---|
Төбәк | Татарстан |
Шәһәр | Казан |
Район | Вахитов районы һәм 1 нче пүлисә часы |
Халык саны, кеше | 1,063[1] |
Почта индексы | 420014, 420008 һәм 420111 |
Якындагы метро стансасы | Кремль |
Кисеп үтә |
Беренче Май мәйданы, Миславски урамы, Чернышевски урамы, Муса Җәлил урамы, Кави Нәҗми урамы, Астрономия урамы, Лобачевски урамы, Прафисыр Нужин урамы һәм Университет урамы |
Элек Спасс урамы, Воскресение урамы (XVII гасыр ахырыннан), Чернышевский урамы (1917 елдан), Ленин урамы (1960 елдан) дигән исемнәрне йөрткән. 1990 елларда урамга Сөембикә исемен бирергә тәкъдим ителсә дә, 1996 елда аңа хәзерге исеме бирелә.
Урам XVI гасырда барлыкка килә. Күпләп биналар биредә XIX гасырда төзелә башлый. XIX гасыр ахыры — XX гасыр башында урамда трамвай юлы узган.
Игътибарга лаек объектлар
үзгәртү- 4нче йорт — Казан руханилар семинариясе (хәзерге КФУ геология музее)
- 18нче йорт — Казан (Идел буе) федераль университеты (баш корпус) + Казан университеты тарихы музее (2нче катта) + Казан химия мәктәбе музее (КФУ ишегалдында) + Казан университетының этнография музее + Казан университетының зоология музее (көнчыгыш канат, 2нче кат)
- 33нче йорт — Ушкова йорты
- 35нче йорт — Казан (Идел буе) федераль университетының 2нче корпусы + Казан университетының археология музее
Фотосурәтләр
үзгәртү-
XX гасыр башы
-
XX гасырның беренче яртысы
-
Казан мэриясе
-
Александр пассажы
-
Чернояров пассажы
-
Татарстан прокуратурасы
-
Воскресение чиркәве (XIX гасыр), КФУның химкорпусы урынында торган
-
КФУның төп бинасы
-
1917 елга кадәр Казан университеты чиркәве (1979 елдан КФУ тарихы музее)
-
Ушкова йорты һәм КФУның 2нче бинасы
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.