А. А. Штукенберг исемендәге геология музее

А. А. Штукенберг исемендәге геология музее (рус. Музей геологии имени А. А. Штукенберга) — Казанда 1804 елда университет ачылганда оештырылган музей. Музейның барлыкка килүе һәм үсүе профессорлар К. Ф. Фукс (1776—1846), Н. А. Головкинский (1834—1897), А. А. Штукенберг (1844—1905)[1], А. В. Нечаев (1864—1915), М. Э. Ноинский (1875—1932), И. С. Муравьев (1922—1990) һ. б. исемнәре белән бәйле.

А. А. Штукенберг исемендәге геология музее
Музей урнашкан йорт. Фото: gmku
Музей урнашкан йорт. Фото: gmku
Нигезләү датасы 1804
Урын Казан, Кирмән урамы, 4.
Директор Владимир Силантьев
Сайт gmku
 А. А. Штукенберг исемендәге геология музее Викиҗыентыкта

Тарих үзгәртү

Музей 1804 елда университет ачылганда Минераллар кабинеты буларак ачылган. Тупланманың нигезен руханилар семинариясенең зур булмаган палеонтология тупланмасы һәм император Павел I тарафыннан 1799 елда Беренче ирләр гимназиясенә тапшырылган кенәз Григо́рий Алекса́ндр улы Потёмкин-Таврияленең (17391791) (ru) уникаль коллекциясендәге минераллар җыелмасы тәшкил иткән. Аннары музей бүләкләр, сатып алулар һәм, күпчелек очракта, университет укытучылары һәм студентларының геология экспедицияләреннән алып кайткан табылдыклары исәбенә байый.

Музейның хәзерге фонды 60 илдән җыелган 150 мең саклау берәмлегеннән тора. Болар – минераллар, тау токымнары, рудалар, метеоритлар җыелмалары, борынгы үсемлекләр һәм хайваннарның казылма калдыклары һ. б. Музей үрнәкләре арасында раритетлар да бар. Аеруча Казан университеты профессорларының палеонтология тупланмалары монографияләре фәнни-тарихи кыйммәткә ия. Биредә РФдәге иң яхшылардан исәпләнүче метеоритлар тупланмасы белән танышырга мөмкин.

Атнаның шимбә, якшәмбедән башка көннәрендә 10-16 сәгатьләрдә ачык. Телефон буенча ((843) 292-08-19) экскурсияләргә заказ бирү мөмкинлеге бар.

Бина үзгәртү

Музей 1734-1741 елларда барокко стилендә руханилар семинариясе өчен төзелгән бинада урнашкан. Әлеге бина Казанның борынгы күренекле гражданнар төзелешләреннән берсе исәпләнә. XVIII гасыр ахырында бина колоннада белән бизәлә. 1852 елгы янгыннан соң, архитектор А. К. Ломан проекты буенча соңгы классицизм стилендә үзгәртеп корыла, шул вакытта колонналар юкка чыга. 1862-1865 елларда архитектор Павел Солнцев проекты буенча янәдән үзгәртеп төзелә.

Әдәбият үзгәртү

  1. М. М. Шарипов. Познавательный путеводитель по Казани. К.: «Скрипта», 2015. ISBN 978-5-99008-642-5

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Штукенберг Александр Антонович. Чувашская энциклопедия
Казанның истәлекле урыннары
 
Герб Казани