89нчы санлы Азнакай һөнәри лицее

89нчы санлы Азнакай һөнәри лицее (рус. Азнакаевский профессиональный лицей № 89), 2012 елданЛениногорск политехник көллиятенең 1нче санлы филиалыТатарстанның Азнакай шәһәрендә (1956 елдан шәһәр тибындагы бистә, 1987 елдан шәһәр) урнашкан һөнәри белем бирүче уку йорты.
Гамәлгә куючы — ТР мәгариф һәм фән министрлыгы.
Директор (2014 елдан) — Роберт Әнис улы Хөснетдинов.

89нчы санлы Азнакай һөнәри лицее
Лениногорск политехник көллиятенең 1нче санлы филиалы
Элеккеге исемнәр ГПТУ-28 (1963-1992)
ПТУ-89 (1992-1994)
Нигезләү елы 1953
Урын Россия байрагыТатарстан байрагы Азнакай
Адрес 423330 ТР Азнакай, Солтангалиев урамы, 27нче йорт.
Сайт https://edu.tatar.ru/aznakaevo/org6175/page2944025.htm
Филиал бинасына керү юлы

Тарих үзгәртү

1953 елда Татарстан АССРда нефть сәнәгате үсү сәбәпле, «Бөгелмәнефтестрой» базасы нигезендә Азнакай эшчеләр бистәсендә беренче ФЗӨ мәктәбе ачыла.

1957 елда ФЗӨ мәктәбе 10 ай уку мөддәтле 1нче санлы төзелеш училищесы итеп үзгәртелә.

1963 елдан 28нче санлы шәһәр һөнәри-техник училищесы (ГПТУ-28).

1973 елда 23нче Бөгелмә һөнәри-техник училищесынең тракторчы, комбайнчы, авыл хуҗалыгы машиналарын караучы белгечлекләренә өйрәтүче филиалы (СПТУ-23) ачыла.

1975 елдан ГПТУ-28 һәм СПТУ-23 урта белемле төзүчеләр һәм механизаторлар әзерли башлый.

1985 елда Актүбә эшчеләр бистәсендә «Азнакайнефть» НГДУ җитәкчелеге тәкъдиме белән нефть һәм газ табучы операторлар әзерләүче филиал ачыла.

1992 елда ГПТУ-28 һәм СПТУ-89 89нчы санлы һөнәри-техник укуханәгә (ПТУ-89) берләшә.

1994 елда ПТУ-89 89нчы санлы һөнәри лицей (ПЛ-89) итеп үзгәртелә.

2012 елда 89нчы санлы һөнәри лицей ТР министрлар кабинеты карары[1] һәм ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы фәрманы[2] белән Лениногорск политехник көллияте филиалы итеп үзгәртелә.

Белгечлекләр үзгәртү

60 елдан артык вакыт аралыгында уку йортында һәм филиалларында 20 мең белгеч әзерләнгән.

  • Авыл хуҗалыгын механикалаштыру — 9нчы сыйныфтан соң 3 ел 10 ай укыйсы.
  • Җәмәгать туклануы продукциясе технологиясе — 9нчы сыйныфтан соң 3 ел 10 ай укыйсы.
  • Авыл хуҗалыгы җитештерүе тракторчы-машинисты — 9нчы сыйныфтан соң 2 ел 10 ай укыйсы.
  • Эретеп ябыштыручы (электр һәм газ белән) — 9нчы сыйныфтан соң 2 ел 5 ай укыйсы.
  • Эретеп ябыштыручы — 9нчы сыйныфтан соң 2 ел 10 ай укыйсы.
  • Автомеханик — 11нче сыйныфтан соң 10 ай укыйсы.
  • Аш-су остасы-кондитер — 11нче сыйныфтан соң 10 ай укыйсы.
  • Тегүче — 11нче сыйныфтан соң 10 ай укыйсы.
  • Сатучы, контролер-кассир — 11нче сыйныфтан соң 10 ай укыйсы.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. ТР министрлар кабинеты карары № 880 20.10.2012
  2. ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы фәрманы № 865 26.10.2012