Көчекләр патруле

«Көчекләр патруле» (ингл. PAW Patrol) — Кит Чэпман иҗат иткән Канада мультсериалы. Сериалның беренче сериясе 2013 елның 12 августында Америкада «Nickelodeon» телеканалында һәм 2013 елның 2 сентябрендә Канадада «TVOKids» каналында күрсәтелгән. «Көчекләр патруле» - Райдер исемле 10 яшьлек шаян малайдан һәм сигез көчектән торган коткаручылар командасы. Аларның төп миссиясе - Маҗаралар бухтасын һәм анда яшәүчеләрне һәртөрле һөҗүмнәрдән саклау. Хәвеф-хәтәр турында сигнал булуга, Зик Райдер үз командасын коткару операциясе турында сөйләшү өчен үзенең штаб-квартирасында җыя.

Көчекләр патруле
ингл. PAW Patrol
Жанр мәгариф, приключенческий телесериал[d], кәмит телесериал[d], телесериал с компьютерной анимацией[d] һәм детский телевизионный сериал[d]
Киноширкәт Дистрибьюция:
Paramount+[d]
Озынлык 22 минут
Ил  Канада
 АКШ
Тел инглиз теле[1]
Дөнья күрү 24 гыйнвар 2011,
IMDb ID 3121722
Рәсми сайт(ингл.) һәм Рәсми сайт(ингл.)

Көчекләрнең исемнәре: Маршал, Гонщик, Рокки, Зума, Крепыш, Скай, Эверест и Робопс.

Гонщик (Chase) - Райдерның иң яраткан эте, немец овчаркасы. Ул полиция хезмәткәре ролен башкара. Зәңгәр төстәге зур полиция машинасында йөри. Песиләргә, кош каурыйларына һәм чәчәкләргә аллергия белән интегә. Ул Скайга гашыйк, дөрес, үзе моны бик нык яшерсә дә. 2нче сезоннан супер-шпионга әйләнә.

Маршал (Marshall) - шат күңелле далматин, янгын куркынычсызлыгы өчен көрәшә. Кызыл төстәге янгын сүндерү машинасында йөри. Үзенең игътибарсызлыгы аркасында еш кына уңайсыз хәлләргә тарып йөри..

Скай (Skye) - кокер-пудель породалы көчек-кыз. Ул авиатор-коткаручы. Очучылар күзлеге киеп һәм канатлы сумка асып йөри. Алсу төстәге вертолетта оча.

Крепыш (Rubble) - инглиз бульдогы - төзүче функциясен үти. Командага кушылганчы, берүзе - гаиләсез, дус-ишләрсез яшәгән була. Үрмәкүчләрдән курка. Төзелеш техникасын биш бармагы кебек белә. Һәм сары бульдозерда йөри.

Рокки (Rocky) - породасыз көчек. Ремонт һәм калдык-постыкларны яңадан эшкәртү өчен җавап бирә. Яшел төстәге чүп түгүче машинада.

Зума (Zuma) - шоколад төсендәге лабрадор-ретривер, суга батучыларны коткаручы.

Эверест (Everest) - тау рейнджеры вазыйфасын башкаручы көчек-кыз. Ак-яшкелт төстәге кар чистарткыч машинада йөри. Рюкзагында реактив сноуборд йөртә.

"Шаян ТВ" каналында мультсериалның күпмедер сериясе татар телендә тәрҗемә ителде.


  1. fernsehserien.de