Алман овчаркасы
Алман овчаркасы яки алман көтүче эте, алман көтү сакчы эте — электән үк көтүчеләр эте һәм эзләү-хезмәт эте буларак кулланылган этләр токымы.
Алман көтүче эте Алман овчаркасы | |
Чыгыш | |
---|---|
Буе |
ата эт: 60—65 см
|
Авырлыгы |
ата эт: 30—40 кг
|
Төр |
Көтүче эте |
Теркәлгән |
1899 ел |
Алман овчаркасы Үзәк һәм Көньяк Алмания көтүче этләренең берничә төрле токымнарын катнаш кушылдыру һәм селекция нәтиҗәсендә чыгарылган.
Шома йонлы һәм озын йонлы төрләре бар.
Хәзерге вакытта алман көтүче эте - сакчы эт, каравылчы эт, хезмәт эте, күргәзмә-эте, гаилә өчен эт буларак кулланыла.
Тарих
үзгәртүАлман көтүче этенең борынгы бабалары Скандинавиядән, Көньяк Россиядән һинд бүре катнашында чыккан.
Һанновердагы күргәзмәдә Алмания көтүче этнең беренче вәкилен Грайф тәкъдим ителде.
Әлеге этләр токымы ротмистр Макс фон Штефаниц тарафыннан булдырылган.
Алман овчаркасының башлангыч вазифасы - көтүне саклау булган, ләкин терлек саны кимүе сәбәпле әлеге эт алдында бүтән бурычлар куелган булган.
Ике Дөнья сугышы вакытында алман овчаркасы хәрби хезмәттә киң кулланылган.
Тасвир
үзгәртүАлман овчаркасы - тыныч холыклы, җитез эт, яхшы өйрәтелә.
Бер хуҗада алман овчаркасы иң уңышлы була, ләкин әлеге эт хуҗаны җиңел итеп алыштыра ала. Мәсәлән, ротвейлер һәм ризеншнауцер хуҗаны алмаштыруны начар кабул итә.
Каравыл-патруль хезмәтендә алман овчаркасы еш юлдашларны алыштыра һәм шуны тыйнак итеп кичерә, шунда бу эт чагыштыргысыз яхшы.
Док Стенли Корен буенча алман овчаркасы иң акыллы этләр исемлегендә өченче урында тора (бордер-колли һәм пудель токымыннан соң).
Куллану
үзгәртүАлман овчаркасы - универсаль токым: яхшы каравыл эте, сакчы эт, яклау эте, эзләү эте, хезмәт эте, иптәш-эт. Шулай ук көтүче эте буларак кулланыла.
Бүтән этләр токымыннан ешрак армия хезмәтендә, полициядә, дәүләт чиген саклауда, җинаятьчене тотуда кулланыла.
Шулай ук сукырларны озатуда кулланыла.
Балалар белән тату тора.
Россиядә Тольятти шәһәрендә хуҗаны көтә торган алман овчаркасына һәйкәл куелган, Волгоградта табиб-эт алман овчаркасына һәйкәл урнаштырылган.
Фотогалерея
үзгәртү-
Полициядә
-
Шартлаткычны эзләү эшендә
-
Баланы саклаучы
-
Сукырны озатучы
-
Балалар белән тату тора
-
Алман овчаркасы
-
Алман овчаркасы
-
Алман овчаркасы
-
Немец көтүче эте (яше: унике яшь)
-
Ике көнлек көчекләре белән немец көтүче эте
-
Алман көтүче эт көчеге
-
Алман көтүче эт көчеге (яшь: тугыз атна)
-
Алман көтүче эте (яшь: өч ай)
-
Немец Көтүче эте (яшь: ундүрт атна)
-
Ике алман көтүче эте
-
Макс фон Штефаниц - Алмания көтүче эт токымына нигез салучы һәм Германия Көтүче эт токымнары ассоциациясенең беренче президенты (Verein für Deutsche Schäferhunde) (эте белән фотода - Грейф (Horand von Grafrath) исемле беренче теркәлгән немец көтүчесе)
-
Алман овчаркасы
Әдәбият
үзгәртү- Стрикленд У. Г., Мозес Д. Немецкая овчарка сегодня. — М.: Центрполиграф, 1996. — 403 с. — (Библиотека Американского клуба собаководства). — ISBN 5-218-00162-7.
- М. Дубров. Немецкая овчарка. — М.: Центрполиграф, 2005. — 160 с. — ISBN 5-9524-1560-1.
- И. Александрова Немецкая овчарка, или Завещание Макса фон Штефаница // Собачий остров : журнал. — СПб: *Благотворительный фонд "Верность", 2013. — № 4(23). — С. 14-17.
- О. Шилова Немецкая овчарка // Друг. Журнал для тех, кто любит собак : Журнал. — М.: ООО «Премьера Медиа», 2009. — № 1 (180). — С. 42. — ISSN 1609-052-7.
- Л. Архангельская Немецкая овчарка: комментарии к стандарту и перспективы развития // Питомцы - Pets : журнал. — Киев: Кинологический Союз Украины, 2005. — № 1-2 (37). — С. 2-6.