Ротвейлер (алманча Rottweiler, татарча Ротвайль шәһәреннән дигән сүз) - молосслар төркеменә караган алман эт токымы, Неккар елгасы буйларында, Ротвайль шәһәре районында формалашкан токым.

Ротвейлер
Чыгыш

Алмания байрагы Алмания

Буе

ата эт: 61—68 см

  • ана эт: 56—63 см
Авырлыгы

ата эт: 50 кг

  • ана эт: 42 кг
Төр

Көтүче эте, сакчы эт

Теркәлгән

1955 ел

Үрнәк: КарауБәхәсҮзгәртү
Өч атналык ротвейлер көчекләре

Рим империясендә чыгарылган эт токымы, Алманиянең иң борынгы эт төре булып санала.

FCI, AKC, UKC, KCGB, CKC, ANKC, NKC, NZKC, APRI, ACR, DRA, CRC, DRK, IRK, NAPR, CKC кинологик федерацияләрендә танылган.

Тарих үзгәртү

Заманча ротвейлерларга охшаган этләр Рим империясе чорында формалашкан.

Рим императоры Клавдий Август (41-54 елларда хакимлек иткән) легионнары һөҗүм яуларында әлеге эт токымы тарала башлаган. Бу этләр көтү сакчы буларак кулланылган һәм гаскәрләр белән юл тоткан.

74 елда Рим легионнары Альп таулары аша күченеп бара һәм бүгенге Алмания Неккар елгасы үзәне буйларын яулап ала, бу гаскәрләр белән әлеге эт токымы Германиягә килгән.

Урта гасырларда бу эт фенотибы бөтен Алманиядә тарала һәм көтү куу, көтү сакчы эте буларак кулланыла. Шәһәрләрдә кече йөк ташу өчен җигә торган эт буларак кулланылган, бу сыйфатында ит белән сәүдә арбалары күчергән, шуның өчен Metzgerhund - Итче эте дип йөртелгән.

Тасвирлама үзгәртү

Ротвейлер - зур атлетик эт, ата эт биеклеге - 61-68 см, ана эт - 56-63 см, авырлыгы - 50, 42 кг.

Ротвейлер тыныч, көчле холкына һәм стабиль психикасына ия, ләкин иртә социализация таләп ителә. Ят кешеләргә ышанмаучан эт, таныш булмаган кешегә контактка бармый.

Бу эт токымы гаилә бөтенесе әгъзаларына, шул исәптән балаларына, ягымлылык, дуслык күрсәтә, ләкин бу токым махсус укытуга таләп итә. Яхшы өйрәтелгән ротвейлер бүтән хайваннар белән тату яши, хәттә кара леопард белән дуслыгы билгеле.

Ротвейлер яңа командалар тиз һәм яхшы укый, шуңа күрә сакчы эт, яклау эте, көтүче эте буларак кулланыла.

Ротвейлер армия хезмәтендә, полициядә, дәүләт чиген саклауда, җинаятьчене тотуда кулланыла.

Әдәбият үзгәртү

  • Успенская С. А. Разведение ротвейлеров в России ЛР № 010304 от 08.07.93
  • Затевахина Е. Ротвейлер // Мой друг собака : журнал. — М.: Энимал Пресс, 2012. — № 2. — С. 35.
  • Ерусалимский Е. Ротвейлер // Мой друг собака : журнал. — М.: Энимал Пресс, 2012. — № 3. — С. 47—50.

Фалкон А. Ротвейлер // Мой друг собака : журнал. — М.: Энимал Пресс», 2012. — № 6. — С. 31.