Көнбатыш Украинада саклану операциясе

Көнбатыш Украинада саклану операциясе - Бөек Ватан сугышының башында (22.06.1941 — 6.07.1941) Совет-Алман фронтында чик янындагы бәрелеш.

Көнбатыш Украинада саклану операциясе
Төп низаг: Икенче бөтендөнья сугышы
Дата

22 июнь 19416 июль 1941

Урын

Көнбатыш Украина

Нәтиҗә

Алман гаскәрләре сугышта җиңгәннәр

Көндәшләр
билгесез билгесез
Сәргаскәрләр
билгесез билгесез
Яклар көчләре
билгесез билгесез
Югалтулар
билгесез билгесез

1941 елның 22 июненә хәл үзгәртү

 

Алмания үзгәртү

Полесьедан Кара диңгезгә кадәр 1 300 километрлы фронтта Герд фон Рундштедт җитәкчелегендә армияләрнең «Көньяк» төркеме (44 алман, 13 румын дивизиясе, 9 румын һәм 4 маҗар бригадасы, 4 нче һава флоты - румын авиациясе ярдәме белән) урнашкан. Берләшмә 1 нче танк төркеме (Эвальд фон Клейст) , 6 нчы (ком. Фридрих Паулюс), 11 нчы (ком. Ойген фон Шоберт) һәм 17 нчы (ком. Карл-Хайнрих фон Штюльпнагель) алман армияләре, 3 нче (ком. Петре Думитреску) һәм 4 нче (ком. Николае Чуперка) румын армияләре һәм маҗар корпусы. Төркемнең бурычы: Киевны яулап алу, Галициядә һәм Украинаның көнбатышында дошманның гаскәрләрен бетерү, көньякта һөҗүм итүне тәэмин итү.

ССРБ үзгәртү

Киев аерым хәрби округының (ком. Михаил Кирпонос) гаскәрләренә 5 нче (ком. Михаил Потапов), 6 нчы (ком. Иван Музыченко), 12 нче (ком. Павел Понелелин) һәм 26 нчы (ком. Фёдор Костенко) армияләре кергән. Шуның өстенә Минск, Слуцк һәм Могилёв янында 13 нче армия формалашкан. Алар Припять елгасыннан Липканыга кадәр 860 километрлы фронтта саклану тотканнар.

1941 елның җәй-көз кампаниясе үзгәртү

 
Алман гаскәрләрнең ССРБ территориясенә басып керүе

22 июнь көнне Көньяк-Көнбатыш фронтының Көнбатыш Украинадагы саклану операциясе башлана.

22 июньдә румын һәм алман гаскәрләре Прут аша чыккен һәм Дунай аша чыгарга тырышып караган, ләкин совет гаскәрләре аларга бу мөмкинлекләрне бирмәгән, хәтта Румыния территориясендә плацдармнар да алган.

28 һәм 29 июнь көннәрендә Дубно районда баскыннар сугыш хәрәкәтләрен дәвам итте. 2 июльдә 1 нче танк төркеме Острог районында Горынь елгасы аша чыкты һәм һөжүмне дәвам итте.

3 июльдә 1 нче танк төркеме Острогтан 20 км көнчыгышрак булган Крупец районына чыкты.

5 июльдә 1 нче танк төркеме Новоград-Волынский, Шепетовка чигеннән көнбатышрак һөжүмне дәвам итте.


«Барбаросса» операциясе
Белосток-МинскРазеньяйБродыСмоленскКиевУманьЕльняТаллинОдессаДонбассРостов