Көнбатыш Сахарада ислам

Көнбатыш Сахарада дин

Көнбатыш Сахарада ислам (гарәп. الإسلام في الصحراء الغربية‎) ― күпчелек дине[1]. Үзәк разведка идарәсенең Бөтендөнья фактлар китабы (CIA World Factbook) мәгълүматы нигезендә, мөселманнар Көнбатыш Сахара халкының (586 мең, 2015 елга бәяләмә) 99,9 – 100 % ын тәшкил итә[2][3].

Көнбатыш Сахарада ислам
Сурәт
Урын Көнбатыш Сахара[d]
 Көнбатыш Сахарада ислам Викиҗыентыкта
Көнбатыш Сахараның Марокко идарә итә торган өлешендәге Дахла шәһәре мәчете
Әл-Әюн шәһәрендә Зур Мулай Габделгазиз мәчете
Дахла шәһәренең яңа мәчете

Тарих үзгәртү

Ислам дине Көнбатыш Сахара төньягында якынча 661 елда Өмәвиләр хәлифәлеге чорында Мөгавия I(ингл.) (661—680) идарә иткәндә ныклап урнаша.

Көнбатыш Сахараның өр-яңа тарихы бәрбәрләр йогынтысында яшәгән санхаджи күчмә кабиләсенә карый. VIII гасырда бу кабиләләр ислам динен, аннары гарәп телен кабул иткән. XI гасыр уртасында санхаджи кабиләсе лемтуннар белән берлек төзи һәм Әлмөрәбиләр(ингл.) (1040―1147) династиясенә нигез сала. Әлмөрәбиләр беренче булып Марокконы, шулай ук Көнбатыш Африка, Испания һәм Алжирдагы зур төбәкләрне берләштерә. Әлмөрәбиләр чорында Көнбатыш Сахарада Мәлики мәзһәбе (ислам юриспруденциясе мәктәбе) иң танылган мәзһәбкә әйләнә.

Испания идарәсендә үзгәртү

XIX гасыр ахырында, Африканы колонияләргә бүлү барышында, төбәк Испания идарәсенә күчә, бу хәл 1884 елда Берлин конференциясендә(ингл.) раслана. Шуннан соң Көнбатыш Сахара «Испан Сахарасы» исеме астында билгеле була. 1958 елда «Испан Сахарасы» Испания провинциясе статусын ала. Христиан (католик) Испаниясенең йогынтысы илдә ислам тарафдарларының саны кимүгә китерә.

Марокконың Көнбатыш Сахарага керүе үзгәртү

Марокко 1956 елда Франциядән бәйсезлек алганнан соң, даими рәвештә Көнбатыш Сахарага территориаль дәгъва белдереп килә. 1975 елның ноябрендә Испания төбәктән үз администрациясен чыгара, ил территориясе Марокко белән Мавритания арасында бүленә (соңрак Мавритания төбәктән үз гаскәрен чыгара). 1976 елда Көнбатыш Сахараның төп халкы мәнфәгатьләрен белдерүче Полисарио фронты илне бәйсез Сахара Гарәп Демократик Республикасы(ингл.) дип игълан итә. 1979 елда Марокко Көнбатыш Сахараның күпчелек өлешен басып ала [4]. Марокконың Көнбатыш Сахарага керүе белән ислам барлык халык арасында тарала. Марокко Конституциясендә 2011 елдан ислам ― дәүләт дине [5].

Хәзерге вакытта үзгәртү

Көнбатыш Сахара территория белән гамәлдә идарә итүче Марокко белән Көнбатыш Сахараның төп халкы мәнфәгатьләрен белдерүче һәм аның бәйсезлеге өчен көрәшүче Полисарио фронты арасында бәхәсле территория булып кала. 1991 елда солых килешүенә кул куела, аның шартлары буенча Марокко Көнбатыш Сахарада бәйсезлек мәсьәләсе буенча референдум оештырырга вәгъдә бирә. Бүгенге көнгәчә ул референдум төрле сәбәпләр аркасында үткәрелмәгән, ә Марокко исә биргән вәгъдәсенә карамыйча, референдум турында идеядан гомумән баш тарта.

АКШ Үзәк разведка идарәсе бастырган Бөтендөнья фактлар китабы (CIA World Factbook) мәгълүматларына караганда, сөнниләр халыкның 99,99 % ын тәшкил итә [6]. 1975 елга кадәр Көнбатыш Сахарада 20 меңнән артык католик исәпләнсә, 2007 елда алар нибары 100гә якын калган.

Көнбатыш Сахарада бәрелешләрдән соң, күп кенә халыкның качак хәленә төшеп, күрше илләрдәге вакытлы качаклар лагерьларына яшәргә күчүе һәм Полисарио фронтының генераль секретаре һәм 1976―2016 елларда өлешчә танылган Сахара Гарәп Демократик Республикасы президенты Мөхәммәд Габделгазиз(ингл.) (1946―2016) үлеменнән соң, Испаниягә күпләп мөһаҗирлеккә китүе сәбәпле, илдә мөселманнар саны кими бара.

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. территория белән гамәлдә идарә итүче Мароккода ислам ― дәүләт дине
  2. The World Factbook - Western Sahara. CIA. әлеге чыганактан 2007-06-12 архивланды. 2021-12-23 тикшерелгән.[]
  3. The World Factbook — Central Intelligence Agency. әлеге чыганактан 2018-12-24 архивланды. 2021-12-23 тикшерелгән.
  4. Template error: argument title is required.
  5. «{{{title}}}». DOI:10.1590/S0104-83332008000100008. ISSN 0104-8333.
  6. архив күчермәсе. әлеге чыганактан 2007-06-12 архивланды. 2021-12-23 тикшерелгән.