Кәшшаф Тәрҗемани
Кәшшаф Тәрҗемани (Кәшшафетдин Кыяметдин улы Тәрҗемани, 1877[1], Иске Әнҗерә, Әлки вулысы, Спас өязе, Казан губернасы, Россия империясе[1] — 1943[1], СССР[1]) — дин һәм җәмәгать эшлеклесе, илаһиятче.
Кәшшаф Тәрҗемани | |
---|---|
Туган | 1877[1] Иске Әнҗерә, Әлки вулысы, Спас өязе, Казан губернасы, Россия империясе[1] |
Үлгән | 1943[1] СССР[1] |
Яшәгән урын | Мехчылар урамы, Казан[2] |
Әлма-матер | Мәрҗания мәдрәсәсе[1] |
Эш бирүче | Ак мәчет[1], «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе[1], Үзәк диния нәзарәте[1], Ислам мәҗәлләсе[1] һәм Госмания мәдрәсәсе[1] |
Кардәшләр | Әфтах Тәрҗеманов[3] |
Биография
үзгәртүКәшшафетдин Кыяметдин улы Тәрҗеманов 1877 елда Казан губернасы Спас өязе (Татарстанның хәзерге Әлки районы) Иске Әнҗерә авылында мулла гаиләсендә туа. Туган авылында әтисеннән һәм Казандагы «Мәрҗания» мәдрәсәсендә белем ала. 1904-1917 елларда Казандагы Ак мәчетнең имам-хатыйбы, бер үк вакытта «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе укытучысы; Бөтен Россия мөселманнарының өченче җыены катнашучысы (1906). 1917 елдан Эчке Россия һәм Себер мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте казые, 1924-1928 елларда «Ислам мәҗәлләсе» журналы мөхәррире. Ризаэтдин Фәхретдин үлгәчтен мөфти вазыйфасын башкара (1936).
Ш. Мәрҗани тууга 100 ел тулу уңае белән чыгарылган «Мәрҗани мәҗмугасы»ның редколлегия әгъзасы, авторларының берсе, олуг галимнең мирасын барлауда якыннан катнашучы (1912—1915), Эчке Россия һәм Себер мөселманнарының Милли идарә әгъзасы (1918), Согуд Гарәбстанында үткәрелгән Бөтендөнья мөселманнар корылтае (1926), Бөтенроссия мөселман корылтайлары делегаты (1914, 1917), Үзәк Диния нәзарәтенең ачларга һәм ятим балаларга ярдәм итү буенча вәкаләтле комиссиясе рәисе (Мәскәү, 1921—1923).
Хаксызга гаепләнеп кулга алына (1936 елның июле, кайбер мәгълүматларда 1938 елның 17 октябре). Шәхес культы корбаны. Реабилитацияләнә (1956).
Аның турында
үзгәртүТәрҗеманов Җ. «Ислам мәҗәлләсе вә Кәшшаф казый Тәрҗемани һәм... «Тәүбә» мәчетендәге кәмитлек // Шәһри Казан.— 1992.— 31 октябрь, 3 ноябрь.
Салихов Р.Р., Хәйретдинов Р.Р. Татарстан җөмһүрияте: татар халкының тарихи һәм мәдәни һәйкәлләре (XVIII гасыр ахыры — ХХ гасыр башы). — Казан: Фест, 1995.— 34—35 б.
Үтәбай-Кәрими Р. Дәһшәтле дәвер корбаннары // Гасырлар авазы = Эхо веков.— 1996.— № 1/2.— 178 б.
Рахимов С. Галимджан Баруди: «Мусульмане ожидали от Советской власти особой милости...» // Гасырлар авазы = Эхо веков.— 1997.— № 1/2.— С. 171—174.
Миңнуллин Җ.С. Ш. Мәрҗанинең 100 еллыгын бәйрәм итү // Мәрҗани: тарих һәм хәзерге заман. Халыкара фәнни конференция материаллары.— Казан, 1998.— 39—43 б.
Медресе г. Казани XIX — нач. ХХ вв.: Сборник документов и материалов / Отв. сост. Горохова Л.В., под общ. ред. Ибрагимова Д.И.— Казань: Гасыр, 2007.— С.309.
Шулай ук карагыз
үзгәртү- Җәвад Тәрҗеманов (бертуганның улы)
Искәрмәләр
үзгәртүБу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|