Күругълы (дастан)

(Күругълы битеннән юнәлтелде)

«Күругълы», яки «Гүругълы» дастаны (әзери. Koroğlu dastanı, төр. Köroğlu destanı, төрекм. Görogly dessany, үзб. Ko‘ro‘g‘li dostoni) — Урта Азия, Кавказ, Себер һәм Якын Көнчыгыш халыкларының каһарман эпосы. XVI гасыр ахыры – XVII гасыр башында барлыкка килгән. Эпос каһарманының прототибы булып Төркия территориясендә яшәгән төрекмәннәрнең тәкә (тәкәле) кабиләсеннән чыккан ашык Күругълы тора.

Күругълы

Тарих үзгәртү

 
ССРБ почта маркасы. 1989
 
«Гүругълы» китабы. Ашхабад. 1941

Версияләр үзгәртү

Дастанның төрле тел гаиләләренә караучы халыкларда 13 төрле версиясе табылган.

Көнбатыш версиясенең каһарманы — сугышчы, шагыйрь, үч алучы, игелекле юлбасар Күругълы. Әлеге версиянең тарихи фоны булып XVI гасырның II яртысында Анадолуда, Төньяк Гыйракта һәм Сүриядә булып узган көчле баш күтәрүләр (Җәләлиләр фетнәсе) вакыйгалары тора.

Соңрак барлыкка килгән көнчыгыш версиясенең тарихи нигезләре юк, анда күбрәк лирик тематика өстенлек итә. Көнчыгыш версиясенең каһарманы — гадел, акыллы хаким Күругълы (яки Гүругълы).

Атамасы үзгәртү

  • Көнбатыш версиясе буенча, Күругълы — күзсезнең (сукыр) улы.
  • Көнчыгыш версиясе буенча Гүругълы — кабердән (гүрдән) чыккан угыл.

Эчтәлеге үзгәртү

Болу өлкәсе хакиме Хәсән хан, ямьсез атлар китергән өчен, үзенең ат караучысы Алине (азәрбайҗан эпосында Мирзабәк) җәзага тарта (күзләрен сукырайта). Ләкин бу атлар, диңгез атларының токымы буларак, тылсымлы көчкә ия (канатлы атлар) булалар. Алинең улы Раушанны Күругълы (сукыр улы) дип атап йөртә башлыйлар. Күругълы улы белән Чыклы тауларга китә һәм Хәсән ханнан үч алырга уйлый. Алар янына җирле хакимнәрдән зыян күргән башка кешеләр дә килә. Шулай итеп, шәхси үч алу теләге халык фетнәсенә әверелә. Раушан-Күругълы, гаскәр туплап, дошманнарыннан үч ала.

Башкару ысулы үзгәртү

Башка дастаннар кебек үк башкарыла. Телдән сөйләү җырлау белән (бигрәк тә, азәрбайҗан, төрекмән версияләрендә) яки (дастанның кереш өлешендә) музыка уен коралында көй уйнау белән чиратлаша. Сөйләүче (дастанчы, ашык) үзенә, кыллы чиртмә уен коралында (саз, дутар, думбырада) уйнап, ярдәм итә. Өлешләп (мәсәлән, Күругълының тууы турында бүлек кенә) башкарылырга да мөмкин.

Азәрбайҗан һәм төрекмән башкаручылары, дастанның кайбер өлешләрен башкарганда (мәсәлән, «Күругълының сугышчан җыры», «Кил, минем Кыр-атым» (Күругълының сугыш вакытында аны егып төшереп качкан атын чакыру җыры-елавы), дутарда яки тойдукта уйнар өчен музыка әсәрләре язганнар.

Тулы басмалары үзгәртү

  • Кёроглы. Азербайджанский народный эпос. Баку, 1940.
  • Гёр-оглы. Туркменский героический эпос. М., 1983.

Чыганаклар үзгәртү

  1. Большая российская энциклопедия. В 30 томах. Том 13 (Ка-Ки). М.: НИ «БРЭ», 2009. ISBN 978-5-85270-344-6

Әдәбият үзгәртү

  1. Каррыев Б.А. Эпические сказания о Кёр-оглы у тюркоязычных народов. М., 1968.
  2. Жирмунский В.М. Тюркский героический эпос. Л., 1974.
  3. Короглы Х.Г. Огузский героический эпос. М. 1976.
  4. Успенский В.А., Беляев В.М. Туркменская музыка. Том 1. Ашхабад, 1979.
  5. Мамедов Т.А. Эпические напевы дастана Кёроглу. Китапта: Музыка эпоса. Йошкар-Ола, 1989.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү