Кырмыскалы районы татар авыллары

Кырмыскалы районы (рус. Кармаскалинсᴋий район, баш. Ҡырмыҫҡалы районы) — Башкортстан Республикасының үзәк өлешендә урнашкан район.

Кырмыскалы районы

Районда барлыгы 122 авыл бар, шуларның 44-е татар авылы.[1][2]

Районда татар авыллары: Аккүл, Актүбә, Алмалык , Арыслан, Атҗитәр, Балта, Белски, Бозаяз, Бозаязбаш, Бүләкәй, Варшавка, Илтуган, Иске Акташ, Иске Кыешкы, Иске Шәрәй, Кабак, Колыш, Кушкүл, Куяш, Кырмыскалы, Кәчевән, Ляхово, Октябрь , Подлуб, Олыкүл, Салҗыгыт, Сарсаз, Сарт-Нәүрүз, Сарт-Чишмә, Сахай, Сем, Сулы Куак, Суык Чишмә, Сәвәләй, Таусеңер, Таңсәет, Түбән Тимкә, Урал, Шәйморат, Югары Тимкә, Якты Ялан, Яктыкүл, Яңа Акташ, Яңа Куганак, Яңа Кыешкы, Яңа Муса.

Кайбер шул татар авыллары халкы өлешчә башкортлар дип яздырылган.[3]

Аккүл, Актүбә, Алмалык , Арыслан, Атҗитәр, Балта, Бозаяз, Бозаязбаш, Бүләкәй, Варшавка, Илтуган, Иске Кыешкы, Кушкүл, Кырмыскалы, Кәчевән, Ляхово, Октябрь , Подлуб, Салҗыгыт, Сарсаз, Сарт-Нәүрүз, Сарт-Чишмә, Сулы Куак, Суык Чишмә, Таусеңер, Түбән Тимкә, Урал, Шәйморат, Югары Тимкә, Якты Ялан, Яктыкүл, Яңа Акташ, Яңа Куганак, Яңа Муса. авылларында күбесенчә мишәрләр яши. Төньяк Башкортстан җирлегенә иң беренче булып күченгән һәм XVIII гасырда көньякка юнәлгән мишәр токымнары (ягъни байкыбаш токымнары).[4] Таңсәет авылы — татарлашкан чирмешләрдән.

Яңа Кыешкы, Сарт-Нәүрүз, Сарт-Чишмә, Иске Акташ, Иске Шәрәй, Куяш, Белски, Сем, Олыкүл, Сахай, Кабак, Колыш, Сәвәләй авылларында күберәк казан татарлары яши (типтәрләр, ясаклы, йомышлы татарлар).

Шуны истә тотарга кирәк биредәге мишәр авылларына казан татарлары да (типтәрләр, ясаклы, йомышлы татарлар), ә казан тарлары авылларына мишәрләр дә күпләп килеп утырган.

Казан татарлары авылларында татар теленең минзәлә сөйләше таралган,[5], шул ук вакытта байкыбаш сөйләше йогынтысы бар. Мишәр авылларында стәрлетамак сөйләше таралган. Бу авылларда байкыбаш сөйләше минзәлә сөйләше йогынтысында урта диалектка якынаю кичергән.[6]

Юкка чыккан татар авыллары: Чарлак, Тугай, Янбай, Казакүл.[7]

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Онлайн — энциклопедия Tatarica
  2. Башкирская энциклопедия. Населённые пункты. Кармаскалинсᴋий район.
  3. База данных «Этно-языковой состав населённых пунктов России. Перепись 2010 года».
  4. Милли-мәдәни мирасыбыз: Башкортстан татарлары. Стәрлебаш. 1 нче кисәк. — Казан, 2019. — 440 б. — (Фәнни экспедицияләр хәзинәсеннән; егерменче китап).
  5. Булатова М. Р. Татарские говоры Башкортостана: ареальный аспект / М. Р. Булатова. — Казань: ИЯЛИ, 2021. — 136 с. ISBN 978-5-93091-325-5
  6. Булатова М. Р. К этнолингвистической характеристике татарских говоров ареала «Юг Башкортостана» // Тюркская филология в XXI веке: проблемы и перспективы: сб. материалов Всерос. науч-практ. конф. с международным участием. Стерлитамак: Стерлитамакский филиал БашГУ, 2014. С. 19-25* Әхмәтҗанов М. И. Идел-Урал буе татарларының этник тарихына карата фикерләр // Мирас, 2001. № 10. Б. 30-35.
  7. Башкирская АССР : административно-территориальное деление на 1 января 1969 года : [справочник / ред. А. И. Захаров]. — Изд. 5-е. — Уфа : Башкирское книжное издательство, 1969. — 429, [2] с. : табл. преим. — Алф. указ.: С. 133.