СахайБашкортстанның Кырмыскалы районында урнашкан татар авылы. 2009 елның 1 гыйнварына биредә 1569 кешенең яшәве мәгълүм.[1]

Сахай
Халык саны 1615 (2010) Edit this on Wikidata
География
Ил Россия
Координатлар 54°25'51"тн, 56°22'26"кнч
Почта индексы 453019 Edit this on Wikidata
Карта

Демография үзгәртү

Халык саны
2010[2]
1615

Мәгариф үзгәртү

Сахай гомуми белем бирү мәктәбе хуҗалык исәбе белән 1953 елда салынган. Андый иске бинадагы мәктәпләр районда башкача юк та. Урындагы хуҗалык исәбенә колхозчылар көче белән салынса да, заманы өчен ул төбәктә иң зурлардан исәпләнгән. Әле дә спорт залының уку бинасыннан 200 метр читтә урнашуына балалар күнегеп беткән. Ә инде бәдрәфнең һаман да мәктәп ихатасында калуы заманча таләпләрдән ерак тора. Авылда күптән түгел авария хәлендәге мәдәният сараен да ябып куйганнар.

Директор Наил Зәйнуллин сүзләренчә, Сахайда гынатүгел, күрше татар авыллары Яңа Кыешкыда, Шәрәй һәм Акташта да балалар саны елдан-ел арта. Сахай мәктәбендә 2012/13 уку елында 224 бала белем алса, филиал исәпләнгән Яңа Кыешкыда 108 малай һәм кыз укый. Быел беренчеләр ике сыйныф булды, ягъни 33 бала беренче тапкыр укырга керде. 2013 елда да 30дан ким көтелми.

Мәктәптә балаларның 90 проценты татар телен һәм әдәбиятын өйрәнә. Уку әсбапларына мохтаҗлык юк. Шулай да ике дистәдән артык педагогны берләш-терүче коллектив бүгенге шартларда иркенләп һәм барлык иҗади көчен салып эшли алмый кебек. Бу аларның һөнәри осталыгы белән түгел, ә төрле органнарның укытуга комачаулап даими тикшереп, күзәтеп торуы белән бәйле. Мәктәп иске булгач, райондагы җаваплы барлык орган вәкилләренең дә борчылуы аңлашыла, әлбәттә...

Сахай мәктәбендә элекке белем бирү системасыннан сакланып калган матур юнәлеш дәвам итә. Ул 10-11 сыйныфта белем алучы кызларны — аш-су остасы һөнәренә, ә егетләрне тәгәрмәчле тракторга идарә итүгә өйрәтү. Әлеге программа буенча районда база мәктәбе статусына ияләр. Ягъни шушы һөнәрне үзләштерүчеләр Сахай мәктәбенә килеп имтихан тапшыра.[3]

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Башкортостан Республикасының муниципаль районнары турындагы бердәм электрон белешмәсе — Excel форматындагы кушымта 2016 елның 4 март көнендә архивланган..
  2. http://www.webcitation.org/6Rxi3K6iw
  3. О. Төхфәтуллин. Халык һаман өметләнә әле...(үле сылтама)

Сылтамалар үзгәртү