Сәлам! үзгәртү

 
Википедиягә рәхим итегез!
* танышу гиды
* киңәшләр

Сәлам, Aqşin Abbaslı, һәм Википедиягә рәхим ит! Керткән өлешегез өчен рәхмәт; монда сезгә ошар һәм җәмгыятебезнең бер даими әгъзага әйләнергә теләрсез дип ышанабыз!  

Бу мохит белән танышу өчен Википедиянең 5 нигезе укып чыгарга киңәш итәбез, монда нәрсә урынлы һәм урынсыз икәне өчен Википедия нәрсә түгел карап чыгу дөрес була ала.

 
имзагызны шулай да калдырып була

Һәм истә тотыгыз, авторлык хокуклары белән якланган хезмәтләрне рөхсәтсез урнаштырмагыз. Үз эшегезне керткәндә, аны үзем яздым яки иҗтимагый мохит хокукый тәртибендә яшәүче берәр ресурстан күчердем дип вәгъдә бирәсез — тик Интернетта шундыйлар бик аз.

Монда үзгәртүләр кертү һәм википедияче булу сезгә ошый дип ышанасым килә! Берәр битнең бәхәс битендә язганнарыгызны зинһар дүрт тилданы (~~~~) куеп имзалагыз — бу хисап язмагызны, көн һәм вакытны куя. Сорауларыгыз булса, ярдәм битләренә, мөрәҗәгатьләр яки тематик форумына керү дөрес. Мондагы тәртипләрне гамәлдәге кагыйдәләр һәм киңәш-кулланмалар билгели. Яңадан, рәхим итегез! frhdkazan (бәхәс) 3 июл 2021, 09:51 (UTC)Җавап бирергә

Төрки марафон 2021 символикасы үзгәртү

Хөрмәтле катнашучыбыз!

Марафон битендәге үзгәртүләрегезне турында халыкара оештыручылар төркеме белән киңәшләшеп, кире кактым һәм битне идарәчеләр генә үзгәртә алган режимына күчердем. Сәбәпләре:

  • кулланылган харита бар бүлекләрдә бер, аның ышанычлы булуы расланган - сез татарча Википедиядәге битенә керткән вариант оештыручылар тарафыннан расланмаган, аның Викиҗыентык битендә дә шикле булуы белдерелгән, күренеше ягыннан да матурлыгы җитми.
  • төрки викимедиачылар берләшмәсенең эмблемасына килгәндә, һәр бүлектә һәм илдә викимедиачылар һәм оештыручылар үзләре сайлаган текстны өстәп кулланырга хокуклы — татВПда инглиз-татар теллесен кулланырга булдым, Викимедиа Россия белән бергәләп биреләчәк өч телле сертификат-дипломнар проектына инглиз-рус теллесен урнаштырган идем, Татарстан Фәннәр Академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институты белән очрашудан соң дизайнга үзгәрешләр кертәргә, сез сайлаган язусыз вариантны куллану дөресрәк дип саныйм.

Тат.Википедия үсешенә мәкаләләр һәм башка төр файдалы кертем белән ярдәм итәчәгегезгә ышанып калам. Ихтирам белән, --frhdkazan (бәхәс) 3 июл 2021, 10:05 (UTC)Җавап бирергә