Сәлам! үзгәртү

 
Википедиягә рәхим итегез!
* танышу гиды
* киңәшләр

Сәлам, Хәбипова Зәрия Габдулла кызы, һәм Википедиягә рәхим ит! Керткән өлешегез өчен рәхмәт; монда сезгә ошар һәм җәмгыятебезнең бер даими әгъзага әйләнергә теләрсез дип ышанабыз!  

Бу мохит белән танышу өчен Википедиянең 5 нигезе укып чыгарга киңәш итәбез, монда нәрсә урынлы һәм урынсыз икәне өчен Википедия нәрсә түгел карап чыгу дөрес була ала.

 
имзагызны шулай да калдырып була

Һәм истә тотыгыз, авторлык хокуклары белән якланган хезмәтләрне рөхсәтсез урнаштырмагыз. Үз эшегезне керткәндә, аны үзем яздым яки иҗтимагый мохит хокукый тәртибендә яшәүче берәр ресурстан күчердем дип вәгъдә бирәсез — тик Интернетта шундыйлар бик аз.

Монда үзгәртүләр кертү һәм википедияче булу сезгә ошый дип ышанасым килә! Берәр битнең бәхәс битендә язганнарыгызны зинһар дүрт тилданы (~~~~) куеп имзалагыз — бу хисап язмагызны, көн һәм вакытны куя. Сорауларыгыз булса, ярдәм битләренә, мөрәҗәгатьләр яки тематик форумына керү дөрес. Мондагы тәртипләрне гамәлдәге кагыйдәләр һәм киңәш-кулланмалар билгели. Яңадан, рәхим итегез! frhdkazan (бәхәс) 22 гый 2021, 18:14 (UTC)Җавап бирергә

Рафыйк Әмирханов үзгәртү

Хөрмәтле Зәрия ханым! Бәйгегә кушылып, татар телле мәдәниятне саклауга һәм мәңгеләштерергә керткән өлешегез өчен изге рәхмәт!

Элекке материалыгызны Рафыйк Әмирханов битенә күчереп, сезнең язуыгызны күрсәтүче тамганы урнаштырдым, сезнең катнашучы битенә дә проект катнашучысы калыбын урнаштырдым. Киләчәк материалларны зинһар шәхси яки башка битләрнең бәхәс бүлегенә урнаштырмагыз - мондыйлар бәйгегә керә алмый, тәҗрибәле волонтёрларыбыз исә аларны күрми калуы ихтимал.

Рафыйк Әмирханов (баетылган копиясе) үзгәртү

Рафыйк Хазим улы Әмирханов (3 гыйнвар 1932, Башкортстан, Благовар районы, Яңа Бүләк авылы – 8 декабрь 2020, Әлмәт шәһәре, РТ), нефтьче-рацонализатор, төбәкне өйрәнүче . Тәрҗемәи хәле. Рафыйк Әмирханов Башкортстанның Благовар районы Яңа Бүләк авылында крестьян гаиләсендә туган. Җиде еллык мәктәпне тәмамлагач, колхозда эшли (1943-47). Ишембай һөнәр училищесын (1950) тәмамлагач “Бөгелмәнефть” (1950-52), “Әлмәтнефть” (1952-54) газ һәм нефть чыгару трестларында оператор була. 1954-57 елларда Совет Армиясендә хезмәт итә. Солдат хезмәтеннән соң “Әлмәтнефть” идарәсенә кайта. 1961-63 елларда Мәскәүдә тау инженерлыгы буенча югары белем ала. Белеме буенча тау инженеры. Институтны тәмамлагач “Әлмәтнефть” идарәсенә скважиналарны җир асты ремонтлау буенча мастер булып урнаша. Әмирханов Р.Х нефть чыгаруның бөтен нечкәлекләрен өйрәнгән, бу өлкәдә универсал белгеч иде. Татарстан нефтенең башлангычы, үсеше, беренче нефтьчеләр, аларның эш шартлры – барсы да аның күз алдында, катнашында барды. Шуңа Әлмәттә төбәк энциклопедиясен әзерләү турында сүз чыккач, аның кандидатурасын җитәкче итеп билгеләү – бик табигый кабул ителде. Әмирхановның эчке эзләнүләренең, омтылышларының бер канаты нефть эше булса, икенче канаты тарих иде. Нәсел җепләре дә әтисе ягыннан атаклы Идегәйгә тоташа, әнисе яклап - дин эшлекләре. Рафыйк Хазимович күренекле дәүләт эшлеклесе Һади Килдебәкнең бертуганының оныгы. 1995-2005 елларда Әмирханов Р.Х. җитәкләгән Әлмәт энциклопедия төркеме төбәк тарихы буенча күп материал туплады, фәнни оешмалар, галимнәр белән бәйләнешләр барлыкка китерде, экспедицияләр оештырды, конференцияләр үткәрде. Аның җитәкчелендә Әлмәт энциклопедиясенең 1томы, “Альметьевск- Әлмәт” энциклопедик җыентыгы басылды. Тарихка кагылышлы мәкаләләрендә, китапларында халкыбыз тормышын-яшәешен бары архив документларына таянып язуны максат итеп алып эшләде. Ул барыбыз өчен дә иң мәртәбәле төбәк тарихчысы иде. Хезмәт юлы 1965-68 - ”Әлмәтнефть” идарәсендә техник бүлекнең өлкән инженеры 1968-70 - ”Әлмәтнефть” идарәсендә фәнни тикшеренү һәм җитештерү цехы начальнигы 1970-79 -”Әлмәтнефть” идарәсендә техник бүлек начальнигы 1979-83 - “Татнефть”тә бүлек начальнигы 1983-86 - Ангола Республикасында нефть чыгару буенча баш инженер 1986-95 -”Әлмәтнефть” идарәсендә техник бүлек инженеры 1995-2005 - Әлмәт энциклопедия төркеме җитәкчесе

Хезмәтләре: Нефть һәм төбәк тарихына кагылышлы китаплары: 1. Р.Х. Амирханов. Вклад Альметьевских нефтяников в технический прогресс отрасли. Кн. первая. Техника и технология нефтедобычи. – Казань, 2010. – 148 с., 63 ил, 29 табл. 2. Р. Амирханов. Из истории Уфимского края. – Альметьевск: Типография ООО «ТатАвтоматизация», 2013 г. – 78 с. 3. Р.Х. Амирханов, И.Р. Габдуллин. Нефтепромышленник Надыр Уразметов и его время. – Казань, 2014. – 120 с. 4. Р.Х. Амирханов, И.Р. Габдуллин, М.И. Роднов. Окно в прошлое. Материалы подворной переписи 1900 – 1901 гг. – Казань: Изд-во «Яз», 2014. 459 с. 5.Амирханов Р.Х. История нефтепромысла «Миннибаево». Нефтепромысел №2 треста «Бугульманефть», 1950 – 1952 гг. Вып. II. – Казань: Изд-во «Матбугат йорты», 2000. – 192 с. 6. Р.Х.Амирханов, И.Р.Габдуллин. Нефтепромышленник Надыр Уразметов и нефть Татарстана. – Рухият. 2020. 100дән артык рационаторлык тәкъдиме бар, 8 авторлык таныклыгы һәм патент алган, нефть чыгаруга кагылышлы 30дан артык фәнни хезмәт бастырган.

Шулай ук төбәк тарихына багышланган 20 мәкалә авторы. Танылган шәхесләрнең 30 шәҗәрәсен төзегән. 

Энциклопедия группасының Р.Х.Әмирханов җитәкчелегендә басырылганлган хезмәтләре:

Әлмәт төбәге тарихынна кагылышлы серия: 1. Из истории Альметьевского региона. Вып. I. – Казань: Изд-во Татполиграф, 1999. – 350 с. (Два издания). 2. Казаков Е.П., Рафикова З.С. Очерки древней истории Восточного Закамья. Вып. II. – Казань: РИЦ «Дом печати», 1999. – 120 с. 3. Галлямова А.Г., Гибадуллина Р.Н. «Альметьевское дело». Трагические страницы из истории крестьянства Альметьевского района (конец 20-х – начало 30-х гг.). Сборник документов и материалов Вып. III. Казань, Изд-во «Гасыр», 1999. – 192 с. 4. Әхмәтҗанов М. Дастаннар ватаны. Кама аръягының көнчыгыш төбәкләре һәм татар әдәбияте тарихы. IV – че китап. – Казан: «Мәгариф», 1999. – 159 б. 5. Әхмәтҗанов М. Үлгәннарнең каберен бел. Әлмәт төбәге эпиграфик истәлекләре. V – че китап. – Казан: «Мәгариф, 2000. – 159 б. 6. Альметьевский регион: проблемы историко-культурного наследия. Материалы научно-практической конференции. Альметьевск, 23 – 25 ноября 1999 г. Вып. VI. – Казань: Изд-во РИЦ «Дом печати», 1999. – 240 с. Посвящена к 70-летию Альметьевского района. 7. Проблемы изучения истории заселения и образования населенных пунктов Альметьевского региона. Материалы симпозиума. Альметьевск, 25 – 27 мая 2000 г. Вып. VII. Казань: РИЦ «Дом печати», 2000. – 208 с. Посвящена 280- летию села Альметьево. 8. Рамазанова Д.Б. Татары Восточного Закамья: их распространение, особенности говора. Вып. VIII. – Казань: Изд-во «Магариф», 2001. – 207 с. 9. Баязитова Ф.С. Әлмәт төбәге татарлары. Рухи мирас: көнкүреш һәм йола терминологисе, фольклор текстлары. IX – чы китап. Казан: «Мәгариф», 2001. – 320 б.

Нефть сәнәгате тарихынна кагылышлы серия: 10. Уразманова Р.К. Быт нефтяников-татар Юго-Востока Татарстана (1950 — 1960 гг.). Этносоциологическое исследование. Вьш. I. – Альметьевск, 2000. – 158 с. 11. Назипова К.А. Татарские нефтяники: начало большого пути. Вып. III. – Казань: Изд-во Магариф, 2004. – 152 с.


“Мирас” журналынының төбәк тарихына багышланган махсус саннары: 12. Мирас. №11, 2000 г. 13. Мирас. №11, 2001 г.

Башка китаплар: 14. Госманов М.Г., Мәрданов Р.Ф. «Шура» журналының библиографик күрсәткече. – Казан: Милли китап, 2000. – 264 б. Посвящена литературно-газетной деятельности Р. Фахретдина. 15. Русско-татарский нефтепромысловый словарь. Более 27 000 слов. Русча-татарча нефть сәнәгате сүзлеге 27 000 нән артык сүз. – Казан: Мәгариф, 2004. – 415 с. 16. Әлмәт Альметьевск. – Казань: Идел-Пресс, 2003. – 737 с. Посвящается 50-летию образования города Альметьевска. 17. Альметьевская Энциклопедия. Т.1. Природа Юго-востока Республики Татарстан. – Казань: Изд-во «Рухият», 2006. – 632 с., с илл., карты. Тираж 3 тыс.



Бүләкләре, мактаулы исемнәре

1959 - Хезмәт Кызыл байрагы ордены белән бүләкләнде. 1970 “За доблестный труд. В ознаменование 100-летия со дня рождения В.И. Ленина” 1977 - нефть чыгару өлкәсендәге казанышлары өчен Р.Х.Әмирхановка Татарстан АССРның атказанган нефтьчесе исеме бирелде 1991 - “Татнефть”нең почетлы нефтьчесе “За доблестный труд в Великой Отечественной войне 1941-1945 гг.” (1995), “50 лет Победы в Великой Отечественной войне 1941-1945 гг.” (1995) медальләре иясе. Хезмәт ветераны (1988). Р.Х Әмирханов И.М. Губкин исемендәге (1970, 1973) фәнни техник конкурс лауреаты, ВДНХ СССР (1967, 1971, 1973, 1976) бронза медальләре белән бүләкләнгән. Чыганаклар Информация Татар конгрессы сайтыннан һәм Р.Х.Әмирхановның шәхси архивыннан алынды. Башта куелган битне шушының белән алыштырырга кирәк. Мин начар күрәм, ничек эшләргә?

Википедия:Мәкалә исемнәре һәм Википедия:Шәхес исемнәре язу кагыйдәләре нигезендә, монда урнашкан материал Рафыйк Әмирханов битенә күчерелде. Үстерүне зинһар анда дәвам итегез. Ихтирам белән, --frhdkazan (бәхәс) 23 гый 2021, 09:26 (UTC)Җавап бирергә