Сәлам!

үзгәртү
 
Википедиягә рәхим итегез!
* танышу гиды
* киңәшләр

Сәлам, Рәис, һәм Википедиягә рәхим ит! Керткән өлешегез өчен рәхмәт; монда сезгә ошар һәм җәмгыятебезнең бер даими әгъзага әйләнергә теләрсез дип ышанабыз!  

Бу мохит белән танышу өчен Википедиянең 5 нигезе укып чыгарга киңәш итәбез, монда нәрсә урынлы һәм урынсыз икәне өчен Википедия нәрсә түгел карап чыгу дөрес була ала.

 
имзагызны шулай да калдырып була

Һәм истә тотыгыз, авторлык хокуклары белән якланган хезмәтләрне рөхсәтсез урнаштырмагыз. Үз эшегезне керткәндә, аны үзем яздым яки иҗтимагый мохит хокукый тәртибендә яшәүче берәр ресурстан күчердем дип вәгъдә бирәсез — тик Интернетта шундыйлар бик аз.

Монда үзгәртүләр кертү һәм википедияче булу сезгә ошый дип ышанасым килә! Берәр битнең бәхәс битендә язганнарыгызны зинһар дүрт тилданы (~~~~) куеп имзалагыз — бу хисап язмагызны, көн һәм вакытны куя. Сорауларыгыз булса, ярдәм битләренә, мөрәҗәгатьләр яки тематик форумына керү дөрес. Мондагы тәртипләрне гамәлдәге кагыйдәләр һәм киңәш-кулланмалар билгели. Яңадан, рәхим итегез! frhdkazan (бәхәс) 16 гый 2021, 12:25 (UTC)Җавап бирү

Без кемнәр, без кайда.

үзгәртү

Татарлар халык буларак шактый соң оешса да, аның тарихы, мәдәният башлангычлары бик борынгы заманнарга барып тоташа. Татар халкын шартлы рәвештә иң төрки халыкларның берсе дип әйтергә була. Гомумтөрки сыйфатлар аның традицион мәдәниятенең үзәген тәшкил итә. Әмма , ләкин бүгенге көнгәчә әле бик борынгы , урта гасырлар чорын зур вакыт дәвамында өйрәнгән хезмәтләр юк дәрәҗәсендә. Борынгы төркиләрнең беренчел җирләрен, Үзәк Азия, Монголия, төньяк Кытай, Көньяк Себер, Алтай төбәкләре тәшкил итә.Менә шушы борынгы безнең бабаларыбызның телләрен һәм шулай ук аны тирәнтен өйрәнүче кеше бөтенләй чит ил галиме Отто Рериг- бик күп телләр белүче, гаятьэрудит галим булган. Отто Рериг дигән кешенең атаклы татар галиме, күренекле мәгърифәтче, культурабыз таврихында гаять зур эз калдырган данлыклы шәхес Ибраһим Хәлфингә язган хаты Сакт- Петербургтагы Пушкин йорты- рус әдәбияты институты архивында саклана. Хат гарәп графикасында татар телендә язылган, шуның өстенә ерак Америкадан. Бу хатта И. Хәлфиннең ике китабы да анда булуы, аның татар- төрки халыклар белән куызыксынуы һәм мөмкин булса татар- төрки халыклар тарихына караган китапларны Америкага җибәрүне үтенүе була. Отто Реригның, дөрестән дә, хезмәте татарларның килеп чыгышы, аларның таралыш географиясе, төрки телләрне классификацияләү белән бәйле мәсьәлә булган. Шуның өстенә бу хатның авторы госпитальдә эшләүче, медиина профессоры, һәтта хәрби кеше дә булган. Ул полиглот буларак индеецлар теле белән кызыксына башлаган. Анда ул башта Сиу- Дакота индеецларының гореф- гадәтләре, торган урыннары, көнкүреше, аларның теле белән кызыксына. Ул Урал- Алтай телләренә хас булган үзенчәлекләр Сиу- Дакота телендә дә бар икәнлеген әйтә.Сиулар Төньяк Американың Миссисипидән алып Калифарниягә тиклем җирдә яшәгәннәр. Аларның телләрендә хәзерге татарлар сүзе күп булу нәрсәдер уйларга мәҗбүр итә. Менә берничә генә сүздән дә чамаларга була: ,, болин- болын, сүт- сөт, баба- бабай, пер- бер, чаб- чап, чалан- җылан, чачак- чәчәк, имеш- җимеш...”

Шулай ук Швециянең Упсалла университеты профессоры Стиг Вискандер да майя теле белән алтай телләре  семьялыгы арасындагы бәйләнешләрне  күргән. Бу ничек алай булырга мөмкин соң? Без кайда соң да  индеецлар кайда? Сиу- дакота, ацтек, майя индеецларының  борынгы бабалары  безнең эрага кадәр  биш мең ел элек үк бөек күчеш чорында Үзәк һәм Төньяк Америкага Евразиядән ул вакыттагы коры җир элемтәсе аша килгәннәр дип исәпләнелә. Д. Джоссилин дигән Англия сәүдәгәре 1638 нче елдан башлап утыз елга якын  индеанкага өйләнеп индеецлар арасында яшәгән. Ул аларның телен, тормышын яхшы белгән бу кеше үзенең китабында сиу- хока индеецлары үзләренең кыяфәтләре,  гореф гадәтләре, ягымлы телләре  белән,,төрек телендә сөйләшә торган татарларны хәтерләтә  “ дип  язган. Джоссилинның төрки татарларны башка халыклар белән бутамавы, аера белүе күренеп тора. Шулай итеп без  дөньяда охшаш телләр буенча ялгыз түгелбез икән әле. Дөнья буйлап татарлар яши, ә  менә Америкада яшәүче майя, ацтек һәм, гомумән, Америка индеецлары телләрендә  терки сүзләрнең еш очравын ничек аңлатырга буладыр. Әнә шул кечкенә  күзәтүләрдән дә индеецлар һәм төрки  телләр  арасындагы зур уртаклыклар күзгә бәрелеп тора. Сиу- хока индеецларында санау берәмлеге дә бит нәкъ безнеке. Шулай охшашлык каян килгән, билләхи. 
                                                 --Саттаров Рәис. (бәхәс) 18 гый 2021, 09:50 (UTC)Җавап бирү

Безнең якташыбыз Галләм Саттаров.

үзгәртү

Хөрмәтле Рәис әфәнде! Бәйгегә кушылып, татар телле мәдәниятне саклауга һәм мәңгеләштерергә керткән өлешегез өчен изге рәхмәт! Материалыгызны Галләм Саттаров битенә күчердем, сезнең язуыгызны күрсәтүче тамганы урнаштырдым, сезнең катнашучы битенә дә проект катнашучысы калыбын урнаштырдым. Киләчәк материалларны зинһар шәхси бәхәс битенә урнаштырмагыз (алар моннан күрми калуыбыз ихтимал).

Җәлилчеләр Юртыш авылында да булган.

үзгәртү

Фатыйх Сәгыев (Юртыш авылда 1918 елда туган һәм вафат, РТ) 1939 елда армияга китә. 1942 нче елның җәй айларыннан башлап Әркипләргә Фатыйх абыйдан (Гариф улы) хатлар килү туктала: Фатыйх сугышта хәбәрсез югала. 1945 нче елның 29 апрелендә рейхстатка һөҗүм итүче 79 нчы корпус гаскәрләре Берлинның Ратеноверштрассе һәм Турмштрассе урамнары чатына килеп җитәләр. Снарядлар шартлап хасил булган төтен эчендә биек кирпеч койма, аның өстендә берничә рәт тимерчыбык сузылган соры дүрт катлы ниндидер төрмә күренә. Бинаның болай да кечкенә тәрәзәләренә тимер рәшәткәләр куелган. Берлинның оператив картасыннан карагач, аның Моабит төрмәсе икәнлеге ачыклана. Аның эченә бәреп кергәндә тоткыннар калмаган була инде, җәлилчеләрнең төп оештыручыларын гильотина аша җәзалап үтергән булсалар, калганнарын илнең башка концлагерьларына күчергәннәр. Фатыйх абый 42 нче елдан сугыш беткәнче фашистларның барлык концлагерларын диярлек үз җилкәсендә кичергән, кырык үлемнән калып, Моабит төрмәсенә барып җиткән, хәтта Муса Җәлил концлагерьда вакытта да аларга аш-су таратучы булып йөргәнлеге мәгълүм. Сугыштан соң да аңа бәхет тәтеми, КГБ сеткасы аша үткәрелеп, кабат төрмә шулпа-баландасын эчәргә туры килә. Армиягә 1939 елда киткән булса, ул бары тик 1947 елда гына үз бусагасына аяк баса. Әсирлеккә төшкәнче үк совет солдаты буларак бик күп батырлыклар эшләгән, икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән булган. Нишлисең, язмыш шулай кушкандыр инде. Колхозда төрле эшләрдә эшли, бригадир вазыйфасын да башкара, гаилә кора, менә дигән, берсеннән-берсе акыллы өч малай, өч кыз үстерәләр. Ләкин күңелендә сугыш, бигрәк тә әсирлектә булган вакытлары аны тетрәндерә.Утырып ял иткәндә дә тиктомалдан сискәнеп китә иде. Күрәсең, фашизм тоткынлыгы аның канына сеңгән. Фатыйх абзый юка гәүдәле, бик пөхтә, эш сөючән кеше иде. Аларның лапас-кура тирәсендә ник бер чүп-чар булсын, бар да тәртиптә, ул бик пөхтә кеше иде. Фатыйх абый 1991 елда вафат, Юртыш зиратында җирләнде. Вафат булгач та җәлилчеләр турында бик күп китаплар язган Рафаил Мостафин: “Ник Фатыйх абыйны алданрак белмәдем икән. Ул бит Җәлил турында бик күп нәрсәләр белгән шаһит. Минем менә языласы әсәремнең дә бер өлеше шуңа күрә китек килеш калды”, - дип, үз-үзен тиргәгән вакыты истән чыкмый.

пенсиягә чыкканчы бригадир булып авылда эшләгән, 2енче дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалеры.

Биектау хәбәрләрендә чыккан мәкаләләрдә язылган иде

Вятский Поляныда район газетасы (Звезда) редакциясендә китап килеш чыккан иде (2019 елда, издательский дом Южный, Юртыш китапханәсендә һәм район үзәк китапханәсендә бар)

--Саттаров Рәис. (бәхәс) 18 гый 2021, 09:57 (UTC)Җавап бирү

Татар белән бөтен дөнья кызыксына.

үзгәртү

2019 елда Россия Федерациясенең төрле төбәкләреннән мөселманнарның Диния нәзарате ярдәмендә хаҗ кылучы 1800 кеше булган. Анда барырга теләк белдерүче күп булса да, сайлап кына алына. Саулык-сәламәтлегең яхшы булган очракта да кимендә 120000 сум акча кирәк. Ә монысы һәркемнең дә хәленнән килмәскә мөмкин. Ә менә Шәһри Болгарга кече хаҗ кылырга һәркемнеҗ көченнән килә, булдыра ала. Быел җәй гаиләбез белән без дә Шәһри Болгарда тиешле йоланы үтәргә хаҗ кылдык. Аллага шөкер, үзебезгә йөкләнгән бурычларны үтәп кайттык, бернинди авырлык сизмәдек. Бу фарызны үтәргә ниятләгәннәргә Хак Тәгалә мөмкинлек бирсен дә, күңеленә иман-илһам өстәсен.Әле шунда хәтта чит-ят кешеләр белән дә яхшы мөгамәләләр кылдык. Шәһри Болгарның ак мәчет янында үзенең камерасына бик озаклап гарәп телендә берәү нидер сөйли иде.Шулчак янына килеп “Әссәләмәгаләйкүм” дигәч, миңа “мәгаләйкүм вәссәләм” дип җавап кайтарды. Сез Гарәбстаннанмы әллә дип сүз кушкач, янында басып торучы бер ханым: “әйе-әйе, без шул яктан, Мисырдан, Александрия шәһәрендә яшибез”,-дип татарча җаваплады. Якынрак танышу максатыннан исемнәребезне бәян итештек. Ул Мөхәммәт исемле, мәктәптә тарих укытучысы, дүрт балабыз бар дип, Сания исемле хатыны тәрҗемә итте. Сания үзе Казанда туып-үскән, гарәп теле факультетында укыган, бүгенге көндә Мөхәммәтнең җәмәгате. Мөхәммәт үзе татарча да, русча да белмәвен, ләкин дүрт чит телдә ансат аралаша алганын әйтте. Мин дә география укытучысы икәнемне, яшәгән урынымны бәян иттем. Миңа татарлар турында берничә сүз әйтә алмассызмы дип эндәшкәч, мин аның камерасына: “Татарлар-Европа һәм Азиянең күп илләрендә яшәп килүче борынгы зур милләт. Татарларның зур халык төркеме Үзәк Евразияның Көнбатыш Себер һәм Алтай киңлекләреннән алып көнбатышта Кара диңгез һәм кырым җирләренә кадәр, шулай ук Урта Идел һәм Каспий диңгезе буйлары санала. Бу җирләрдә борынгы Бөек Болгар дәүләте, империяләре урнашкан булган. Татарларның күпчелеге Татарстаннан читтә яши. Европа, Азия, Американың күп кенә илләрендә, Австралиядә татар җәмгыятьләре бар, ә бүгенге Татарстан-Россиянең иң алдынгы төбәкләреннән санала. Татарстан Россиядә милләт ара һәм динара бердәмлектә үрнәк булып тора. Без Россиядә генә түгел, бөтен дөньяда бер-берсен хөрмәт итеп гомер кичерүче халыклар, диннәр узара ничек яшәргә тиешлегенә үрнәк булып торабыз”-дидем. Мөхәммәт: “Мин татарлар турында күп укыдым. Татар теле, дөрестән дә, дөньяда тел байлыгы буенча японнардан кала бишенче урында. Ул тыңлаганда да ягымлы, матур яңгырашлы, затлы классик тел икән. Мин киләсе елга кайтканда татар телен тулысынча өйрәнеп киләчәкмен”- диде. Шунда: “Абый, гарәпчә берәр сүз белмисезме”-дигәч, үзем белгән берничә догаларымны: “Лә иләһә илләллаһ Мөхәммәд Рәсүлуллаһ”ны әйтеп күрсәтүгә,Мөхәммәт мине күкрәгенә кочып, рәхмәтләр укыды. --Саттаров Рәис. (бәхәс) 18 гый 2021, 10:02 (UTC)Җавап бирү