Кук утрауларыТын океандагы архипелаг, Полинезиядә. Яңа Зеландия территориясе. Көньяк (8 утрау) һәм Төньяк (7 утрау) утраулар төркемнәреннән гыйбарәт. 

Кук утраулары
Байрак
Илтамга
Халык саны 17 434 (Җанисәп, 2016) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 4 август 1965 Edit this on Wikidata
Сәгать кушагы UTC−10:00
Кардәш шәһәрләр Окленд[1]
Рәсми тел инглиз теле, кук теле
География
Мәйдан 240.0 км²
Координатлар 21.23°S 159.78°W Edit this on Wikidata
Сәясәт
Дәүләт башлыгы исеме Яңа Зеландия монархы
Дәүләт башлыгы Велс шаһзадәсе Чарлз
Башлык исеме Кук утрауларының баш министры
Хөкүмәт башлыгы Һенри Пуна
Карта
Икътисад
Акча берәмлеге Яңа Зеландия дуллыры, Кук утраулары дуллыры
Башка мәгълүмат
Ярдәм телефоннары
Автомобил хәрәкәте ягы сул
Челтәр көчәнеше 240 вольт[2]
Телефон коды +682
ISO 3166-1 коды CK
ХОК коды COK
Интернет домены .ck


Мәйданы — 234 км².

Административ мәркәз — Анаруа шәһәре (Раротанга утравында). Рәсми тел — инглиз теле.

Утрауларны 1773 елда инглиз диңгезчесе Җ.Кук кәшеф иткән. 1888 елдан Бөекбритания протектораты астында; 1901 елдан Яңа Зеландия идарәсе астында. 1965 елдан "Яңа Зеландия белән ирекле ассоциацияле үз-үзен идарә итүче территория" статусын алган. Көньяк төркем вулканик утраулардан (биеклек 643 метргача), төньяк төркем мәрҗән атолларыннан гыйбарәт. Тропик пассатлы климат. Халык нигездә һинд чикләвеге пальмасын үстерү вә копра эшләп чыгару белән шөгыльләнә. Әфлисун, ананас, банан җитештерелә. Балык тотыла.[3]
 

Диннәр үзгәртү

Кук утрауларында чиркәү дәүләттән аерылган, һәм халыкның күп өлеше ― христианнар. Төрле протестантлык төркемнәре дин тотучыларның 62,8 % ын тәшкил итә, иң популяр дин булып Кук утрауларының христиан чиркәве тора (49,1 %). Католиклар халыкның 17 % ын тәшкил итә. Мормоннар бар. Христиан булмаган диннәрдән ислам һәм Бәһаи җәмгыятьләре бар.

Чыганаклар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү