Кук утрауларында ислам

Кук утрауларында азчылык дине

Кук утрауларында ислам (ингл. Islam in the Cook Islands, гарәп. الإسلام في جزر كوك‎) ― азчылык дине. Яңа Зеландия территориясе булган Кук утрауларында күпме мөселман яшәве төгәл билгеле түгел, чөнки ил халкын исәпкә алганда мөселманнар санын алу башкарылмый [1] . Бәяләүләр буенча, 17 459 кеше (2016 елга) булган утраулар халкының 0,06 % ы мөселман булып санала [2]. Кук утрауларында Ислам ― зур булмаган, әмма саны арта баручы дини азчылык [1].

Кук утрауларында ислам
Дәүләт Яңа Зеландия патшалыгы[d]
Административ-территориаль берәмлек Кук утраулары
Бу мәкалә Ислам турында
Кук утраулары картада

Исламның Кук утрауларында беренче тапкыр кайчан барлыкка килүе билгеле түгел. Ислам дине Малайзия яки Кытай сәүдәгәрләре белән килергә мөмкин, дип фаразлана. Беренче булып ислам динен кабул иткән хатын-кызларның берсе ― Татьяна Кауаи (Tatiana Kauai) [3].

Хөсәен Кеттани (Houssain Kettani) «Океаниянең мөселман халкы» (Muslim Population in Oceania) мәкаләсендә мөселманнар санын утраулар халкының гомуми саныннан якынча 0,10 % ы дип бәяли. Әлеге бәяләү халык санын алу мәгълүматларыннан чыгып ясалган: утрауларда христиан (протестант, католик, мормон) булмаган диннәрне тотучылар 616 кеше, ягъни 4,10 % чамасы дип санала [4].

Утрауларда ислам оешмасы һәм мәчетләр юк.

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Ranumnya Islam di Cook Islands (Indonesian). August 13, 2017 тикшерелгән.
  2. Muslim population in Oceania: 1950–2020
  3. Crocombe, Ronald Gordon, ed (2007). Asia in the Pacific Islands: Replacing the West. IPS publications. pp. 374-375. ISBN 9789820203884. https://books.google.com/books?id=iDg9oAkwsXAC&pg=PA375. Retrieved 13 August 2017. 
  4. Ranumnya Islam di Cook Islands. republika.co.id, 4.03.2013(индон.)