Кузнечиха районы

Кузнечиха районы (рус. Кузнечихинский район) — 1930 елдан 1963 елга кадәр гамәлдә булган Татарстан АССРның юк ителгән административ-территориаль берәмлеге. Базарлы Матактан Көньяк-Көнбатышка 30 чакрым ераклыкта, Татарстанның Көньяк-Көнбатышында урнашкан. Административ үзәк - Кузнечиха авылы.

Кузнечиха районы
Ил

ССРБ

Статус

Район

Җөмһүрият

Татарстан АССР

Административ үзәк

Кузнечиха

Нигезләү датасы

1935 елның 10 феврале

Юкка чыгару датасы

1960 елның 28 октябре

Рәсми телләр

татар, рус

Халык саны  (1959)

24 844 кеше[1]

Милли состав

руслар, татарлар, чувашлар

Тарих үзгәртү

Кузнечиха районы территориясе 1920 елга кадәр Казан губернасы Спас өязе Кузнечиха вулысында, 1920 елдан 1930 елга кадәр Спас кантуны Кузнечиха вулысында, 1930 елдан 1935 елга кадәр Спас һәм Әлки районнарында урнашкан.

1935 елның 10 февралендә Спас һәм Әлки районнарыннан бүленеп чыгару юлы белән барлыкка килә.

1944 елның 19 февралендә Кузнечиха районының көнчыгыш өлеше яңа оешкан Юхмачы районына тапшырыла (1956 елның декабрендә Юхмачы районы бетерелгән, территориясе Кузнечиха һәм Әлки районнары арасында бүленгән).

1952 елның 8 маенда район Татарстан АССРның Чистай өлкәсе составына керә. 1953 елның 30 апрелендә өлкәләр бетерелүгә бәйле рәвештә Татарстан АССРның турыдан-туры карамагына кайтарыла.

1960 елның 28 октябрендә Кузнечиха районы юкка чыгарыла, ә аның территориясе Әлки һәм Куйбышев районнарына тапшырыла.[2]

Административ бүленеш үзгәртү

1941 елда район мәйданы 1700 км² тәшкил иткән, авыл советлары саны - 23.[3]

1948 елның 1 гыйнварына районда 14 авыл советы булган: Болхов, Югары Колчура, Иж-Борискино, Катюшино, Күшки, Кузнечиха, Яңа Баран, Покровка, Урта Йорткүл, Иске Баран, Иске Такталы, Татар Борнае, Татар Төгәлбәе, Чуаш Борнае. Район мәйданы 630 км² тәшкил иткән.[2]

Юкка чыгару вакытында район 9 авыл советына бүленгән, торак пунктлар саны 58 булган, район мәйданы 1114 км² тәшкил иткән.

Халык үзгәртү

1939 1959
27476 24844

1939 елда халык саны 27476 кеше тәшкил иткән, шул исәптән руслар - 40,87 %, татарлар - 35,6 %, чувашлар - 20,6 %.[4]

Моны да карагыз үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  1. Татар энциклопедия сүзлеге (Татарский энциклопедический словарь, на татарском языке) / Гл. ред. М.Х. Хасанов; Отв. ред. Г.С. Сабирзянов. - Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002. - 830 с.: ил. ISBN 5-902375-01-0
  2. Татар энциклопедиясе : 6 томда / баш мөхәррир М. Х. Хәсәнов. - Казан : Татар энциклопедиясе институты, 2008. - 27 см.; ISBN 978-5-902375-04-5
  3. РСФСР. Административно-территориальное деление на 1-е апреля 1941 г. с приложением изменений, происшедших за время с 1/IV 1941 г. по 1/XI 1942 г. : [справочник] / Информ.-стат. отд. Президиума Верх. Совета РСФСР. - М., 1942. - 532 с.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. http://www.demoscope.ru/weekly/ssp/rus59_reg1.php
  2. 2,0 2,1 http://www.millattashlar.ru/index.php/КУЗНЕЧИХА_РАЙОНЫ_(Кузнечихинский_район)
  3. архив күчермәсе (PDF), archived from the original (PDF) on 2016-04-07, retrieved 2021-03-22 
  4. http://www.demoscope.ru/weekly/ssp/rus_nac_39_ra.php?reg=2409