Кузнечиха вулысы

Кузнечиха вулысы (тат. كوزنىچىخا ۋولىٰسىٰ, рус. Кузнечихинская волость) — Казан губернасына һәм Татарстан АССРга кергән административ-территориаль берәмлек.

Кузнечиха вулысы
Үзәк Петропавловски, Кузнечиха
Халык саны 14977 кеше  (1897)

Рождествено, Хмелөвка (Самар губернасының Ыстарапул өязе), Йорткүл, Гусиха, Матак, Әлки һәм Юхмачы вулыслары белән чиктәш булган (1890). 18 торак пунктта 14977 кеше яшәгән.[1] 1930 елда бетерелә, күпчелек территориясе Ыспас һәм Әлки районнарына кушыла.

Искәрмәләр үзгәртү