Корыч — тимер белән углеродның (шулай ук башка элементлар) чүкелүчән эретмәсе. Углеродның авырлык буенча өлеше корычның төренә карап 0,2%тан 2,1%ка кадәр тәшкил итә. Углерод тимер эретмәләренең ныклыгы һәм катылыгын арттыру, сыгылмалылыгын азайту максаты белән кушыла.

Корыч
Сурәт
Төс соры
Ачыш датасы 1865
Тыгызлык 7850 килограмм на кубический метр[1]
Модуль Юнга 210 гигапаскаль
Җитештерү ысулы сталеплавильное производство[d]
Код утилизации 40
Commons-logo.svg Корыч Викиҗыентыкта
Корыч

Корыч — машина төзүдә, транспортта, төзүчелектә һәм халык көнкүрешенең башка өлкәләрендә иң мөһим конструкцион материал булып тора.

Составына марганис, кремний, күкертле, фосфор катышмалары, шулай ук легирлау элементлары (хром, никел, молибден, вольфрам, ванадий, бакыр, кобальт һ.б.) керә. Үзенчәлекләре химик составына, микротөзелешен, иләү ысулларына бәйле.

Иң беренче билгеле үрнәкләр Анатолиядә (Төркия) казулар вакытында табылган. Аларга якынча 3800 ел, алар безнең эрага кадәр 1800 ел белән даталана. Борынгы заманда Һиндстан тимерләре югары абруй казанган. Һинд тимереннән Урта Азия һәм Көнчыгыш Европада киң билгеле булган урта гасыр Булаты барлыкка килә.[2]

Корыч җитештерүҮзгәртү

2007 елҮзгәртү

Ил төркемнәре 2007 елда җитештерү, мең тонн Бөтендөнья җит-ге өлеш, %
Бөтен дөнья 1344265 100 %
Азия 754574 56,1 %
Африка 18764 1,4 %
Якын Көнчыгыш 16452 1,2 %
Аурупа Берлеге (27) 210186 15,6 %
Аурупа Берлеге (15) 175609 13,1 %
Калган Аурупа 30452 2,3 %
Океания 8745 0,7 %
Төньяк Америка 132834 9,9 %
БДБ (6) 124006 9,2 %
Көньяк Америка 48251 3,6 %

2008 елҮзгәртү

2008 елда аңа кадәрге 11 ел эчендә еллык корыч җитештерү күләме кими. 2008 елда дөньяда 1 млрд 329,7 млн т. корыч җитетерелә, бу 2007 ел белән чагыштырганда 1,2% азрак.

2009 елҮзгәртү

2009 елның беренче алты айлык нәтиҗәсе буенча бөтендөнья корыч кою тармагында туплам өлеше 98% булган 66 илнең алдагы елның шушы ук дәверенә карата корыч җитештерүе 21,3%ка кими (World Steel Association статистикасы буенча 698,2 млн тоннан 549,3 млн тоннга кадәр).

Кытай 2008 елның шушы ук дәверенә карата җитештерүне 1,2% ка (266,6 млн тоннга кадәр), Һиндстан 1,3%ка (27,6 млн тоннга кадәр) арттыра.

АКШда җитештерү 51,5%, Япониядә — 40,7%, Көньяк Кореядә — 17,3%, Германиядә — 43,5%, Италиядә — 42,8%, Франциядә — 41,5%, Бөекбританиядә — 41,8%, Бразилиядә — 39,5%, Россиядә — 30,2%, Украинада — 38,8%ка кими.

ИскәрмәҮзгәртү

  1. https://www.simetric.co.uk/si_metals.htm
  2. Тимер тарихы.