Кодандарама Гыйбадәтханәсе

Кодандарама Гыйбадәтханәсе — ул Һиндстанның Андһра-Прадешта Кадапа районында Раджампет талукында Вонтимитта шәһәрчегендә урнашкан Рама Ходаена багышланган Һинд дине гыйбадәтханәсе. Виджаянагара архитектурасы мисалы булган гыйбадәтханә 16-ынчы гасыр белән даталана. Ул төбәктә иң зур гыйбадәтханә дип раслана. Ул Кадападан 25 ераклыкта һәм Раджампетка якын урнашкан. Гыйбадәтханә һәм янәшәдәге биналар үзәктән сакланган Милли Әһәмияткә Ия Һәйкәлләрнең берсе булып тора.[1]

Гыйбадәтханә
Кодарандама Гыйбадәтханәсе
Ил [[Һиндстан, Андһра-Прадеш, Вонтимитта]]
Төбәк / район Vontimitta[d]
Кайсы дини агымга карый Рама Ходаена табыну
Нигезләүче Чола һәм Виджанаягара Патшалары
Төзелеш еллары ???—16-ынчы гасыр

Риваяте үзгәртү

Асаба риваять буенча гыйбадәтханә Вонтуду һәм Миттуду тарафыннан төзелгән булган, алар Раманың тугърыларына әйләндерелгән элеккеге кеше талаучылар булган. Гыйбадәтханәне төзегәннән соң, алар ташка әйләнгәннәр дип әйтелә.[2]

Тарихы үзгәртү

Гыйбадәтханә Чола һәм Виджаянагара патшалары хөкеме вакытында якынча 16-ынчы гасырда төзелгән булган.[3][4]

Вонтимиттада яшәгән Баммера Потана үзенең Телугу телендә "Маһа Бһагаватам" шедеврын язган һәм аны Рамага багышлаган. Вальмикиның "Рамаяна"сын (Рама хикәясен сөйләүче Һинду эпосы) Телугу теленә тәрҗемәсе өчен "Андһра Вальмики" буларак мәгълүм Вавилаколану Субба Рао шулай ук биредә Рамага табынып вакыт уздырган. Изге шагыйрь Аннамачарья гыйбадәтханәгә килгән һәм Рамага дан җырлап җырлар яки киртаннар иҗат иткән һәм җырлаган дип әйтелә.
Гыйбадәтханәгә 1652 елда зиярәт кылган Жан-Баптист Тавернье гыйбадәтханә архитектурасының элегантлыгына сокланып бәяләмә биргән.[2] Гыйбадәтханә алдында Рама хөрмәтенә дан биреп җырлар яки киртаннар җырлаган Бһаванаси Мала Обанна дигән Рама Бхакта бар һәм көнчыгыш Гопурам алдында Мандап (Утла Стамбам) Бһаванаси Мала Обанна символы бар.

Хасиятләр үзгәртү

 
Гыйбадәтханәнең күктән манзарасы.
 
Мандапамда таш баганаларның берсендә зәвыклы киселеп ясалган әйберләр.

Төбәктә иң зур булган гыйбадәтханә Виджаянагара архитектура стилендә төзелгән, "Сандһара" тәртибендә һәм турыпочмак мәйданчык стеналар белән әйләндерелгән. Сиддһоуттан Бакарапета аша 16 км да урнашкан гыйбадәтханә архитектур рәвештә элегант һәм импрессив. Аның өч бизәкле Гопурамы (баганалары) бар, шуларның көнчыгышка карый торган үзәк манара гыйбадәтханәгә капка керүе булып тора; башка ике манара төньякка һәм көньякка карый. Бу үзәк манара биш ярус итеп төзелгән һәм манараның килү капкасына керү баскычлар аша.[3][5][6]
Мандапа яки рангамантапам, ачык һава театрында бик матур потлар бар. Мандапа 32 багана белән тотылып "Мадһйярангарадапам" буларак мәгълүм. Мандапада колоннадаларда хезмәтче апсараларның (нимфаларның) кисеп ясалган потлары бар. Көньяк якта үзәк тотып торучы системаның баганалары Ходай Кришна һәм Вишнуның кисеп ясалган сурәтләре бар. Почмак баганаларда апсаралар һәм Илаһлар белән кисеп ясалган сурәтләр белән өч катлам бар. Мандапаның үзәк өлешендә баганалар бар, алар риваять мәхлукатлар Яли сурәтләре белән бизәлгән. Үзәк өлешнең түбәсе күп бизәкле кысалар яки карнизлары белән төзелгән. Мандапаның бер баганасында Рама һәм аның туганы Лакшмана потлары бар. Биредә Рама торган килеш итеп кулында җәя белән һәм сул кулында ук белән күрсәтелгән. Рама сурәтендә башка бизәкле сәнгать "Кундалас"тан (алкалар), һарастан (чәчәк бәйләмнәре), "валаяс"тан, "ягнопавита" (изге баудан) һ.б. дан тора. Лакшмана фигурасы трибһанга позициясендә уң кулы иркен килеш һәм шул ук вакытта сул кулы җәя тоткан килеш итеп сурәтләнгән. Сурәттә киселгән бизәкләр: киртимукута (коник таҗ), грайвевакалар, чаннавира, ударбандһа (бил бавы), ягнопавита һәм пурнарука.
Сул аягы җирдә һәм уң аягы тездә бөгелеп һәм сул аяк аша кисештереп куелган Двибһанга позициясендә Кришнаның потының стиле "Вьятйястапада" дип атала. Аның ике кулларыннан уң кулы Говардхан калкулыгын тоткан килеш һәм башкасы катига куелган. Сурәт "киртимукута" белән бизәлгән һәм күп башкалар башка бизәкләр белән. Яннарында шулай ук ике сыер сурәтләнгән.
Sanctum sanctorum яки гарбһагриһага мандападан эчке пулат яки Антарала аша керергә мөмкин, ул потлар белән бизәлгән. Гарбһагриһада бер таштан хатыны Сита белән Раманың һәм шулай ук Лакшмананың үзәк сурәте катлаулы сурәт итеп кисеп ясалган. Шулай ук гарбһагриһа үзе тоташ блоктан киселгән дип нәтиҗә ясалган булган.[2] Өчлектән гадәттә күрсәтелгән Раманың тугърысы маймыл Ходай Хануман биредә юк. Шулай да биредә Хануман өчен аерым гыйбадәтханә бар. Шулай ук мандпамда биюче торышта Ганеша поты бар.[4]
Дәүләт хөкүмәте бу гыйбадәтханәне карауны үзенә алган, моны хәзер Һиндстан Археология Өйрәнүе башкара. Гыйбадәтханә Борынгы Һәйкәлләр дип билгеләнә.[7] Ике изге су саклагычы – Рама тиртхам һәм Лакшмана тиртхам – гыйбадәтханә янында урнашканнар.[2]

Идарә ителү үзгәртү

Гыйбадәтханә белән Андһра-Прадеш Хөкүмәтенең Тирумала Тирупати Дэвастһанам идарә итә. Тирумала Тирупати Дэвастһанам 2015 елның 29 июлендә гыйбадәтханә белән идарә итү өчен резолюция кабул иткән.[8]

Фестиваль үзгәртү

Телангана штаты Андһра-Прадештан 2014 елда кисеп ясалган булган. Раманың туу көне Рамнавами рәсми рәвештә Андһра-Прадешның Хөкүмәте тарафыннан бәйрәм ителгән һәм Теланганада да. Вонтимитта Кодандарама Свами Гыйбадәтханәсе рәсми бәйрәм итүләр өчен 2015 елда альтернатив урын итеп сайланган булган.[7]

Шулай ук карарга мөмкин үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Centrally Protected Monuments (en). әлеге чыганактан 2017-06-26 архивланды. 27 May 2017 тикшерелгән.
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 Sri Kodandarama Swamy Temple at Vontimitta. Indian Express. әлеге чыганактан 2016-05-11 архивланды. 8 September 2014 тикшерелгән.
  3. 3,0 3,1 Michell, 2013, 333 бит.
  4. 4,0 4,1 Sri Kodanda Rama Swamy Temple, Vontimitta, Kadapa. Government of Andhra Pradesh Tourism. әлеге чыганактан 2015-02-20 архивланды. 2019-12-25 тикшерелгән.
  5. Kamalakar, 2004, 114 бит.
  6. Sajnani, 2001, 46 бит.
  7. 7,0 7,1 Vontimitta temple to host Ramnavami fete. The Times of India (21 February 2015).
  8. Ontimitta temple brought under TTD fold. The Hindu (29 July 2015).

Әдәбият үзгәртү

      . https://books.google.com/books?id=FfDVAAAAMAAJ. 

Тышкы сылтамалар үзгәртү