Клара Лучко, Клара Степан кызы Лучко (укр. Клара Степанівна Лучко, рус. Клара Степановна Лучко, 1925 елның 1 июле, Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе, Украина ССР, Полтава округы, Чутово районы, Чутово — 2005 елның 26 марты, РФ, Мәскәү) — совет, РФ һәм украин кино артисткасы, Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе халык артисты (1985), 2нче дәрәҗә Сталин премиясе (1951) лауреаты.

Клара Лучко
Фото
Туган исеме:

рус. Клара Степановна Лучко

Туган көне:

1 июль 1925(1925-07-01)

Туу җире:

Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе, Украина ССР, Полтава округы, Чутово районы, Чутово

Үлем датасы:

26 март 2005(2005-03-26) (79 яшь)

Үлем җире:

РФ, Мәскәү

Гражданлыгы:

Калып:Байраклаштыру/Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе
Россия байрагы РФ

Һөнәр:

театр-кино актрисасы

Карьера:

19482005

Бүләкләр: «Хөрмәт Билгесе» ордены
4 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены
4 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены

Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе халык артисты РСФСР халык артисты РСФСР атказанган артисты Сталин премиясе

IMDb:

ID 0524532

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1925 елның 1 июлендә Украина ССР Полтава округы (хәзерге Украинаның Полтава өлкәсе) Чутово районы үзәге Чутово авылында керәстиян гаиләсендә туган. Җиде сыйныфны Полтаваның украин мәктәбендә бетерә. Сугыш башлангач, гаиләсе белән Казакъ ССР Җамбыл (хәзерге Тараз) шәһәренә эвакуацияләнә һәм урта мәктәпне шунда тәмамлый. Сугыш чорында Алма-Атада эвакуациядә булган ВГИКка укырга керә (С. Герасимов, Т. Макарова остаханәсе) һәм 1948 елда тәмамлап чыга.

1948 елдан Киноактер театр-студиясендә сәхнәгә чыга.

Кинодагы дебюты — 1948 елда режиссёр С. Герасимовның «Яшь гвардия» картинасында башкарган эпизодик роль (Марина түтәй). 1950 елда режиссёр Иван Пырьевның «Кубан казаклары» музыкаль фильмында Даша Шелест ролендә уйнагач, даны бөтен илгә тарала. Әлеге роле өчен 2нче дәрәҗә Сталин премиясенә лаек була. Актрисаны атаклы режиссёрлар: С. Герасимов, Вс. Пудовкин, И. Хейфиц үзләренең картиналарында уйнарга чакыралар.

1952 елда Всеволод Пудовкинның «Василий Бортниковның кайтуы» фильмында Наталья Дубко ролендә уйнап, Канн кинофестивалендә фурор ясый.

Совет режиссеры Александр Бланк 1979 елда төшергән «Чегән» мелодрамасында уйнаган Клавдия Пухлякова роле белән зур уңыш казана. Әлеге картинаның дәвамы — «Будулайның кайтуы» фильмы. Төп рольләрне башкарган К. Лучкога һәм Михай Волонтирга «Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе халык артисты» исеме бирелә.

Сайланган фильмография үзгәртү

«Донецкие шахтёры» (1950), «Возвращение Василия Бортникова» (1952), «Большая семья» (1954), «Двенадцатая ночь» (1955), «В твоих руках жизнь» (1959), «На семи ветрах» (1962), «Государственный преступник» (1964), «Опекун» (1970), «Мы, нижеподписавшиеся» (1980), «Бедная Маша» (1981), «Карнавал» (1981), «Ларец Марии Медичи» (1981), «Тревожное воскресенье» (1983) һ. б.

Гаилә хәле үзгәртү

Беренче ире (1950—1965 елларда) — актер Сергей Лукьянов (1910-1965). Кызлары Оксана (1951).
Икенче ире (1969—2005 елларда) — журналист Дмитрий Мамлеев (1929-2012).

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  1. Июльдә кабынган йолдызлар. Клара Лучко. «Сөембикә», 2010 ел, июль, 63нче бит. ISSN 0869-1398

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү