Карина Андоленко

Карина Андоленко, Карина Вячеслав кызы Андóленко (укр. Карина В'ячеславівна Андоленко, 1987 елның 20 сентябре, СССР, Украина ССР, Харьков) ― Россиянең театр һәм кино актрисасы.

Карина Андоленко
Туган исеме:

Карина Вячеслав кызы Андóленко

Туган көне:

20 сентябрь 1987(1987-09-20) (36 яшь)

Туу җире:

СССР, Украина ССР, Харьков

Гражданлыгы:

ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ

Һөнәр:

кино, театр актрисасы

Карьера:

2008 - 2024

IMDb:

ID 3737547

karina_andolenko/

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1987 елның 20 сентябрендә Украина ССР Харьков шәһәрендә украин-татар гаиләсендә туган. Әнисе сурдотәрҗемәче Лариса Фальконың башта кызын Фатыйма дип атыйсы килгән, кызына Шәрыкъ исеме белән тормышта авыр булыр, дип уйлап, Карина исемен сайлаган[1]. Әтисе Вячеслав Андоленко, техник белемле, 45 яше тулганчы вафат булган. Әби-бабасы телсез-чукраклар булган. Карина кечкенәдән үк телсез-чукракларның мәдәният йортында куелган спектакльләрдә катнаша. 12 яшьтән театр студиясендә шөгыльләнә, фортепиано классы буенча музыка мәктәбен тәмамлый.

2009 елда МХАТ мәктәп-студиясендә К. А. Райкин курсын тәмамлаган[2].

Театрда беренче уйнаган роле ― МХАТ мәктәп-студиясенең уку-укыту театрында «Валенсия акылсызлары» диплом спектаклендәге роле. 2008 елда ул «Сатирикон» театры сәхнәсендә икенче диплом ролендә — «Не все коту масленица» спектаклендә Круглова ролендә уйный. Укуын тәмамлаганнан соң, Константин Аркадий улы Райкин «Сатирикон» театры труппасында даими эш урыны тәкъдим иткән. Биредә Карина 2011 елга кадәр эшләгән. 2008 елда, дүртенче курста укыганда, Егор Кончаловскийның «Роза для Эльзы» криминаль драмасында баш рольдә (Таня Лепешкина) уйный. Шул вакыттан бирле Карина кино һәм телесериалларда актив төшә.

2013 елдан ― Сергей Безруков(рус.) җитәкчелегендәге Мәскәү губерна театры (ru) актрисасы[3]. 2013 елда А. Н. Островский пьесалары буенча куелган «Нашла коса на камень»[4][5], премьерасы 2015 елның 28 мартында булган «Сирано де Бержерак», «Высоцкий. Легенданың тууы», «Чия бакчасы» спектакльләрендә уйный.

Фильмография үзгәртү

  1. 2008 — Розы для Эльзы — Таня Лепёшкина (Эльза) (дебют)
  2. 2009 — Рябиновый вальс — Полина Иванова
  3. 2009 — Судьбы загадочное завтра — Настя
  4. 2010 — Богатая Маша — Маша Краснова
  5. 2010 — Сильная слабая женщина — Лена, Машаның сеңлесе
  6. 2010 — Охотники за караванами — прапорщик-элемтәче Анна
  7. 2010 — Иллюзия охоты — Ольга Подольская
  8. 2010 — Назад в СССР — Наташа Смирнова (Марат Бәшәров белән уйный)
  9. 2011 — Поцелуй сквозь стену — Алиса Игоревна Павловская, журналист
  10. 2011 — Только ты — Алёна
  11. 2011 — Дело было на Кубани — Татьяна Черкесова
  12. 2011 — Жажда — Анна
  13. 2011 — Арифметика подлости — Марина Казанцева, студент
  14. 2011 — Рейдер — Маша
  15. 2011 — Загадка для Веры — Вера Иванова
  16. 2011 — Неваляшка — Катя
  17. 2012 — Миллионер — Лена
  18. 2012 — СОБР — Ярослава
  19. 2012 — Искупление — Гануся
  20. 2012 — Мой любимый гений — Надя
  21. 2012 — Васильки для Василисы — Василиса Дёмина
  22. 2012 — Синдром дракона — яшь Лидия Савченко
  23. 2012 — Новогодняя жена — Даша
  24. 2012 — Отдам котят в хорошие руки — Катя
  25. 2012 — Тёмное царство — Негина
  26. 2013 — Вангелия— Ольга Незнамова
  27. 2013 — Марш-бросок 2: Особые обстоятельства — Елена Буйда
  28. 2013 — Страсти по Чапаю — Татьяна Мальцева
  29. 2013 — Поговори со мною о любви — Таня Петрунина
  30. 2013 — Дождаться любви — Аля
  31. 2013 — Пепел — Аннушка, буфетчы
  32. 2014 — Переводчик — Дуня Старикова
  33. 2014 — Папа для Софии — Варвара Куликова
  34. 2014 — Сучья война — Люба Барцева
  35. 2014 — Модель счастливой жизни — Ирина
  36. 2015 — Таинственная страсть — Татьяна Берёзкина
  37. 2015 — Непридуманная жизнь — Катя Трапезникова
  38. 2015 — Королева красоты — Катерина Панова
  39. 2016 — После тебя — Марина Кузнецова
  40. 2016 — Китайский Новый год — Светлана
  41. 2017 — Доктор Анна — Анна Савельева
  42. 2018 — Команда Б — Светлана Маркина, гыйльми хезмәткәр
  43. 2018 — Жёлтый глаз тигра — Мария Королёва
  44. 2018 — Русские горки — Татьяна Гражданкина
  45. 2018 — Золотая Орда — Настасья
  46. 2018 — Чужая кровь — Зинаида Горбатова
  47. 2019 — Тень за спиной — Светлана Мирошникова
  48. 2019 — Отчим — Анастасия Спиридонова
  49. 2020 — Спасская — Анна Спасская (баш роль)

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

  • 2010 ― VIII халыкара «Созвездие» кинофестивалендә «Иң яхшы баш хатын-кыз роле өчен» призы («Рябиновый вальс» фильмы, режиссерлар Алена Семенова һәм Александр Смирнов)
  • 2012 ― IV Мәскәү «Отражение» ачык яшьләр киносы фестивалендә «Иң яхшы баш хатын-кыз роле өчен» призы («Арифметика подлости» фильмы, режиссер Алексей Лисовец)
  • 2014 ― «Движение» дебютлар милли кинофестивалендә (Омск) «Иң яхшы баш хатын-кыз роле өчен» призы («Тәрҗемәче» фильмы, режиссер Андрей Прошкин)

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Карина Андоленко. 24smi.org(рус.)
  2. Карина Андоленко. Вокруг ТВ. 2013-10-06 тикшерелгән.
  3. Актриса театра и кино Карина Андоленко. Русское радио (10 августа 2014). әлеге чыганактан 2015-02-16 архивланды. 2015-02-16 тикшерелгән.
  4. «Нашла коса на камень». Спектакль в постановке Сергея Безрукова. Телеканал «Культура» (22 декабря 2013). әлеге чыганактан 2015-02-16 архивланды. 2015-02-16 тикшерелгән.
  5. В Петербурге представили спектакль «Нашла коса на камень». Piter.TV (8 декабря 2014). 2015-02-16 тикшерелгән.