Карелия Республикасы Милли театры
Карелиянең Милли театры (фин. Karjalan Kansallinen teatteri) — Петрозаводск каласындагы дәүләт драма театры. Бу дөньяда фин, карел, вепс телләрендә һәм рус телендә (спектаклләр рус телене синхрон тәрҗемә итә) спектаклләр күрсәткән бердәнбер профессиональ театр .
Карелия Республикасы Милли театры | |
Тармак | культура и искусство[d] |
---|---|
Нигезләнү датасы | 1932 |
Дәүләт | Россия |
Административ-территориаль берәмлек | Петрозаводск |
Урам | проспект Карла Маркса[d] |
Урын | площадь Кирова[d] |
Кулланылган тел | фин теле, карел теле һәм вепс теле |
Бүләкләр | |
Рәсми ачылу датасы | 1932 |
Мәдәни мирас һәйкәлләре исемлегенә керә | список объектов культурного наследия: Петрозаводск[d] |
Мирас статусы | Төбәк әһәмиятендәге Россия мәдәни мирас объекты[d][1] |
Адрес | Республика Карелия,185035, г. Петрозаводск, пр. Карла Маркса, д. 19 |
mailto:k-teatteri@yandex.ru | |
Рәсми веб-сайт | n-teatr.ru(рус.)(фин.) |
Нинди веб-биттә тасвирланган | theatre-museum.ru/theater/2937996 |
Карелия Республикасы Милли театры Викиҗыентыкта |
Нигезләнгән | 1932 |
---|---|
Директор | Шумская Ирина Павловна |
n-teatr.ru |
Объект культурного наследия России регионального значения рег. № 101410181250005 (ЕГРОКН) объект № 1000018000 (БД Викигида) |
Спектаклләр ике сәхнәдә алып барыла: зур сәхнәдә (300 урынлык) һәм кече сәхнәдә (50 урынлык).
Театр исеме тарихы
үзгәртү- Карел милли драма театры (1932)
- Фин дәүләт драма театры (1932-1950)
- Дәүләт Карел-Фин драма театры (1950-1956)
- Фин дәүләт драма театры (1956-1991)
- Карелия Республикасы Дәүләт Милли театры (1991 елның декабреннән алып)
Театр королмасы тарихы
үзгәртүКорылмага 1911 елның 2 августында нигез салына һәм ул кала хәйрия җәмгыяте театры өчен тәгаенләнгән була. Кала инженеры Вячеслав Лядинский проекты буенча йорт төзелә һәм 1913 елда төзелеш тәмамлана.[2].
Корылманың бер залында «Триумф» кинотеатры урнаша, ә икенче залында губерна чиновникларның җәмәгать җыелышлары үтә торган булган.
1918 елда ҡорылмада Кызыл гвардиянең губерна штабы урнаша[3], 1920 елда анда Карел Хезмәт Коммунасын оештыручы корылтай үтә.
1929 елда бинада Рус драма театры урнаша. 1955 елда Рус театры Киров мәйданындагы яңа бинага күчә. Бинада «Триумф» кинотеатры торып калган.
1965 елда бина реконструкцияләнә (архитектор С. Г. Бродский). Иске бина төзекләндерү чаралары сөземтәсендә үзенең иске кияфәтен-күренешен югалта. Реконструкциядан соң, бу бинага фин драма театры күчә, (элек бу театр Гоголь урамындагы «Крестьян йорты» бинасын биләгән булган).
2003 елның 24 июнендә реконструкциядан соң бинада Карелия Милли театры ачыла. ТеатрПетрозаводск шәһәренең үзәгендә, Киров мәйданында, урнашкан. Шушы ук бинада Карелия Республикасының курчак театры һәм Карелия Республикасы театр эшмәкәрләре берлеге да урнашкан.
Тарих
үзгәртү1921 елда Халык драма театры (1918 елда булдырылган) янында милли труппа оештырыла, һәм ул театрга башлангыч сала. Труппаны революционер-эмигрант финнар оештыра. Виктор Бодин труппаның җитәкчесе була — ул шулай ук иске Финляндия һәвәскәр театр актеры һәм режиссеры.
Карел милли драма театры
үзгәртү1932 елның 15 октябрендә Карел Автономияле АССР-ының милли театрын рәсми ачу тантанасы уза. Беренче театр мизгеле Борис Лавреневның «Разлом» спектакленең премьерасы белән ачыла. Театрның сәнгать җитәкчесе Рагнар Нюстрем спектаклне сәхнәгә чыгара. Спектаклне караганда пьеса авторы Борис Лавренев һәм курс остасы К. К. Тверской да була.[4]
Труппа һәм җитәкчелек
үзгәртү2010 елдан алып театрның директоры Русиянең Атказанган мәдәният хезмәткәре Шумской Ирина Павловна була.
Баш режиссеры — Андрей Дежонов.
Наталья Алатало, Александра Анискина, Никита Анисимов, Элина Веселова, Тамара Воронова, Андрей Горшков, Людмила Исакова, Анни Кондракова, Юлия Куйкка, Олеся Леонтьева, Ольга Малинина, Владимир Матвеев, Анастасия Айтман, Володина Ирина, Дмитрий Ивановов, Мария Востокова, Калинина Алена, Шум Настасья, Германов Глеб, Андрей Шошкин, Ксения Ширякина, Гладкобородова Лада.
- Русия халык артисты Петр Микшиев
- Русиянең атказанган артисты, Карелиянең халык артисты Вино Кеттунен (Микшиева)
- Карелиянең атказанган артисты Александр Куйкка
- Карелиянең атказанган артисты Сергей Лавренов
- Карелиянең атказанган артисты Вячеслав Поляков
- Карелиянең атказанган артисты Ольга Портретова
- Карелиянең атказанган артисты Алексей Белов
- Карелиянең атказанган артисты Тамара Воронова
- Карелиянең атказанган артисты Владимир Сотников
Репертуарында
үзгәртү- «Ә таңнар биредә тыныч...» (Борис Васильев повесте буенча)
- «Назлы йөрәк бәләсе » (Владимир Соллогуб)
- «Валентин көне» (Иван Вырыпаев)
- «Баш түбән» (Ксения Драгунский)
- «Венециан игезәкләре» (Карло Гольдони)
- «Гаҗәп кылкаләм» (Голубин Семен)
- «Гаҗәп таяк» (Дмитрий Голубицкий)
- «Ун икенче төн, яки теләсә нинди» (Уильям Шекспир)
- «Изгелек» (Флорида)
- «Йорт / Koti» (Сеппо Канево)
- «Небыван юллары» (Ирина Комиссарова)
- «Карл җире / Omalla mualla» (Антит Лимонен)
- «Карамболь төннән соң. Михаил Булгаков Фантазияләре» (Григорий Фукс)
- «Хисләр булганда... / tunteet on Kun» (Алексис Киви, Мария Етун)
- «Тролль таҗы» (Ольга Портретов)
- «Лемби / Lembi» (Сеппо Кантерво)
- «Таш китап битләре / Kivikirja» (Сеппо Кантерво, А. Линевский повесте мотивы буенча )
- «Зәңгәр күкнең җыры / laulu Sinitaivaan» (Сеппо Кантерво)
- «Пэн Питер» (Дж. Барри китабы буенча)
- «Чыршы урманы маҗаралары» (Турбъерн Эгнер)
- «Поп һәм аның хезмәткәре Балда турында әкият» (А. С. Пушкин)
- «Ул-Аю / Poigu-kondii» (карел әкияте буенча)
- «Хаос / Kaaos» (Милллюахо Мика)
- «Хонари» (Василий Фирсовның олуглар өчен әкият мотивлары буенча)
- «Тормыш мәзәкләре» (Ляпин Виктор)
- «Шампан!... Шампан! / Samppanjaa! Heti!» (А. П. Чехлар)
- «Dance имтиханы. Мәхәббәт турында 25 сүз»
Искәрмә
үзгәртү- ↑ Об утверждении сводного списка памятников истории и культуры Карельской АССР, подлежащих государственной охране и мерах по их сохранению — 1971.
- ↑ Лядинский Вячеслав Николаевич. әлеге чыганактан 2010-06-11 архивланды. 2012-09-28 тикшерелгән.
- ↑ Иван Михайлович Мулло, Памятники и памятные места Карелии. 1965
- ↑ http://www.gov.karelia.ru/Different/Dates/1999/04.html Д. К. Карпова.(к 85-летию со дня рождения)
Әдәбият
үзгәртү- Колосок С. В. Государственный Карело-Финский драматический театр. — Таллин, Эстачида, 1956. — 112 с. с илл.
- Ст В. И. Государственный финский драматический театр Карельск АССР. — Петрозаводск, Госиздат, 1959. — 54 с. с илл.
- Войцеховская А. В. Театры Карелии: указатель литературы (1945-1960). — Петрозаводск, 1962 (полный сүзләр)
- Никитин П. Е. Театр края Калевала. — Петрозаводск: «Карелия», 1985. — 157 с.: ил.
- Национальный театр Карелии: 70 лет, 1932-2002. — Петрозаводск, 2002. — 22 с.: ил.
Сылтамалар
үзгәртү- Официальный сайт театра 2011 елның 4 ноябрь көнендә архивланган.
- http://n-teatr.ru/ 2020 елның 18 октябрь көнендә архивланган.
- Национальный театр Башкортостан Карелия в справочник «Театральная Россия»(үле сылтама)(недоступная ссылка)
- История Национального театра Башкортостан Карелия
- Они были первыми
- Единственный. Национальный