Каргалы вулысы (Тәтеш өязе)

Каргалы (Зур Таяба) вулысы (тат. زور تاﻱابا ۋولىٰسىٰ, قارغالىٰ ۋولىٰسىٰ, рус. Каргалинская волость, Больше-Тоябинская волость, чуаш. Каргалы вулăсĕ, Аслă Таяпа вулăсĕ) — Казан губернасына һәм Татарстан АССРга кергән административ-территориаль берәмлек.

Каргалы вулысы
вулыс
Ил Россия империясе, Россия Совет Федератив Социалистик Республикасы, ССРБ
Төбәк
  • Тәтеш өязе (Казан губернасы)
  • Тәтеш кантуны (Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы)
  • Башкала Зур Таяба, Каргалы
    Халык саны 12078 кеше  (1897)

    Кәшәл (Чуел өязе), Өлҗән (Зөя өязе), Яңа Шимкус, Әлки һәм Шәмбалыкчы вулыслары белән чиктәш булган (1890). 15 торак пунктта 12078 кеше яшәгән.[1] 1908 елга (вулыс үзәген Каргалыга күчерелгәнче) хәтле Зур Таяба вулысы дип аталган. 1920 елда Татарстан АССР составына керә, 1921 елда вулысның 7 торак пункты Чуаш АӨгә күчерелә, тагы берничә торак пункт Зөя кантонының Мәлки вулысына күчерелә. 1920-елларның беренче яртысында бетерлгән.

    Искәрмәләр үзгәртү