Кара Делевинь
Ка́ра Джо́селин Делеви́нь (ингл. Cara Jocelyn Delevingne[5]; 1992 елның 12 августы, Лондон, Англия, Бөекбритания) — Британия супермоделе һәм актрисасы. Vogue журналының америка версиясе фикеренчә, «45 яшькә кадәрге фешн-индустриянең иң стильле кешеләренең» берсе[6]. Models.com профессиональ порталының «Дөньяның 50 супермоделе» рейтингында 5 нче урынны били[7].
Кара Делевинь | |
---|---|
Туган телдә исем | ингл. Cara Delevingne |
Туган | 12 август 1992[1][2][3] (32 яшь) Һаммерсмит[d], Хаммерсмит и Фулем[d], Зур Лундын[d], Англия, Бөекбритания |
Яшәгән урын | Лос-Анджелес |
Ватандашлыгы | Бөекбритания |
Әлма-матер | Francis Holland School[d] һәм Bedales School[d] |
Һөнәре | супермодель, җырчы, актёр, киноактер, модель |
Ата-ана |
|
Кардәшләр | Chloe Delevingne[d] һәм Поппи Делевинь[d] |
Тормыш юлы
үзгәртүДелевинь 1992 елның 12 августында Лондонда Британиянең Selfridges кибетләре челтәре шопперы Пандора Энн Делевинь һәм торакны проектлаучы Чарльз Хамар Делевинь гаиләсендә туа[8]. «Инглиз мирасы» дәүләт комиссиясенең элеккеге башлыгы сэр Джослин Стивенсның оныгы. Лондонның Белгравия дәрәҗәле районында үскән[9]. Аның ике апасы Хлоя һәм Поппи Делевинь, шулай ук әтисе ягыннан үги абыйсы Алекс Джефф бар[10]. 16 яшенә кадәр Лондон үзәгендә кызлар өчен Фрэнсис Холланд мәктәбендә укый, ә аннары драмага һәм музыкага игътибар бирү өчен Бедалес мәктәбенә күчә. Диспраксия нәтиҗәсендә аңа мәктәптә укырга авыр була[11].
Карьера
үзгәртүМодель
үзгәртү2012 елда Делевинь, Иди Кэмпбелл һәм Джордан Данн модельләре белән беррәттән, Burberry Beauty косметик брендының йөзе була. Актёр Эдди Редмэйн белән бергә «яз/җәй 2012» Burberry реклама кампаниясенең йөзе булган. H&M Authentic Collection (2011), DominicJonesJewellery (2012), Blumarine һәм Zara реклама кампанияләрендә катнашкан. Vogue журналының Британия версиясе Делевиньны «көз/кыш 2012—2013» сезонында Shiatzy Chen, Jason Wu, Oscar de la Renta, Burberry, Victoria's Secret, Dolce & Gabbana, Fendi, Stella McCartney һәм Chanel күрсәтүләрендә катнашу өчен «йолдызлы зат» дип атаган.
2012 елның ноябрендә Делевинь «British Fashion Awards»тан «Ел моделе» исемен алган[12]. 2012 елның декабрендә Делевинь DKNY белән контракт төзи һәм «яз/җәй 2013» сезонына марканың рәсми заты була. ASOS интернет-кибете өчен коллекцияләр төшерүдә озак вакытлар катнашкан модельләрнең берсе. 2014 елда Кара Делевинь көз/кыш 2014 ел реклама кампаниясендә Topshop йөзе була[13].
Актриса
үзгәртү2012 елдан башлап Делевинь эпизодик рольләрдә уйнаган. 2013 елда Делевинь «The Return» кыска метражлы фильмда төшкән, Grand Theft Auto V видео уенында Non Stop Pop станциясендә диджейны яңгыраткан.
2014 елның 2 декабрендә баш антагонист роленә (Сихерче) «Үз-үзләренә кул салучылар отряды» фильмы өчен кастинг уза[14]. Die Antwoord — Ugly Boy төркеме клибында төшкән.
2015 елда Делевинь Джон Гринның «Кәгазь шәһәрләр» романын экранлаштыруда төп рольләрнең берсен уйнаган[15]. Шул ук елның 12 маенда Люк Бессон Facebook сәхифәсендә Кара Делевиньны «Валериан һәм мең планеталар шәһәре» фильмында төп рольгә чакыруын язган[16]. Фильмның премьерасы 2017 елның 21 июлендә, Россиядә — 2017 елның 10 августында була.
Шәхси тормыш
үзгәртүКара Делевинь — ачык бисексуал һәм пансексуал[17]. 2018 елның май аенда Делевинь үзенең гендерфлюид булуын әйткән[18]. Элегрәк ул актриса Мишель Родригес белән очрашкан[19]. 2014 елдан 2016 елга кадәр җырчы Энни Кларк (St Vincent буларак билгеле) белән очрашкан[20][21]. 2018 елның язында танылган башкаручы Майкл Джексонның кызы — актриса, модель Пэрис Джексон белән озак булмаган мөнәсәбәтләрдә торган[22]. 2019 елның июнендә Делевинь Америка актрисасы Эшли Бенсон белән мөнәсәбәтләрдә елдан артык торуын белдергән[23][24]. 2020 елның маенда алар аерылышканнар.
Фильмография
үзгәртүЕл | Татарча исеме | Оригиналның исеме | Роль | |
---|---|---|---|---|
2012 | ф | Анна Каренина | Anna Karenina | Княжна Сорокина |
2014 | ф | Плейхаус | Playhouse Presents | Хлоя |
2014 | ф | Фәрештә йөзе | The Face of an Angel | Мелани |
2014 | кыск | Die Antwoord: Ugly Boy | ||
2015 | кыск | Taylor Swift: Bad Blood | Чаккер әнисе[25] | |
2015 | ф | Кәгазь шәһәрләр | Paper Towns | Марго Рот Шпигельман |
2015 | ф | Пэн | Pan | су анасы |
2016 | ф | Гашыйк балалар | Kids in Love | Виола |
2016 | ф | Үз-үзләренә кул салучылар отряды | Suicide Squad | Джун Мун / Сихерче |
2017 | ф | Лалә бизгәге | Tulip Fever | Аннета |
2017 | ф | Валериан һәм мең планеталар шәһәре | Valerian and the City of a Thousand Planets | Лорелин |
2018 | ф | Лондон кырлары | London Fields | Кэт Талент |
2018 | ф | Аның исе | Her Smell | Кэсси |
2019 | ф | Карнивал Роу | Carnival Row | Виньетт Стоунмосс |
2020 | ф | Ел эчендә тормыш | Life in a Year | Изабель |
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Discogs — 2000.
- ↑ GeneaStar
- ↑ Munzinger Personen
- ↑ 4,0 4,1 Lundy D. R. The Peerage
- ↑ X-Men Series Hilarious Bloopers and Gag Reel - Try Not To Laugh With Hugh Jackman. YouTube (5 January 2018).
- ↑ The Vogue 120: The Stylish Singers, Designers, Actors, Models, and More Under 45 of The Moment — Magazine — Vogue. әлеге чыганактан 2012-08-25 архивланды.
- ↑ MODELS.com’s Top 50 Models. әлеге чыганактан 2012-06-24 архивланды.
- ↑ Haynes, Gavin (10 April 2013). A Moron's Guide to Cara Delevingne. Vice.
- ↑ Herrmann, Joshi (29 November 2012). The divine Delevingnes: Cara Delevingne's society family.
- ↑ Poppy Delevingne's Wedding in Pictures. Harper's Bazaar (27 May 2014).
- ↑ Haskell, Rob (19 June 2015). Cara Delevingne Opens Up About Her Childhood, Love Life, and Why Modeling Just Isn't Enough. әлеге чыганактан 2016-11-24 архивланды. 2021-10-13 тикшерелгән.
- ↑ Model 2012. www.britishfashionawards.com. әлеге чыганактан 2013-02-08 архивланды. 2017-08-12 тикшерелгән.
- ↑ Кара Делевинь стала лицом Topshop. ladyindress.com.ua (2014-06-25). әлеге чыганактан 2014-07-14 архивланды. 2014-06-26 тикшерелгән.
- ↑ Justin Kroll (2014-12-02). ‘Suicide Squad’ Cast Revealed: Jared Leto to Play the Joker, Will Smith is Deadshot. Variety. әлеге чыганактан 2015-06-26 архивланды.
- ↑ Cara Delevingne and Nat Wolff shine in "Paper Towns".
- ↑ Люк Бессон снимет фантастику с Дэйном ДеХааном и Карой Делевинь. Facebook (2015-05-12). әлеге чыганактан 2015-08-21 архивланды.
- ↑ Chelsey Sanchez (2020-06-04). Cara Delevingne Says She Identifies as Pansexual. 2020-06-11 тикшерелгән.
- ↑ Cara Delevingne emotionally speaks about realising she was genderfluid (ингл.), PinkNews. 14 сентябрь 2018 тикшерелде.
- ↑ Актриса Мишель Родригес призналась, что встречается с моделью Карой Делевинь. vesti.ru. әлеге чыганактан 2017-08-17 архивланды. 2017-08-12 тикшерелгән.
- ↑ Bayley, Leanne. Is St. Vincent's new song about Cara Delevingne? (ингл.), Glamour UK. 12 август 2017 тикшерелде. 2016 елның 17 август көнендә архивланган.
- ↑ Cara Delevingne and St. Vincent Reportedly Split. әлеге чыганактан 2016-12-20 архивланды.
- ↑ Paris Jackson and Cara Delevingne cuddle in bed and watch gay flick, Mail Online. 30 март 2018 тикшерелде.
- ↑ Cara Delevingne & Ashley Benson Confirm Romance With a Steamy Kiss. E! Online (2019-06-14). әлеге чыганактан 2019-06-17 архивланды. 2019-10-17 тикшерелгән.
- ↑ Актрисы Кара Делевинь и Эшли Бенсон подтвердили свой роман. 23 октябрь 2018 тикшерелде.
- ↑ Becky Freeth. (2015-05-15). Bringing out the big guns! Lingerie-clad vixen Cara Delevingne is unveiled as ANOTHER of Taylor Swift's saucy celebrity heroines for the Bad Blood music video. www.dailymail.co.uk. әлеге чыганактан 2015-05-24 архивланды. 2015-05-24 тикшерелгән.
Сылтамалар
үзгәртү- Кара Делевинь(ингл.) Fashion Model Directory сайтында
- Кара Делевинь(ингл.) Models.com сайтында