Мишель Родригес, Майте Мише́ль Родри́гес (ингл. Mayte Michelle Rodriguez, 1978 елның 12 июле, АКШ, Техас штаты, Сан-Антонио) — АКШ кино һәм телевидение актрисасы, сценарий авторы, продюсер. Тамашачыга «Форсаж», «Мачете», «Аватар» фильмнары аша таныш.

Мишель Родригес
Фото
Туган исеме:

ингл. Mayte Michelle Rodriguez

Туган көне:

12 июль 1978(1978-07-12) (45 яшь)

Туу җире:

АКШ, Техас, Сан-Антонио

Гражданлыгы:

АКШ АКШ

Һөнәр:

киноактриса

Карьера:

2000 – х.в.

Бүләкләр:

АКШ киноактерлар гильдиясе премиясе

IMDb:

ID 0735442

* michelle-rodriguez.com

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1978 елның 12 июлендә АКШның Техас штаты Сан-Антонио шәһәрендә туган. Әтисе Пуэрто-Рико кешесе, әнисе Доминика Республикасыннан чыккан. Балачакта башта Доминикан Җөмһүриятендә, аннары Пуэрто-Рикода яшиләр. Унбер яшендә АКШның Нью-Джерси штатындагы Джерси-Сити шәһәрендә урнашалар. Унҗиде яшендә шоу-бизнес белән шөгыльләнә башлый, фильмнарда күмәк күренешләрдә катнаша, кастингларга йөри.

2000 елда актерлык карьерасы башлана: «Girlfight» (тат. Хатын-кыз көрәше) фильмында Диана Гузмен ролендә уйный.

2001 елда режиссер Роб Коэнның «The Fast and the Furious» (тат. Җитезләр һәм ярсулар, РФ прокатында «Форсаж») фильмында Летти Ортис ролендә уйный.

2002 елда Англия режиссеры Пол Уильям Скотт Андерсон үзенең «Resident Evil» (тат. Явызлык өне) фильмында Рэйн Окампо ролен тапшыра.

2009 елда Җеймс Камеронның «Avatar» (тат. «Аватар») фильмында очучы Труди Чакон ролендә уйный.

Әдәбият үзгәртү

  1. Июль аенда кабынган йолдызлар. Мишель Родригес. «Сөембикә», 2018 ел, июль, 63нче бит. ISSN 0869-1398

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү