Канада элодеясе (лат. Elodéa canadénsis) — югары төзелешле үсемлек, суүсем. Элодея (лат. Elodéa) ыруының төре. Элодея бик тиз үрчи. Күл һәм буаларны тоташтан каплап бетерергә сәләтле. Сулыкларны саклау өчен ТР галим-биологлары (аерым алганда, КФУ доценты Вадим Прохоров) элодеяне Татарстанның «Кара китабына» кертергә тәкъдим итә[10].

Канада элодеясе
Сурәт
Кыскача исем E. canadensis
Халыкара фәнни исем Ошибка Lua в Модуль:Sources на строке 178: attempt to concatenate local 'letter' (a nil value).
Таксономик ранг төр
Югарырак таксон Элодея[d]
Таксонның халык атамасы Kanadische Wasserpest[1], Canadian waterweed[2], أيلود كندي, Эладэя канадская, канадска водна чума, vodní mor kanadský, Wòdnô mërta, Ffugalaw Canada, American Pondweed, American Waterweed, Canadian Pondweed, Canadian Waterweed, Kanada elodeo, Kanada vesikatk, علف مرداب, Kanadanvesirutto, vesirutto, Élodée du Canada, Peste-d'eau, Kanadiska wódna njerodź, Kanadinė elodėja, Brede waterpest[3], Vasspest, Vasspest, Moczarka kanadyjska, elódea-comum, elódea, Водяная зараза, Элодея канадская, vodomor kanadský, Vattenpest, brede waterpest[4], elodée du canada[4], canadian pondweed[4], Breitblättrige Wasserpest[4], kanadanvesirutto[5], 加拿大水蕴草[6] һәм 水蕴藻[6]
ХТСБ саклану статусы югалу куркынычы иң аз булган[d][7]
Природоохранный статус по версии NatureServe secure[d][8]
Барлыкка килү урыны Запад США[d][2]
Нинди вики-проектка керә ВикиПроект Инвазив биология[d]
GRIN URL npgsweb.ars-grin.gov/gringlobal/taxonomydetail.aspx?id=400047[9]
 Канада элодеясе Викиҗыентыкта

Таралу ареалы үзгәртү

Канада элодеясе — Төньяк Американың агымы көчле булмаган сулыкларында таралыш алган су үсемлеге. Аурупага 1836 елда кертелгән, Идел елгасында 1885 елда, Казан губернасы сулыкларында 1896 елда очравы мәгълүм. Элодеяне аквариум тотучылар алып кайта. Аквариумнардан һәм ботаника бакчаларыннан табигый сулыкларга күчкән һәм үрчегән. Аннан су транспорты белән яки кошларның тәпиләренә ияреп, башка сулыкларга таралган.

Ботаник тасвирлама үзгәртү

Элодеянең яфраклары вак, озынча була. Озынлыгы 30-100 см га җитә. Орлык бирү юлы белән дә, вегетатив юл белән дә үрчи ала. Элодея — «ике өйле» үсемлек, орлык бирү өчен элодеянең ата һәм ана төрләренең икесенең дә булуы шарт. РФ төбәкләрендә (Аурупа өлеше, Көнбатыш Себер) әлеге үсемлекнең ана төре генә күзәтелә. Элодея Татарстан сулыкларында орлык бирә алмый. Әмма яңа үсентеләр чыгарып үрчи. Файдасына караганда зыяны күбрәк.

Экология үзгәртү

Элодея якты вакытта суны кислородка баета, әмма караңгыда углекислый газ чыгара, балыкларны тончыктыра. Куе булып үскән элодея үсентеләре балыкларга комачаулый башлый. Сулыкны басып алып, тирәсендәге үсемлекләргә үсәргә бирми, үз согы белән аларны агулый. Черегән сабаклары суны пычрата.

Көрәш үзгәртү

Элодеяне юкка чыгару авыр. Агулау нәтиҗә бирми. Кисү-тырмап чыгу үсемлеккә тагын да куерак үсәргә этәргеч бирә.

Галерея үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  1. Рәмис Латыйпов. «Кара китап»: Элодея. «Атна вакыйгалары», 2019 ел, 16-21 февраль, 12нче бит.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү