Калып:Баш бит/Вакыйгалар/5 май
Халыкара инвалидлар хокуклары өчен көрәшү, кендек аналары һәм португал теле көннәре, ССРБда, Белорусиядә — Матбугат, Гайанада — Һиндстанлы мигрантлар килүе, Көньяк Корея һәм Япониядә — Балалар, Румыниядә — Татар теле көне, һ.б. истәлекле көннәр һәм бәйрәмнәр
- 1818 — алман фәлсәфәчесе, сәясәтче Карл Маркс туа.
- 1821 — Франция императоры Наполеон I вафат.
- 1881 — татар драматургы Гафур Коләхмәтов дөньяга килә.
- 1888 — татар язучысы Зариф Бәшири туа.
- 1912 — Петербург шәһәрендә «Правда» газетасы чыга башлаган.
- 1933 — татар язучысы, шагыйрь Нәҗип Думави бакыйлыкка күчә.
- 1939 — ТАССР Югары Советы Президиумы татар язуын урыс графикасы нигезендә төзелгән алфавитка күчерү турында «Указ» чыгара.
- 1939 — төбәк тарихчысы, шагыйрь Дамир Гарифуллин туа.
- 1949 — ун дәүләт Лондонда Аурупа Шурасын төзү турында килешү имзалый.
- 1952 — РСФСР атказанган артисты Зәйни Солтан дөнья куя.
- 2004 — Пабло Пикассо ясаган картина 104 миллион долларга сатылып рекорд куя.