Калып:Баш бит/Вакыйгалар/2 декабрь
Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм Лаоста — бәйсезлек, Бразилиядә — самба биюе, Кубада — хәрби көчләр, Россияда — банк хезмәткәрләре, БМОда — коллыкка каршы халыкара көрәш көне
- 1804 — Наполеон Бонапарт үзен император дип игълан итә.
- 1823 — президент Джеймс Монро АКШ Конгрессына мөрәҗәгатендә Монро доктринасын яңгырата.
- 1918 — татар драматургы Хәй Вахит дөньяга килә.
- 1939 — Нью-Йоркта Фиорелло Лагуардия һава аланы ачыла.
- 1947 — татар галиме, язучы, тәрҗемәче Әнвәр Хәйри туа.
- 1958 — Башкортстанда яшәүче автор-башкаручы Наил Шәймәрдәнов туа.
- 1971 — алты гарәп әмирлеге федератив дәүләткә берләшә.