Калып:Баш бит/Вакыйгалар/19 сентябрь
Сент-Китс һәм Невиста — бәйсезлек, Төркиядә — ветераннар, Чилида — армия көне
- 1802 — маҗар халкының милли каһарманы Лайош Кошут туа.
- 1893 — дөньяда беренче булып Яңа Зеландия хатын-кызларга сайлау хокукын бирә.
- 1902 — япон шагыйре, язучы, әдәби тәнкыйтьче Масаока Сики вафат була.
- 1903 — татар язучысы Гөлсем Мөхәммәдова дөньяга килә.
- 1912 — шагыйрь һәм тәрҗемәче Нури Арсланов туа.
- 1928 — Нью-Йоркта Микки Маус белән беренче мультфильмның премьерасы.
- 1930 — Казан университетының өч факультетында 1-3 курсларда татар теле мәҗбүри укытыла башлый.
- 1941 — Икенче бөтендөнья сугышы: Киев алман гаскәрләре тарафыннан алына.
- 2000 — Берлинда Рейхстагны яндырырга тырышып карыйлар.