Гөлсем Мөхәммәдова
Гөлсем Даут кызы Мөхәммәдова — татар язучысы.
Гөлсем Мөхәммәдова | |
---|---|
Туган телдә исем | Гөлсем Даут кызы Мөхәммәдова |
Туган | 19 сентябрь 1903 Әстерхан |
Үлгән | 11 март 1988 (84 яшь) Казан |
Һөнәре | язучы |
Ул 1903 елның 19 сентябрендә Әстерхан шәһәрендә туа.
Бала чагыннан ук татарча һәм русча камил тәрбия ала, соңга таба медицина институтын тәмамлап, фәннәр кандидаты дигән гыйльми дәрәҗәгә ирешә. Гөлсем Даут кызы Мөхәммәдеваның озын гомер юлы турыдан-туры Галимҗан Ибраһимов шәхесе һәм аның иҗат биографиясе белән бәйле дияргә була. Ул – классик әдипнең беренче хатыны һәм аның тарихи әсәрләрен рус теленә беренче тәрҗемә итүче. Утызынчы еллардагы репрессияләрдән соң, ул Кырымда, аннан Урта Азиядә яши һәм Казанга янә 1977 елда гына кайта. Гомеренең егерме-утыз елын Гөлсем Мөхәммәдева тулысынча Галимҗан Ибраһимовның тормышын һәм иҗатын өйрәнүгә, аның турында документаль әсәрләр язуга багышлый. Укучылар тарафыннан җылы каршы алынган "Зур тормыш" (1968), "Яшьлек көннәре" (1975), "Эзләнүләр" (1987), "Олы юл" (1994) исемле документаль китаплар әнә шул максатчыл иҗат омтылышының бәрәкәтле нәтиҗәләре булып торалар.
Гөлсем Мөхәммәдева 1988 елның 11 мартында Казанда вафат булды.
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|