Калып:Баш бит/Вакыйгалар/18 гыйнвар
Бразилиядә — косметологлар, Таиландта — хәрби көчләр, Туниста — инкыйлаб, әдәби дөньяда — Винни Пух көне, һ.б. истәлекле көннәр
- 1535 — испан конкистадор Франциско Писарро Перу илендә Лима шәһәрен сала.
- 1689 — француз фикер иясе, мәгърифәтче Шарль Монтескье туа.
- 1778 — инглиз диңгезчесе Джеймс Кук Гавай утрауларын ачкан беренче Аурупа кешесе була.
- 1882 — Винни-Пух китапларын язучысы Алан Милн туа.
- 1882 — татар җәмәгать эшлеклесе, публицист Хөсәен Ямашев дөньяга килә.
- 1925 — татар фәлсәфәчесе Казбек Гыйззәт туа.
- 1935 — ВКП(б) ҮК С.Киров үлеме уңаеннан урыннарга халык дошманнарын «фаш итү» күрсәтмәсен бирә.
- 1936 — инглиз язучысы, Нобель бүләге иясе Редьярд Киплинг вафат.
- 1972 — татар шахматчысы Алисә Галләмова дөньяга килә.
- 1984 — татар балет артисты, мөгаллимә Нәгыймә Балтачиева бакыйлыкка күчә.