Калып:Баш бит/Вакыйгалар/13 июль
Бөтендөнья рок музыкасы көне, Бразилия — Канализация һәм яшәү мохите чисталыгы өлкәсе инженерлары көне, Монтенегрода — Дәүләтчелек көне, Халыкара дирижёрлар көне, һ.б.
- 1772 — инглиз сәяхәтчесе Джеймс Кук тарихта беренче дөнья тирәли сәяхәткә чыга.
- 1867 — җәмәгать эшлеклесе, юрист, I чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты Сәетгәрәй Алкин туа.
- 1837 — Бөекбритания корольләре резиденциясе Букингем сараена күчә.
- 1885 — Нидерланд патшалыгы башкаласы Амстердамда Голландия милли музее ачыла.
- 1892 — татар дәүләт эшлеклесе Мирсәет Солтангалиев дөньяга килә.
- 1897 — Гульельмо Маркони радионы патентлаштыра.
- 1923 — Лос-Анджелеста Голливуд районы тамгасы урнаштырыла.
- 1930 — Уругвайда беренче футбол буенча дөнья чемпионаты башлана.
- 1976 — Айфара төркеме солисты Алмаз Шәрифуллин дөньяга килә
- 1996 — Әхмәт Китаев, нәкышьче (Мәскәү) вафат була.