Калып:Баш бит/Вакыйгалар/19 июль
(Калып:Башбит/Вакыйгалар/19 июль битеннән юнәлтелде)
Бразилиядә — Футбол көне, Колумбиядә — Ватан каһарманнары һәм аларның гаиләләре көне, Лаоста — Бәйсезлек көне, Мьянмада — Җәфа чиккәннәр көне, һ.б.
- 711 — гәрәпләр Пиреней ярымутравын яулап алалар.
- 1819 — швейцар язучысы Готфрид Келлер туа.
- 1822 — француз галиме Жозеф Ньепс дөньяда беренче фотосурәтне ясый.
- 1900 — Франция башкаласы Парижда метрополитен ачыла.
- 1926 — тел белгече, профессор Диләрә Тумашева туа.
- 1928 — Кытай Халык Җөмһүрияте Аурупа илләре белән барлык «тигезсез килешүләрне» кире кага.
- 1963 — Индонезия Һинд океаны исемен Индонезия океанына үзгәртүен игълан итә.
- 1969 — татар дин әһеле, имам-хатыйб Рамил хәзрәт Юныс дөньяга килә.
- 1975 — татар опера җырчысы Илһам Вәлиев туа.
- 1980 — ССРБ башкаласы Мәскәүдә XXII Олимпия уеннары ачыла.
- 2012 — татар дин әһеле, җәмәгать эшлеклесе Вәлиулла Якупов һәлак була.