Калып:Баш бит/Вакыйгалар/18 апрель
(Калып:Башбит/Вакыйгалар/18 апрель битеннән юнәлтелде)
Бөтендөнья үзешчән радио көне, Бразилиядә — Милли балалар әдәбияты, Зимбабведа — Бәйсезлек, Иранда — Армия, Россия Федерациясендә — Русия хәрби даны, Япониядә — Кәшеф, ЮНЕСКОда — Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне, һ.б.
- 1889 — бөек татар мәгърифәтчесе Шиһабетдин Мәрҗани вафат.
- 1902 — җинаятьчене табу өчен беренче тапкыр дактилоскопия кулланыла.
- 1920 — татар драматургы Габделрәүф Ниязбаев бакыйлыкка күчә.
- 1922 — Мәскәүдә беренче автобус йөри башлый.
- 1923 — татар язучысы, әдәбият галиме Ибраһим Нуруллин туа.
- 1946 — Женева каласында урнашкан Милләтләр Лигасын бетерү турында игълан ителә.
- 1949 — Ирландия Британ Дуслыгыннан чыга һәм үзен җөмһүрият булып игълан итә.
- 1953 — «Татарстан яшьләре»нең 1990-2017 еллардагы баш мөхәррире Исмәгыйль Шәрәфиев дөньяга килә.
- 1955 — алман физик-теоретигы Альберт Эйнштейн дөнья куя.
- 2002 — Норвегия сәяхәтчесе Тур Хейердал вафат.