Калып:Баш бит/Вакыйгалар/12 июль
(Калып:Башбит/Вакыйгалар/12 июль битеннән юнәлтелде)
Идел буе халыкларында Питрау көне, Бөтендөнья бортпроводниклары көне, Россия Федерациясендә — Фотографлар көне, Сан-Томе һәм Принсипида — Бәйсезлек көне, Тонгада — Тәхет варисы туган көне, һ.б.
- 100 ел (б. э к.) — / Рим Республикасы диктаторы Юлий Цезарь дөньяга килә.
- 1590 — Сарытау шәһәренә нигез салына.
- 1797 — Казан губерна архитекторы Фома Петонди туа.
- 1938 — татар композиторы Мирсәет Яруллин туа.
- 1953 — тарихчы-галим Альберт Борһанов туган.
- 1962 — Rolling Stones рок-төркеме беренче концертын бирә.
- 1963 — яңа төзелгән Казаноргсинтез ширкәте эшли башлый.
- 1967 — Татар академия театры актрисасы Люция Хәмитова туа.
- 1988 — Таулы Карабах өлкә шурасы Азәрбайҗан ССРдан чыгуы турында игълан итә.
- 1989 — Уфа Нур татар театры яңадан оеша.
- 2005 — Кызыл Гаскәр сержанты, Советлар Берлеге каһарманы Сәлимҗан Галимҗанов вафат була.
- 2006 — Икенче Ливан сугышы башлана.