Казан татарлары орнаменты (китап)

«Казан татарлары орнаменты» — сәнгать белгече Фуад Хәсән улы Вәлиев (19211984) тарафыннан 1969 елда Казанда, Татарстан китап нәшриятында чыгарылган китап. Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында әзерләнгән. Китап кереш өлештән һәм дүрт бүлектән тора. Китап ахырында 45 таблицадан торган кушымта бирелгән. Китап иллюстратив материалга бай: һәр бизәкне, аның һәр комплексын күз алдына китерерлек 138 сурәт китерелгән, 16 төсле фоторәсем урнаштырылган[1].

Казан татарлары орнаменты
Орнамент Казанских татар
Жанр:

белешмәлек

Автор:

Фуад Вәлиев

Оригинал теле:

рус теле

Язылу датасы:

1967

Нәшер итү датасы:

1969

Әсәр тексты Викитекада
«Казан татарлары орнаменты»

Тарих үзгәртү

Сәнгать фәннәре докторы Ф. Х. Вәлиевның татар халык сәнгате һәм архитектурасы буенча мәкаләләре «Азат хатын» һәм «Казан утлары» журналларында әледән-әле басылып килгән. Нәкыш, рәсем, сызым остасы булган автор китабында, татар орнаменты турында тәфсилләп аңлатып калмыйча, форма һәм пропорция төшенчәсен оста сиземләп, инде югалып бара торган әйберләрнең реконструкциясен, ягъни аларның элеккеге үз рәвешен бирә.

Дәрәҗәле галимнәр «Казан татарлары орнаменты» китабына яхшы бәя биргән, китап турында уңай фикерләрен әйткән: Себер халыклары орнаменты буенча зур белгеч, ССРБ ФА мөхбир-әгъзасы С. В. Иванов (Петербург), үзбәк сәнгате буенча белгеч, китаплар авторы сәнгать фәннәре докторы Л. И. Ремпель (Ташкәнт), профессор А. П. Смирнов (Мәскәү) һ. б.

Кереш үзгәртү

Татар орнаментының тууында һәм камилләшүендә берничә тарихи чор үзенең чагылышын тапкан. Биредә б. э. к. беренче мең еллыктагы Алтай кабиләләре сәнгате дә, угыз-бәҗәнәк элементлары белән баетылган олуг Болгар иле дә, иксез-чиксез кыпчак дөньясы да күренә. Казан ханлыгы дәверендә күрше угро-фин халыклары һәм кабиләләре мәдәнияте дә татар халкы орнаментында беркадәр урын алган. Харәзем, Мисыр, Сүрия, Азәрбайҗан, Рус архитектурасы һәм сәнгатенең аерым төрләре дә кергән.

Беренче бүлек үзгәртү

Беренче бүлек «Казан татарларының бизәкләү-гамәли сәнгате» дип атала. Казан татарларының сәнгате көнкүреш, гамәли тормыш белән аерылгысыз бәйләнгән. Йорт-җиһазны, кием-салымны, һәртөрле көнкүреш әйберләрен халык осталары бизи белгәннәр. Зиннәтле бизәнү әйберләре, кыйммәтле савыт-саба эшләү, каюлы читекләр тегү, чигү, туку, таш кисү, таш челтәрләү, агач сырлау кебек эшләр бизәкләү-гамәли сәнгатенең төрләрен тәшкил итә.

Беренче бүлектә шулай ук алтын-көмештән, кыйммәтле ташлардан һәм төсле пыяладан эшләнгән һәртөрле чулпылар, яка чылбырлары, хәситәләр, алкалар, беләзекләр, йөзекләр һ. б., аларны бизәкләүнең бай алымнары (кою, нәкыш, бөртекләү, каралту, кырлау, басма) тасвирланып, әлеге әйберләрне эшләү юллары аңлатыла[2].

Икенче бүлек үзгәртү

«Бизәкләү-гамәли сәнгатьтә татар орнаменты» дип аталган икенче бүлегендә орнаментның төп өч төренә тулы аңлатама бирелгән.

  • Чәчәк орнаменты (лотос, пальма, лалә, канәфер, далия, кашкарый, гөлчәчәк, алтын чәчәк, кыңгырау чәчәк, ак чәчәк, мәк, миләүшә һ. б. мотивлар белән)
  • Геометрик орнамент
  • Зооморф бизәкләр

Орнаментның баштагы ике төре, нигездә, татарның борынгы үз орнаменты булса, өченчесе Идел буе халыклары белән тыгыз бәйләнешне күрсәтә.

Өченче бүлек үзгәртү

Китапның «Орнаментның композициясе һәм урнашу тәртибе. Бизәкләрнең комплекслары» дип аталган өченче бүлегендә бизәкләү төрләре, урнашу тәртибе, композиция байлыгы, ритм, пропорция, форма, төс, силуэт кебек төшенчәләрнең халык талантлары әсәрләрендә кулланылуы аңлатыла.

Дүртенче бүлек үзгәртү

«Тарихи чыганак булу ягыннан Казан татарлары орнаменты» бүлегендә автор, татар орнаментына тарихи-чагыштырма аңлатма биреп, барлык бизәкләү төрләрен 8 комплекска бүлә, һәр комплексның үзенә генә хас үзенчәлеген күрсәтә. Болгар-татар бизәкләү-гамәли сәнгатендәге, аның орнаментындагы охшашлык кызыл җеп булып сызылып бара. Китапның иң отышлы ягы — бизәлү төрләренең исемнәре генә аталып калмаган, аларның кайсы чорныкы икәне күрсәтелгән.

Әдәбият үзгәртү

  1. Бакый Урманче. Күптән көтелгән китап. Азат хатын, 1970 ел, март.
  2. Баки Урманче и татарская культура (составитель Ф. В. Ахметова-Урманче). К.: Издательство «Фән» Академии Наук РТ, 2005, 408-414нче биттә. ISBN 5-9690-0031-0

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү