Хәситә - озынлыгын 30-40 см,киңлеге 5-12 см булган тукыма бәйләвеч. Аны κүлмәк өстеннән сул беләк аша үткәреп, уң култык астына кигәннәр. Хәситә тукымасына коръән яисә бөти савыты тегелгән. Кешенең җаны тәненнән уң култык асты аша чыгып китә дигән инануларны да исәпкә алып, хәситәнең нинди зур максатка хезмәт итүе аңлашыла. Ул хуҗасының җан сакчысы булган. Хәситәгә төрле тәңкәләр, асылмалар, кыйммәтле ташлар hәм йомры сәдәфләр тагылган. Аларны хәситәнең бөтен буена рәт-рәт итеп тезгәннәр. Бишәр-алтышар тезмәле хәситәләр аеруча затлы күренгән.

Тукыма хәситәләрдән тыш, бай шәһәр хатыннарының коелган яисә сәркә тәңкәләрдән ялгап эшләнгән тоташ метал хәситәләре киюе дә билгеле. Аларына төсле ташлар белән бизәлгән асылмалы тәңкәләр тагылган.

Хәситә узе нинди генә нигездә эшләнсә дә, аның бизәлешендә алыштыргысыз урынны махсус коелган төрле тәңкәләр, асылмалар, өстәмәләр биләгән. Тәңкәләрне, үз чиратында, төсле ташлар куеп эшләгәннәр. Tүгәpәк яисә овал оячыкларга аметист, гранат, аквамарин, тау бәллүре hәм башка ташлар урнаштырылгын. Тәңкәләрнең алтын яисә көмештән коелган сәрке өслеге, фактур кампа-каршылык хасил итеп, ташларны аеруча балкытып торган.

Хәситәнең түбәнге өлешенә коръән савытлары яссы көмештән, кайчагында бизәкләп тә ясалганнар. Күп очракта кечкенә генә кыйммәтле ташлар- фирузә, топаз, аметист куеп бизәлгәннәр. Коръән савытларында, борынгы йолаларга туры китереп эшләнгәнгә курә, болгар чорларыннан ук килгән сәнгать традицияләре сакланып калган. Савытларның формасы, бизәу hәм төсле ташлар урнаштыру ысуллары бөтенләй үзгәрмәгән диярлек. Коръән савытларында, кечкенә генә Коръәннәр йөртсәләр, бөти савытларына – төрле догалыклар, шулай ук бизәнү әйберләре, эскәк, кайчы, буяу кебек вак-төяк тә салганнар.

Тарих үзгәртү

Хәситәләрнең нигезендә Казан татарларында hәм төрекмәннәрдә өлешчә генә сакланып калган металл бәйләвечләр ятадыр, мөгаен. Шундый ук бәйләвечләр болгарлардан чувашларга, Идел буендагы фин-угыр халыкларына да күчкән. Әмма XIX гасыр ахырына хәситәләр кулланылыштан чыга башлый. Нигездә аларны кияудәгe хатын-кызлар төрле тантаналы очракларда гына кияләр. Аеруча затлы хәситәләргә Казанда яшәуче бай хатыннары ия булганнар. Татарларның төрле этник группалары- мишәрләр hәм керәшеннәрдә, шулай ук башкорт халкында акча-тәңкәләрдән генә тезелгән хәситәләр кигәннәр. Тәңкәләрнең төрле бәядәгеләре, көмешләре, сирәк кенә алтыннары да файдаланылган. Андый хәситәләрнең 1742-1746 нчы елгылары безнең көннәргәчә килеп җиткән.

Шулай ук карагыз үзгәртү

Тышкы сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү