Казан мәчете (Владивосток)

төзелүче ислам гыйбадәтханәсе (Владивосток, Диңгез буе крае, Россия)

«Казан мәчете» (рус. Казанская мечеть) ― Диңгез буе крае административ үзәге Владивостокта Татарстан ярдәме белән төзелүче ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). Владивосток тарихында беренче мәчет Диңгез буе крае мөселманнарының Дини җыены карамагында булачак.

Мәчет
«Казан мәчете»
проект
проект
проект
Ил Россия
шәһәр Владивосток, Дальхимпром районы, Проселочная, 30
Дин Ислам
Мәхәллә Диңгез буе крае мөселманнары Дини җыены 
Кайсы дини агымга карый сөнни, хәнәфи
Төзелеш еллары 2023 (планда)—???

2021 елда узган җанисәп нәтиҗәләре буенча, Диңгез буе краенда 3 946 татар исәпләнә. 2010 елгы җанисәптә татарлар саны 10 640, 1989 елда 20 211 кеше булган.

Приморье халкының якынча 10 % ын (~100 мең кеше) мөселманнар тәшкил итә. Вакытлыча эшкә килүчеләрне исәпкә алганда, мөселманнар саны ― якынча 150―200 мең. Владивостокның үзендә 60 меңләп мөселман яши. [1] Төбәктә үткән сораштыру нәтиҗәсе буенча, Диңгез буе краенда 7,5 меңнән артык мөселман мәчетләргә йөрергә тели.

Тарих үзгәртү

Владивостокта моңарчы беркайчан да мәчет булмаган. «Казан мәчете» ― Владивостокта беренче ислам гыйбадәтханәсе булачак. Татарлар биредә Владивосток шәһәренә нигез салынган чордан (~1860 ел) яши. Биредә XIX гасыр ахырында патша армиясе составында Татар полклары булган. Мөселман гаскәриләр намаз укыган, ике гыйбадәт йорты һәм 40 шәкерткә исәпләнгән бер мәктәп-мәдрәсә булган.[1]

1897 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча Уссури краенда[d] 547 татар (шуның 183е Владивостокта) яшәгән. Күпчелеге ― гаскәриләр булган, 94 татар игенчелек, калганнары вак кәсепчелек белән шөгыльләнгән.

Революциягә кадәр биредә ике мөселман зираты, намаз бүлмәләре булган. Хәрби полк мулласы Баһаветдинов якынча 10 ел мөселман-хәрбиләр җәмгыятен җитәкләгән. Шәһәр хакимияте мөселманнарга намаз уку өчен гыйбадәт йортлары итеп 1нче Диңгез һәм Пологая урамнарында махсус биналар бүлеп биргән. 1932 елның 10 гыйнварында Владивосток шәһәр Советы «Мөхәммәт дине тарафдарлары төркемен юкка чыгарылган дип санау турында» карар чыгара, чөнки төркем яңадан теркәлү узмаган булган һәм үз эшчәнлеген туктаткан.[2]

Совет хакимияте чорында да татарлар динне сакларга, татар зиратын карап тотарга тырышкан.

Камил Исхаков РФ президентының Ерак Көнчыгыш федераль округында Тулы вәкаләтле вәкиле булган вакытта (14 ноябрь 20052 октябрь 2007) мөселманнарга мәчет төзү өчен шәһәр мэры Владимир Николаевтан[d] Владивостокның яхшы районыннан җир алган, ләкин яңа Тулы вәкаләтле вәкил билгеләнгәннән соң бер атнадан соң ул җир кире алынган. [3]

Шепетков урамы, 33нче санлы йорт адресы буенча (биш катлы йортның беренче катында) урнашкан 800 кеше сыйдырышлы гыйбадәт бүлмәсе (мәйданы 300 кв.метр) гамәлдә. Катерная урамында край хөкүмәте рөхсәт биргән урында Татарстан президенты, 2012 елда Владивостокка Федераль Сабантуйга килгәч, мәчет буласы бинаның нигез ташын салуда катнашкан. Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәтеннән (рус. ДУМ АЧР) Ерак Көнчыгыш буенча мөфти Дамир Ишмөхәммәдов: «төзелеш өчен җир барлык мөселманнарга дип бүлеп бирелгән, әмма аның белән татар иҗтимагый оешмасы лидеры шөгыльләнә. Төбәктә мөселман иҗтимагый оешмалары күп: азәрбайҗан, үзбәк, кыргыз, таҗик, берничә татар оешмасы бар. Мәчет төзү өчен җирне бер генә оешмага (татар оешмасына) бүлеп бирүне дөрес түгел дип саныйм». [1]

«Казан мәчете» өчен кулай урын Оборона министрлыгы карамагында булган җирдән (Дальхимпром районы, Проселочная, 30) бирелгән. [4] Моның өчен Диңгез буе крае губернаторы Олег Кожемяко[d] һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия оборона министры Сергей Шойгуга мөрәҗәгать иткән. [5]

«Казан мәчете» ― Татарстан мөселманнарының Диңгез буе крае мөселманнарына бүләге булачак. Бу максатка республика 100 миллион сум акча бүлеп бирергә җыена. Үз чиратында, төбәк хакимияте оештыру мәсьәләләрен хәл итүдә ярдәм күрсәтергә әзер. [6]

Проект үзгәртү

Мәчетнең проекты, җир кишәрлеге әзер. Мәчет проектын Казанның «Татгражданпроект» оешмасы эшләгән (эшнең кураторы ― Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Владимир Кудряшов).

Мәчет төзелешен башлау 2023 елның сентябренә планлаштырыла. Олег Кожемяко һәм Рөстәм Миңнеханов ярдәм итәргә теләк белдергән, эшче төркем төзелгән.

Мәчет төзелешен Диңгез буе крае мөселманнарының Дини җыены (рәисе ― Рамил Килмөхәммәтов) җитәкли. [7]

Булачак мәчетнең гомуми мәйданы 420 кв.метр тәшкил итәчәк (беренче кат 275,79 кв.метр, икенче кат 148,4 кв.метр). Мәчет ике намаз залын сыйдыра: 179 кв.метр зур (ир-атлар) һәм 36,49 кв метр кече (хатын-кызлар), шулай ук имам бүлмәсе, гардероблар һәм техник биналар. Мәчет гөмбәзенең биеклеге 15 метр, манаралары биеклеге 28 метр тәшкил итәчәк. [8]

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү