Кавказ арты мөселман дини идарәләре

дини оешмалар (Тифлис, Тифлис губернасы, Россия империясе)

Кавказ мөселманнары идарәcе белән бутамагыз

Кавказ арты
мөселман дини идарәләре
рус.  Закавказские магометанские духовные правления
Баш фатир:

Русия империясе Русия империясе, Тифлис губернасы, Тифлис, Сурб-Саркис ур., 45 / Суд ур., 12

Оешма төре:

үзәкләштерелгән дини оешмалар

Җитәкчеләр
Мөфти

сөнни

Шәйхелислам

шигый

Нигезләү
Император Александр II указы белән

1872 ел

Кавказ арты сөнни һәм шигый мөселманнарының дини идарәләре (рус. Закавказские магометанские духовные правления суннитского и шиитского учений) ― Россия империясендә Кавказ арты мөселманнарының югары дини оешмалары.

Тарих үзгәртү

1872 елның 5 апрелендә Россия императоры Александр II тарафыннан оештырылган. Император «Кавказ арты сөнни мөселманнарының дини идарәсе турында нигезләмә» һәм «Кавказ арты шигый мөселманнарының дини идарәсе турында нигезләмә»не имзалаган [1].

Сөнни мөселманнарның югары дини башлыгы ― мөфти, шигый мөселманнарның югары дини башлыгы ― шәйхелислам. Аларны вазыйфаларына Кавказның гражданлык эшләре бүлеге башлыгы тәкъдиме белән император үзе билгеләгән.

1873 елның 2 гыйнварында Тифлиста тантаналы рәвештә Кваказ арты сөнни мөселманнарының дини идарәсе һәм Кавказ арты шигый мөселманнарының дини идарәсе ачыла. Тифлистә ике мәчет — сөнни һәм шигый мәчете эшләгән. Кавказ арты (сөнни) мөселманнары дини идарәсе Сурб-Саркис урамындагы 45нче йортта, Кавказ арты (шигый) Диния нәзарәте Суд урамындагы 12нче йортта урнашкан булган.[2]

Әлеге дини оешмаларның юрисдикциясе Бакы, Елизаветполь (үзәге Елизаветполь, хәзерге Гәнҗә), Тифлис, Ирәван (үзәге Ирәван, Ереван) губерналары мөселманнарына кагылган.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Полное собрание законов Российской империи. — [Собрание 1825—1881]. — Т. 47, ч. 1. — СПб., 1875. — С. 379.
  2. Возвращение мечети. aidatiflis7.livejournal.com, 31.07.2010(рус.)

Әдәбият үзгәртү

  • Павел Густерин. Мусульманское духовенство по законодательству Российской империи. — Саарбрюккен: LAP LAMBERT Academic Publishing, 2014. — 80 с. — ISBN 978-3-659-57965-3.

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү